Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422053 с.Шикши, ул. Школьная, дом 4а, Сабинский район, Республика Татарстан |
| Телефон: | +7(843)-624-61-18 |
| E-Mail: | Shikshi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шикшинская ООШ" |
| Руководитель: | Ханнанов Ильдар Фанисевич |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | Бездә укыйлар:70 |
| У нас учат: | Бездә укыталар: 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 ( 127 ) 128 129 130 >>
-
Кышкы табигатькә экскурсия 19.01.2015

4 нче класс укучылары “Табигатьне саклау – һәркемнең изге бурычы “ темасына үткәрелгән тәрбия сәгатендә табигатьне саклау турында сөйләштеләр, табышмаклар чиштеләр һәм кышкы табигатькә класс җитәкчеләре Ханнанова А.С белән экскурсиягә чыктылар.
-
Музей белән таныштык 16.01.2015

Бүген 1 класс укучылары мәктәп музеена экскурсиягә керделәр. Аларга, музей җитәкчесе Зайнагиева З.Ф. Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашларыбыз турында сөйләде. Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан яңартылган хатлар күргәзмәсе белән таныштырды.
-
Онытмыйбыз , Сезне - туганнар! 15.01.2015

Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан, мәктәп музеенда булган хатлар күргәзмәсе яңартылды, тулыландырылды. ГТО чараларыннан чыгып әлеге эшне дәвам итеп торырбыз.
-
Без - һәрвакыт әзер! 14.01.2015

5 класс укучылары, класс җитәкчесе Зәйнәгыева З.Ф.белән берлектә , Сәрдә авылында яшәүче Райлә апага шефлыкка бардылар. Ишегалдында, капка төбендә кар көрәделәр. Райлә апа укучыларга рәхмәт әйтеп, тагы чакырып калды.
-
Ярдәмләшеп яшик! 13.01.2015

Бер - береңә ярдәм итү, өлкәннәргә булышу болар барысы да бик мөһим. Ә менә бездән ярдәм көтеп торучы хайваннарга, кошларга ничек ярдәм итәргә соң? Бүген 2 класс укучылары да, педагог- оештыручы Корбанова Л.Т. җитәкчелегендә, сбор барышында урамга чыгып , мәктәп янындагы җимлекләрне чистарттылар, кошларның ашарларына бирделәр. Әйе, кыш көне җимлекләр ясап, шуларга җим сибеп, карын чистартып тору безнең бурыч.
-
Һөнәри эшчәнлек 12.01.2015

8, 10 нчы класс укучылары ( класс җитәкчеләре Фаваризова Р.Т, Хабирзянова Р.И) белән берлектә Шекше авыл җирлегендәге оешмаларга экскурсия ясадылар. Экскурсиянең максаты укучыларның һөнәрләр турындагы белемнәрен ныгыту, теге яки бу эш төренә карата кызыксындыру уяту, хезмәткә карата хөрмәт тәрбияләүдән гыйбарәт булды..
-
Олыласаң олыны,олыларлар үзеңне. 12.01.2015

Безнең халыкта элек-электән өлкәннәргә хөрмәт һәм ярдәм итү изге эш дип саналган. Тәрбия эшендә дә без моны үзебезнең максатыбыз һәм бурычыбыз итеп саныйбыз. Балаларда шәфкатьлелек, кешелеклелек, миһербанлылык сыйфатлары булдырырга тырышабыз.
Безнең Шекше урта мәктәбендә "Смайликлар" отряды, класс җитәкчеләре Назирова Д.А. берлектә, шефлык эшләрен даими алып бара.
-
Тимурчылар! 12.01.2015

Буран дулый, буран тынмый,
Дулавы шундый көчле...
Әйе, менә нәкъ җырдагыча буранлап карлар ява. Ялгыз әби-бабайларга бигрәк тә авыр бу көннәрдә. Без дә, 6 класс укучылары педагог оештыручы Корбанова Л.Т. җитәкчелегендә , үзебез шефлыкка алган Ситдикова Х. әби янына юл тоттык. Ишек алдындагы, капка төпләрендәге карын көрәдек. Кибеттән ипи алып кайттык, тавыкларына ашарга бирдек. Хәмидә әби безгә үзенең олы рәхмәтләрен әйтеп, безнең исәнлеккә дога кылып артыбыздан озатып калды. Хәмидә әбинең нурлы йөзенә карагач үзебезгә дә күңелле булып китте.
-
Һөнәри эшчәнлек 12.01.2015

Укучыларыбыз технология укытучысы Яруллин И.И белән берлектә метал эшкәртү технологиясен өйрәнү максатыннан Шекше авыл җирлеге машина –тракторлар паркының – тимерчелек, эретеп-ябыштыру, тимер кыздыру, ремонт цехларында булдылар.
-
"Дулкыннар" конкурсының муниципаль этабы 10.01.2015

Районда бүген зур ярыш. "Дулкыннар" конкурсының муниципаль этабы. Әлеге бәйгедә безнең укучылар зур уңышларга ирешеп кайтты. Менә алар:
Рәсем номинациясе, уртанчылар төркеме - 1 урын Ахметшина З. (Җитәкчесе Гарипова А.Р.)
Вокаль ансамбльләр номинациясе -3 урын Трио Махмутова Г., Хусаинова Р., Рахматуллина Г., ( Җитәкчесе Амирова А.Ф.)
Нәфис сүз, конферанс номинациясе, кечкенәләр төркеме - 3 урын Фаваризова Р. (Җитәкчесе Корбанова Л.Т.)
Нәфис сүз, конферанс номинациясе, уртанчылар төркеме-3 урын Зиннатова А. (Җитәкчесе Зәйнәгыева З.Ф.)
Молодцы укучылар һәм укытучылар. Шулай ук катнашканнары өчен Гыйбадуллина К. (Җитәкчесе Гыйбадуллина Р.Х.), Амиров К. (Җитәкчесе Зиннатова Э.Ш.), Зәйнәгыева З. (Җитәкчесе Гарипова А.Р.) зур рәхмәт белдерәбез.











