Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422070, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Сатышево, ул.Ленина, дом 17 |
| Телефон: | +7(843)-624-83-47 |
| E-Mail: | Ssat.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сатышевская СОШ им. Ш.З.Зиннурова" |
| Руководитель: | Хасанова Мафруза Ракибовна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 138 |
| У нас учат: | 23 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 191 192 193 194 195 196 ( 197 ) 198 199 200 >>
-
"Ул кармакка син эләкмә!" 12.04.2012

"Ул кармакка син эләкмә!" дигән видеофильм карау.
-
Фашист концлагерьлары тоткыннарын азат итү көне. 11.04.2012

11 нче апрель көнне тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Марданова С.Г. 11 апрель - фашист концлагерьлары тоткыннарын азат итү көне уңаеннан "Онытырга хакыбыз юк" дигән темага класс сәгате үткәрде. Әлеге чара укучыларга патриотик тәрбия бирүдә уңышлы булды.
-
"Мин дөньяны таныйм" район конкурсы . 10.04.2012

10 апрель көнне Сабаның №1 гимназиясендә "Мин дөньяны таныйм" район конкурсында 4нче сыйныф укучысы Габдрахманова Сөмбел (укытучысы Юмаева Г.М.) актив катнашып,2 дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнде. Сөмбел үзенең проект эшен яраткан карлыгачларына багышлаган иде. Молодец, Сөмбел!
-
Витаминнар - сәламәтлек дуслары
09.04.2012
9нчы апрель көнне 1-4 нче сыйныф укучылары өчен Бөтендөнья сәламәтлек көне уңаеннан "Витаминнар - сәламәтлек дуслары" кичәсе булып узды. Укучылар әлеге кичәдән витаминнарның сәламәтлек өчен файдалы булуын аңладылар.
-
Бөтендөнья сәламәтлек көне. 07.04.2012

7нче апрель-Бөтендөнья сәламәтлек көне уңаеннан авылыбыз фельдшеры Зарипова Э.Р. укучылар өчен "Сәламәт булыйм дисәң !" темасына доклад укыды һәм сәламәт булу өчен нәрсәләр эшләргә кирәклекне аңлаткан презентация күрсәтте. Аның чыгышыннан аңлашылганча, сәламәтлек үзебезнең кулдан тора икән. Барыбыз да сау - саләмәт булыйк !
-
Каникуллар тәмам,кабат мәктәптә! 05.04.2012

Каникуллар күңелле генә үтеп китте.Бүген 4нче чирекнең беренче көне.Шау-шулы мәктәп тормышының беренче көне дүртенчеләр өчен математика фәненнән контроль эш белән башланып китте.Инде ияләнелгән контроль эшләр бүген дә уңышлы үттеләр.
-
4нчеләрдә имтихан дәвам итә 04.04.2012

4 нче март көнне 4 нче сыйныф укучылары татар теленнән белемнәрен бәяләүче мониторингта катнаштылар. Молодцы, укучылар!
-
4нчеләр имтихан тота. 03.04.2012

3нче март көнне 4нче сыйныф укучылары рус теленнән белемнәрен бәяләү мониторингында катнаштылар.Беренче шундый зур сынауда укучылар каушап калмадылар,алган белемнәрен искә төшерделәр.
-
Математика фәненнән репетицион БДИ. 30.03.2012

30 нчы март көнне 11 нче сыйныф укучылары математика фәненнән Шәмәрдән мәктәбендә репетицион БДИ бирәләр. Уңышлар сезгә, укучылар !
-
Футбол ярышы. 30.03.2012

30 нчы март көнне футбол түгәрәгенә йөрүче укучылар Шәмәрдәндә үтүче футбол ярышына киттеләр. Җиңүләр сезгә, укучылар !









