Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422053 с.Шикши, ул. Школьная, дом 4а, Сабинский район, Республика Татарстан |
| Телефон: | +7(843)-624-61-18 |
| E-Mail: | Shikshi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шикшинская ООШ" |
| Руководитель: | Ханнанов Ильдар Фанисевич |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | Бездә укыйлар:70 |
| У нас учат: | Бездә укыталар: 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << ( 101 ) 102 103 104 105 106 107 108 109 110 >>
-
22 июнь- Хәтер һәм кайгы көне. 22.06.2016

22 июнь- Хәтер һәм кайгы көне. Илебез тарихында җуелмас эз калдырган әлеге мөһим датага багышлап Шекше авылында үткәрелгән митингта мәктәп яны лагерендә ял итүче балалар катнашты. Митингта фронттан әйләнеп кайтмаган каһарманнар хөрмәтенә бер минутлык тынлык игълан ителде. Бөек Ватан сугышында катнашкан һәр авылдашыбыз искә алынып, обелиск янына чәчәкләр салынды.
-
Без-музыкантлар. 20.06.2016

Бүген лагерьда “Без бии беләбез” флешмобы үтте. Шулай ук “Без-музыкантлар” дип исемләнгән чара оештырылды. Балалар гитарада лагерь җырлары өйрәнделәр. Гитара уйнау серләренә төшенделәр.
-
“Биегрәк, ераграк, тизрәк” 18.06.2016

Бу көн “Биегрәк, ераграк, тизрәк” девизы астында үтте. Балалар бадминтон уенында катнаштылар. Хәрәкәтле уеннар уйнадылар.
-
Күңелле уеннар 17.06.2016

Бу көн спорт чараларына багышланды. Балалар дөрес сулау күнекмәләрен өйрәнделәр, спорт мәйданчыгында күңелле стартларда катнаштылар, туплы уеннар уйнадылар.
-
Иң тәмле, иң чиста сулы чишмә. 16.06.2016

16 нчы июнь көне “Кыңгырау” лагеренда Мишә елгасына койган чишмәләрне өйрәнүгә багышланды. Балалар “Саимә”, “Галим”, “Дөләш” чишмәләрендә булып, аларның суларын тикшерделәр. Иң тәмле, иң чиста сулы чишмәне билгеләделәр.
-
15.06.2016

Бүген 15 июнь көнне туган як үсемлекләре белән танышу өчен экскурсиягә бардык. Дару үләннәре җыйдык. Ял иттек.
Көннең икенче яртысында кызлар арасында "Иң күп бантик тагучы" конкурсы булып узды.
-
Театр көне 14.06.2016

Бүген Сабага Т.Миңнуллинның "Әйт әле, Күбәләк" дип исемләнгән спектаклен карарга бардык. Төшке аштан соң табигатькә экскурсиягә чыктык. "Иң матур букет" конкурсы үткәрдек.
-
13.06.2016

Бүген Мишә елгасында балык тоту ярышы үткәрелде. Иң беренче балыкны Хаертдинов Самат, иң зур балык тотучы Яруллин Инсаф булды. Соңыннан хәрәкәтле уеннар уйналды.
-
11.06.2016

Бүген мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә Россия көненә чара үткәрелде.
-
Лагерьның 9 нчы көне 10.06.2016

Лагерьда тәрбияләнүче балалар район үзәгенә экскурсиягә бардылар. Алар "Саба тәрәзәләре"ндә , "Саба таңнары" газетасы редакциясендә, Сәләтле балалар мәктәбендә, психологик үзәктә булдылар. Экскурсия балаларга бик ошады.











