Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422053 с.Шикши, ул. Школьная, дом 4а, Сабинский район, Республика Татарстан |
| Телефон: | +7(843)-624-61-18 |
| E-Mail: | Shikshi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шикшинская ООШ" |
| Руководитель: | Ханнанов Ильдар Фанисевич |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | Бездә укыйлар:70 |
| У нас учат: | Бездә укыталар: 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 101 102 103 104 ( 105 ) 106 107 108 109 110 >>
-
Тукай туган көнен каршылап... 08.04.2016

Туган тел декадасы кысаларында, бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышлап китапханәдә "Сурәтләрдән безгә Тукай бага" фото күргәзмәсе һәм "Язлар безгә Тукай белән килә..." китап күргәзмәсе оештырылды.
-
Всероссийская акция «Мы готовы к ГТО» 07.04.2016

На основании письма МО и Н РТ от 726/16 от 29.03.2016года 7 апреля 2016 года в нашей школе проводилась Всероссийская акция «Мы готовы к ГТО».
-
Квест-уенда 06.04.2016

6 апрель көнне 5 класс укучылары Мингазова Алзира һәм Мубараков Илнур, мәктәп китапханәчесе Махмутова Г.М. җитәкчелегендә Саба гимназиясендә үткәрелгән Марк Твенның "Том Сойер" әсәре буенча квест-уенда катнашып, грамотага һәм катнашучы сертификатына лаек булдылар. Бу уен укучыларга бик ошады.
-
Апрель- Тукай ае 05.04.2016

-
Габдулла Тукайның тууына - 130 ел! 30.03.2016

Апрель аенда татар халкы бөек Тукайның тууына 130 еллыкны билгеләп үтәчәк. Шул исәптән мәктәбебездә, "Туган тел" айлыгына багышланган чаралар планы төзелде.
-
Шаяннар һәм тапкырлар клубы 28.03.2016

Бүген, 28 март көнне, Балалар иҗат үзәгендә районыбыз мәктәпләре арасында Шаяннар һәм тапкырлар клубының финал ярышлары үтте. ШТК уены барлыгы 3 конкурстан торды: сәламләшү, музыкаль өй эше һәм видеоролик. Барлык командалар да бик яхшы итеп әзерләнгәннәр иде. Кызыклы этюдлар, инсценировкалар, көлкеле реклама роликлары, җор такмаклар, үтемле сатира-юморга бай номерлар бик матур тәэсир калдырды. Мәктәбебезнең “Бетергечләр” командасы 1 урынга лаек булды.
-
Шахмат - зирәкләр уены
26.03.2016
Бүген Лесхоз бистәсендә яшүсмерләр һәм өлкәннәр арасында шәхси беренчелек өчен, Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының Атказанган урманчысы Н.М.Миннеханов истәлегенә багышланган шахмат ярышлары булып узды. Безнең мәктәп укучылары да бу ярышларда актив катнашты. Фаваризова Рәлинә 2 урынга лаек булды. (Җитәкчеләре - Гарипова А.Р.)
-
“Илһам” бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең зона этабы 25.03.2016

Татар телен, әдәбиятын, мәдәниятен саклау һәм үстерү, укучыларда әдәбиятка, сәнгатькә кызыксыну уяту, әдәби иҗатка сәләте булган яшьләрне ачыклау максатыннан, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Татарстан Язучылар оешмасы белән берлектә татар телендә иҗат итүче мәктәп укучылары арасында “Илһам” бөтенроссия яшь язучылар бәйгесе игълан иткән иде. 23 нче март көнне Арча районының “Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте”ндә әлеге бәйгенең зона этабы узды. Безнең мәктәптән “Яшь шагыйрьләр” номинациясендә 5 класс укучысы Минһаҗева Алзирә (җитәкчесе Гарипова А.Р) чыгыш ясады. Аларга иҗади уңышлар һәм зур казанышларга ирешүләрен телибез.
Бәйгедә көч сынашучыларны Казандагы тәбрикләү тантанасы көтә, җиңүчеләр тантана барышында игълан ителәчәк.
-
"Нәүрүз" бәйрәменә бирнә җыю
24.03.2016
Укучыларыбыз каникулда буш вакытлырын файдалы үткәрәләр. 24 март көнне Шекше авыл җирлеге клубы белән берлектә "Нәүрүз бәйрәме"нә бирнә җыюда актив катнаштылар.
-
Котлыйбыз! 23.03.2016

22 март көнне "Г.Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте" ндә башлангыч сыйныф укучылары өчен республика күләмендә "Яңгыравык шигырь тамчылары" дип аталган шигырь сөйләүчеләр конкурсы булып узды. Саба районыннан бу конкурста Шекше төп мәктәбенең 2 сыйныф укучысы Гибадуллина Камилә (җитәкчесе башлангыч сыйныфлар укытучысы Гибадуллина Р.Х) "Образ тудыру" номинациясендә җиңүче исеменә лаек булды. Диплом һәм истәлекле бүләк белән бүләкләнде.











