Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422070, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Сатышево, ул.Ленина, дом 17 |
| Телефон: | +7(843)-624-83-47 |
| E-Mail: | Ssat.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сатышевская СОШ им. Ш.З.Зиннурова" |
| Руководитель: | Хасанова Мафруза Ракибовна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 138 |
| У нас учат: | 23 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 156 157 158 159 ( 160 ) >>
-
"Яңа елга үз кулларың белән..." интернет-конкурс 18.01.2014

Китапханәче Гильманова А.Н. "Яңа елга үз кулларың белән" интернет-конкурсында катнашып, уңышлы чыгыш ясады һәм сертификатка ия булды. Котлыйбыз, Айгөл!
-
Тимурчылык эше дәвам итә
18.01.2014
Мәктәптә ел дәвамында тимурчылык эше дәвам итә. Бүген дә укучыларыбыз үзләренә беркетелгән сугыш һәм хезмәт ветераннарына, ялгыз яшәүче карт-карчыкларга ярдәм итеп кайттылар. Укучыларның изге эшләреннән әби-бабайлар да, балалар үзләре дә канәгать калдылар. Шулай бер-беребезгә ярдәмләшеп яшик.
-
Уңышларың белән, Айгөл! 17.01.2014

Китапханәче Гильманова А.Н. үзенең пластилиннан ясалган эше белән интернет-конкурста катнашып, 3 нче урынга лаек булды һәм диплом белән бүләкләнде. Афәрин!
-
Каникулдагы эшчәнлеккә йомгак ясалды.
11.01.2014
Бүген мәктәп күләмендә оештырылган гомуми линейкада тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Әхмәтшина Р.И. каникул чорында башкарылган эшчәнлеккә йомгак ясады.Каникул планында каралган чаралар үз вакытында кызыклы һәм файдалы итеп үткәрелүен,укучылар тарафыннан куркынычсызлык кагыйдәләре үтәлүен әйтеп узды.Укучыларга һәм укытучыларга иҗади уңышлар теләде.
-
Котлыйбыз!
11.01.2014
Физик культура фәне укытучысы Солтанов Азат Нәкыйп улын бүген хезмәттәшләре зур юбилее белән котладылар.Хөрмәтле Азат Накипович! Сезне юбилеегыз белән тәбрик итәбез! Сезгә ныклы сәламәтлек,гаилә бәхете,эшегездз зур уңышлар телибез!
-
Укулар башланды!
10.01.2014
Каникулда көч туплап,чыныгып укучылар кабат мәктәпкә җыйналдылар.Укучыларга ныклы сәламәтлек,зур уңышлар телибез!
-
Мини-футболда җиңү!
06.01.2014
Әхмәтшин И.И. җитәкләгән "Мини-футбол" түгәрәгенә йөрүче егетләр командасы бүген район күләмендә оештырылган мини-футбол ярышында 3 нче урынны яулап кайттылар.Молодцы,егетләр!
-
"Хуш, 2013 нче ел". 31.12.2013

Бүген лагерьның һәм 2013 нче елның соңгы көне. Лагерьнең санаулы көннәре бик тиз үтеп киттеләр. Җиде көн дәвамында укучылар күп нәрсәләргә өйрәнделәр. Иң мөһиме - дус-тату, сәламәт яшәделәр. Лагерьны ябу тантанасында укучылар үзләренә аеруча ошаган кичә-бәйгеләрне санап үттеләр, җәйге лагерьга планнар кордылар. Тантаналы төстә лагерь тәмамланды. Бүген 2013 нче елның соңгы көне. Алда 2014 нче ел!
Яңа еллар килсен бәхет алып,
Яңа еллар килсен елмаеп.
Күңелләрдә һәрчак шатлык булсын,
Яшәмәгез, дуслар, моңаеп!
-
"Нарат" боз сараенда. 30.12.2013

Бүген 1-4 нче сыйныф укучылары "Нарат" боз сараена тимераякта шуарга бардылар. Апалары белән берлектә 1 сәгать дәвамында рәхәтләнеп тимераякта шуып, сәламәтлекләрен ныгытып кайтты укучылар. Күңелләре күтәренке, бит алмалары алсуланган укучылар каникулны файдалы һәм күңелле үткәрәләр.
-
Каникулның алтынчы көне. 30.12.2013

Лагерь тормышы иртәнге линейка, отрядларның бер-берсен сәламләве белән башланып китте. Бүген аларны кызыклы һәм файдалы кичә-бәйгеләр көтә иде. Чаңгыда шуу, "Оста куллар" түгәрәгендә шөгыльләнү, "Витаминнар-сәламәтлек дуслары" дип исемләнгән кичә, авылыбыз фельдшеры Зарипова Э. белән очрашу, "Юл йөрү кагыйдәләрен белик" дип исемләнгән кичәләрдә укучылар активлык күрсәттеләр, белемнәрен ныгыттылар. Көндәлек эшкә йомгак ясалып, актив укучыларга рәхмәт хатлары һәм бүләкләр таратылып, өйләренә озатылды.









