Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422070, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Сатышево, ул.Ленина, дом 17 |
| Телефон: | +7(843)-624-83-47 |
| E-Mail: | Ssat.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сатышевская СОШ им. Ш.З.Зиннурова" |
| Руководитель: | Хасанова Мафруза Ракибовна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 138 |
| У нас учат: | 23 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 191 192 193 194 195 ( 196 ) 197 198 199 200 >>
-
КФУның яшь студентлары.
30.03.2012
30 нчы март көнне 7-10 сыйныф укучылары КФУ базасында оешкан Кече филология һәм Сәнгать институтында булдылар.Аларга студент билетлары тапшырылды һәм эчтәлекле программа тәкъдим ителде.Укучылар ошатып кайттылар.
-
Рус теленнән репетицион БДИ. 29.03.2012

29 нчы март көнне 11 нче сыйныф укучылары рус теленнән Шәмәрдән мәктәбендә репетицион БДИ бирәләр. Уңышлар сезгә, укучылар !
-
Экскурсияләр башланды. 27.03.2012

1-6 сыйныф укучылары район үзәгендәге 3D кинозалында "Король Лев"һәм "Рио"мультфильмнарын карадылар.Биредә алар үзләрен чын әкият дөньясында итеп сизделәр.
Сәгать 10.00-11.00 кадәр хореография һәм баскетбол түгәрәкләре эшләде.
-
Ура,каникуллар! 26.03.2012

26.03.2012.Язгы каникуллар күңелле генә башланып китте.
-
Консультацияләр бара. 26.03.2012

26.03.2012. 11 нче сыйныф укучыларына математика фәненнән консультация уздырылды. Укучылар ЕГЭ мәсъәләләрен чиштеләр.
-
Динә җиңүче! 24.03.2012

"Помоги первокласснику безопасно прийти в школу" республика акция-конкурсының район этабында Галлямова Динә (3 нче сыйныф укучысы) 1 нче урынга лаек булды. Котлыйбыз! (җитәкчесе Дәүләтова Г. Г.)
-
Хореография түгәрәгендә ачык дәрес 23.03.2012

23.03.2012 көнне хореография түгәрәге җитәкчесе Нурулина Л.Р. түгәрәккә йөрүчеләр белән ачык дәрес уткәрде. Әлеге дәрестә рус халык биюе элементлары өйрәнелде. Дәрестә интерактив такта, презентация куллану отышлы булды. Укучылар рус халык биюен ныклап өйрәнә башладылар. Дәрес күтәренке рухта үтте.
-
3 чирек йомгаклары буенча әти-әниләр җыелышы. 23.03.2012

97 гаиләне берләштергән әти-әниләр җыелышы 3 нче чирек йомгакларына багышланды.3 нче чиректә өлгереш- 100%, сыйфат-55% тәшкил итте. Шулай ук язгы каникул вакытында куркынычсызлык кагыйдәләре искәртелде. Әти-әниләр өчен "Нәүрүз мөбәрәкбад" дигән кичә күрсәтелде. Соңыннан классларда әти-әниләр укучыларның тәртибе, билгеләре белән якыннан таныштылар.
-
Котлы булсын, Нәүрүз бәйрәме! 22.03.2012

22.03.2012 көнне укучыларның яраткан "Нәүрүз" бәйрәме булып узды.Иртәнге якта укучылар такмаклар әйтеп класслардан коймак пешерү өчен йомырка, май җыйнап йөрделәр. Дәресләрдән соң 5 сыйныф укучылары театральләштерелгән "Нәүрүз мөбәрәкбад" кичәсен күрсәттеләр. Кичә укучыларга әхлак һәм эстетик тәрбия бирү чарасы буларак отышлы булды.
-
"Унарлы вакланмалар" темасын 5кә бел. 17.03.2012

Яшь укытучы Г.Ф.Тимергалиева 5нче сыйныфта ачык дәрес үткәрде. Унарлы вакланмалар белән мисаллар, мәсьәләләр чишелде, тест, индивидуаль биремнәр эшләнелде, әлеге тема тормыш белән бәйләнештә каралды. Дәрестә интерактив такта максатчан файдаланылды.









