Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422053 с.Шикши, ул. Школьная, дом 4а, Сабинский район, Республика Татарстан |
| Телефон: | +7(843)-624-61-18 |
| E-Mail: | Shikshi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шикшинская ООШ" |
| Руководитель: | Ханнанов Ильдар Фанисевич |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | Бездә укыйлар:70 |
| У нас учат: | Бездә укыталар: 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 121 122 123 ( 124 ) 125 126 127 128 129 130 >>
-
Әлифба бәйрәме 27.02.2015

27 февраль мәктәптә укучылар көтеп алган "Әлифба" бәйрәме үткәрелде. Класс җитәкчесе Мирзегалямова Г.Б. матур итеп бәйрәм программасы әзерләп, әти - әниләрен дә кунакка чакырган иде. Укучылар, үзләрен белем иленә алып кергән ,беренче китап белән саубуллаштылар. Матур җырлар җырлап, шигырьләр сөйләп , барысы да укый- яза белгәннәрен күрсәттеләр. Алга таба да тырышып укырга сүз бирделәр.
-
23 февраль -Ватанны саклаучылар көне! 24.02.2015

23 февраль - Ватанны саклаучылар көне буларак билгеләп үтелә. Шушы уңайдан 2 класста (кл.җитәкчесе Зиннатова Э.Ш.) "Ягез әле, егетләр!" бәйгесе үткәрелде. Җиңүче булып Хаертдинов Ранис танылды. Егетләребез барысы да тырыш һәм тапкыр булдылар. Молодцы!
-
"Иң яхшы әйдаман !" конкурсының район этабы 24.02.2015

"Ин яхшы әйдаман !" конкурсынын район этабы да килеп җитте. Зона ярышларында җингән әйдаманнар бүген Саба балалар иҗат үзәгенә килделәр. Биредә алар үзләренең талантын күрсәтергә тиешләр. Җиңүче булмасак та, безнең укучыларда, әлеге ярышны карарга бардылар. Алар иптәшләренең чыгышларын карап үзләренә кирәкле мәгълүматлар алдылар. Вожатый Ахметшина З. актив катнашкан өчен Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
-
"Созвездие -Йолдызлык!"
21.02.2015
Район күләмендә "Созвездие - Йолдызлык" конкурсының сайлап алу этабына мәктәптән - Хореография номинациясендә "Кәләпүш" бию төркеме кызлары(Җитәкчесе - Фаваризова Р.Т.) , Вокал- соло номинациясендә Амиров Камил ( җитәкчесе- Амирова А.Ф.) , конферанс номинациясендә Хаертдинов Ранис (җитәкчесе - Корбанова Л.Т. ) катнашты. Ранис белән Камил үз номинацияләрдә әлеге турны үтеп , 23-24 мартларда Биектау районында узачак зона этабында катнашалар. Аларга уңышлар телибез.
-
Туган тел көне. 21.02.2015

Туган тел көне уңаеннан татар теле һәм әдәбияте укытучысы Зайнагиева З.Ф. укучылар белән берлектә "Әллүки" әдәби гәзите чыгардылар. 5-6 класслар арасында "Туган телем- татар теле" КВНы, 3 класс укучылары арасында мәкаль әйтү ярышлары үткәрделәр.
-
"Любовь к родине дыша..." 20.02.2015

Бүген мәктәбебездә "Любовь к родине дыша..." дип исемләнгән патриотик җырлар конкурсы булып үтте. Әлеге бәйгедә укучылар бик теләп һәм актив катнаштылар. Бәйгене оештырган музыка укытучысы Амирова А.Ф., педагог- оештыручы Корбанова Л.Т., физкультура укытучысы Гатиятов Р.Р. соңыннан нәтиҗә чыгарып укучыларга дипломнар тапшырдылар. ГТО кысаларында узган бәйге бик күңелле үтте.
-
Автомат җыю ярышы! 19.02.2015

Хәрби- патриотик һәм физкультура- спорт айлыгы кысаларында мәктәбебездә төрледән төрле ярышлар үткәрелеп тора. Шуларның берсе автомат җыю ярышы. 18 февраль көнне үткәрелгән әлеге бәйгедә укучылар бик теләп катнаштылар.
-
Район балалар ДУМАсы утырышы. 19.02.2015

18 февраль көнне, Саба балалар иҗат үзәгендә , Балалар район ДУМАсының чираттагы утырышы узды. Россия гимны белән башланып киткән әлеге утырышта укучылар эшләнелгән эшләргә отчет тапшырдылар, психолог белән тренинг уздырдылар, ДУМАга яңа активлар сайладылар, башка мәктәптәге иптәшләре белән аралаштылар. Соңыннан барысы да күмәк флешмоб биеп, шат күңел белән таралыштылар.
-
Солдатта булган диләр ! 16.02.2015

Билен кысып буган, диләр,
Бигрәкләр уңган, диләр;
Әллә каян күренеп тора —
Солдатта булган, диләр.Мәктәбебездә патриотик айлык дәвам итә. Бүген II класста (кл.җит. Зиннатова Э.Ш.) солдатта булган әтиләр белән очрашу булды. Укучылар Ватанны саклау изге бурыч икәнлегенә, батыр, акыллы, җитез булырга, спорт белән шөгыльләнергә кирәклегенә инандылар.
-
Бадминтон түгәрәге 16.02.2015

13 февраль көнне бадминтон түгәрәге үткәрергә район тарафыннан җибәгелгән тренер В.А.Медведев килде. Ул түгәрәккә йөрүчеләрне уен кагыйдәләре белән таныштырды. Укучыларга дәрес бик ошады.











