Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422070, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Сатышево, ул.Ленина, дом 17 |
| Телефон: | +7(843)-624-83-47 |
| E-Mail: | Ssat.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сатышевская СОШ им. Ш.З.Зиннурова" |
| Руководитель: | Хасанова Мафруза Ракибовна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 138 |
| У нас учат: | 23 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 91 92 ( 93 ) 94 95 96 97 98 99 100 >>
-
"Кояшкай"да 6 көн
30.12.2016
"Кояшкай"да 6 көн күңелле үтте.Укучылар иртәнге аштан соң "Оста куллар","Чаңгыга әзерлек" түгәрәкләрендә шөгыльләнделәр ,10.00-12.00 сәгать аралыгында Сатыш мәдәният йортында үткәрелгән Чыршы бәйрәмендә күңел ачтылар.Көндезге аштан соң "Күңелле футбол" уенында катнаштылар.
-
"Кояшкай"ның 5 көне 29.12.2016

Бүген "Кояшкай"ның 5нче көне.Укучылар иртәнге аштан соң "Оста куллар","Умартачылыкта оста куллар" түгәрәкләрендә шөгыльләнделәр.10.00.сәг.-11 00 сәг. аралыгында "Иң җитез отряд" бәйгесендә көч сынаштылар.11.00-12.00 сәг."Теремкәй" әкиятен сәхнәләштереп, укучылар "артистлар" булдылар.Көндезге аштан соң флешмоб оештырдылар һәм табышмаклар кичәсендә катнаштылар.Лагерьнең 5 нче көне дә кызыклы һәм файдалы узды.
-
"Кояшкай" да 4 көн. 28.12.2016

Лагерьда укучыларның яллары кызыклы һәм файдалы уза.Бүген укучылар "Ягез әле,кызлар!" бәйгесендә көч сынаштылар.Авыл китапханәсенә экскурсиядә булып, кызыклы китаплар тарихы белән танышылар.Көндезге аштан соң "Футбол" түгәрәгендә футбол һәм пионербол уйнап көч тупладылар.Көн файдалы узды.
-
"Кояшкай"да яллар күңелле 27.12.2016

Бүген "Кояшкай" ял лагеренда ял итүчеләр сәяхәттә.Иртәнге аштан соң укучылар "Нарат" боз сараена, "Урман" музеена,район үзәгендәге елка янына сәяхәткә бардылар.Көндезге ашка бик шатланып кайттылар.Көндезге аштан соң "Әкиятләр илендә"кичәсендә күңел ачтылар.
-
"Кояшкай"ның 2 нче көне 26.12.2016

Бүген лагерьга йөрүче укучыларны сәяхәтләр көтә."Нарат" боз сараенда,район үзәгендәге чыршы янында,үзәк китапханәдә,"Туган якны өйрәнү"музеенда булдылар.
-
"Чыршы,чыршы,чыршыкай" 25.12.2016

Бүген 1-4,5-7 нче сыйныф укучылары өчен яңа ел бәйрәмнәре булып узды.Бәйрәм кунакларыннан кемнәр генә юк иде:аю,бүре,төлке,шүрәле,убырлы,Кыш бабай һәм кар кызы.бәйрәмдә рәхәтләнеп ял итте укучылар.Кыш бабай һәм кар кызыннан күп бүләкләр алдылар.
-
"Кояшкай" ял лагере эшли башлады 25.12.2016

Бүген 20 баланы үз эченә алган "Кояшкай" ял лагере эшли башлады.Укучылар бик теләп лагерьга килделәр.Иртәнге аштан сон Сатыш мәдәният йортында "Чыршы,чыршы, чыршыкай!" дип исемләнгән тамашада күңел ачтылар.Көндезге аштан соң "Күңелле стартлар" уенында көч сынаштылар.Көн күнелле һәм файдалы үтте
-
Яңа ел тамашасы 24.12.2016

Бүген 8-11 нче сыйныф укучылары өчен "Чыршы утлары яктысында"дип аталган Яңа ел тамашасы булып узды.Укучылар ныклап әзерләнгәннәр 11 нче сыйныф укучылары "Әтәч елы кәмитләре",10 сыйныфлар "Кыш бабай һәм кар кызы", 9 нчы сыйныфлар "Хуш киләсең,Яңа ел!" ,8 сыйныф укучылары "Яңа елны каршылаганда"дип исемләнгән тамаша күрсәттеләр.Кыш бабай һәм Кар кызы бүләкләрен һәм котлауларын алдылар.
-
Рәсемнәр, кул эшләре конкурсы 21.12.2016

Яңа ел бәйрәмен каршыларга укучылар ныклап әзерләнәләр: елка уенчыклары,төрле кул эшләре,рәсемнәр ясыйлар.Бүген әлеге эшләргә нәтиҗә ясалды.Җиңүчеләрне 25 декабрь көнне узачак бәйрәмдә бүләкләү тантанасы була.
-
Файдалы очрашу 21.12.2016

Бүген 8-11 нче сыйныф укучылары өчен районның балигь булмаган балалар белән эшләү инспекторы Сибагатов А.А.белән очрашу оештырылды.Укучыларга Сибагатов А.А. терроризм,экстремизм,юлда йөрү кагыйдәләре,кышкы каникул чорында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре,пиротехника кулланмау турында аңлату эшләре оештырды.









