Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422053 с.Шикши, ул. Школьная, дом 4а, Сабинский район, Республика Татарстан |
| Телефон: | +7(843)-624-61-18 |
| E-Mail: | Shikshi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шикшинская ООШ" |
| Руководитель: | Ханнанов Ильдар Фанисевич |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | Бездә укыйлар:70 |
| У нас учат: | Бездә укыталар: 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 121 122 ( 123 ) 124 125 126 127 128 129 130 >>
-
Без "Шорт-трек" ярышында 14.03.2015

Бүген 14 нче март көнне "Нарат" боз сараенда укучылар арасында район спартакиадасы кысаларында "Шорт - трек" ярышы үткәрелде. ГТО чараларыннан чыгып үткәрелгән бу ярышта безнең мәктәп укучылары 5 нче урынны яуладылар.
-
"Кошлар сагында" акциясе. 13.03.2015

"Весенняя неделя добра" акциясен дәвам иттереп бүген 3 класс укучылары педагог оештыручы Корбанова Л.Т. белән берлектә кәгазь битләренә кош рәсемнәрен ясап, оригами ысулы белән сыерчыклар ясап урамда үтеп баручыларга бүләк иттеләр. Шулай ук укучылар кошларны сакларга, аларга оялар куярга кирәклеген дә әйтеп үттеләр.
-
КВН 12.03.2015

Бүген, безнең мәктәпнең "Шум- live" КВН командасы Шәмәрдән зонасында ярымфинал ярышларында чыгыш ясады. Кызыклы мәзәкләр, укучыларның рольләргә кереп уйнаулары барыбызны да көлергә мәҗбүр итте. Молодцы укучылар!
-
"Һәркемгә елмаю!" - флешмоб. 12.03.2015

-
“Нәни татар кызы” бәйгесе 10.03.2015

Тыйнак та син, тырыш та син,
Батыр да син, матур да син,
Киң күңелле татар кызы.
Бүген II класста (кл.җит. Зиннатова Э.Ш.) “Нәни татар кызы” конкурсы булды. Кызлар төрле бәйгеләрдә көч сынаштылар, җырладылар-биеделәр. Һичшиксез барлык кызларны да берсүзсез “Нәни татар сылуы” дип атап була. Алар барысы да бу исемгә лаек. Ләкин һәрвакыт иң-иңнәр табыла. “Нәни татар сылуы” исеменә бер очко өстенлек белән Хөсәенова Ильмира лаек булды
-
Очрашу. 02.03.2015

Безнең авылда сугыш ветераннары инде юк, шуңа күрә сугыш чоры балалары белән очрашулар үткәрәбез. 2 март көнне 8 класс укучылары (Кл.җит. Фаваризова Р.Т.) Гумеров Миннислам бабай белән очрашуга бардылар. Миннислам бабай укучыларны яхшы кәеф, шат күңел белән каршы алды. Ул үзенең истәлекләрен сөйләп, гармунда уйнап безне бик сөендерде. Бүгенгесе көндә ул- улы Илшат гайләсендә, тыныч тормышта яши. Бабай без киткәндә, илләр тыныч , күкләр аяз булсын дип, теләк теләп озатып калды. ГТО кысаларында мондый чаралар алга таба да дәвам итеп торыр дип ышанабыз.
-
"Ил сагында тора егетләр!" 28.02.2015

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан патриотик темага оештырылган фотоконкурска укучылар үзләренең ,төрле елларда хезмәт иткән,әтиләре, абыйларының фотоларын алып килделәр. Һәр кешенең үз әтисе үзенә кадерле һәм якын. Шуңа күрә без барлык катнашучыларны да рәхмәт хаты белән бүләкләп, фотолардан газета ясап куйдык.
Аңа "Ил сагында тора егетләр" дип исем бирдек.
-
Чаңгы ярышы 28.02.2015

28 нче февраль көнне район күләмендә укучылар арасында чаңгы ярышы үткәрелде. ГТО кысаларында үткәрелгән бу ярышта безнең мәктәп командасы 5 нче урынны яулады.
-
Минем әти иң-иң шәбе! 27.02.2015

"Минем әти иң-иң шәбе" дип исемләнгән бәйрәм кичәсен без, Ватанны саклаучылар көненә багышлап үткәрдек. ГТО кысаларында үткәрелгән бу чарага әтиләр, абыйлар килгән иде. Без аларны ике командага бүлеп ярыш уздырдык. Ярышлар матур җырлар, биюләр белән үрелеп барды. Соңыннан жюри бәя бирде һәм әтиләргә грамоталар тапшырылды. Бәйрәм кичәсе күңелле үтте.
-
Психологлар белән эш 27.02.2015

Шулай ук 27 февраль көнне мәктәпкә район психологлары килде. Алар укучылар белән тренинглар, әти -әниләр белән очрашып әңгәмә кордылар.











