Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422070, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Сатышево, ул.Ленина, дом 17 |
| Телефон: | +7(843)-624-83-47 |
| E-Mail: | Ssat.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сатышевская СОШ им. Ш.З.Зиннурова" |
| Руководитель: | Хасанова Мафруза Ракибовна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 138 |
| У нас учат: | 23 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 156 157 ( 158 ) 159 160 >>
-
Ленинград блокадасын өзүгә 68 ел 27.01.2014

27 январьда Ленинград блокадасын тулысынча өзүгә 68 ел тула.
Бөек Ватан сугышы тарихында Ленинград блокадасы иң аянычлы вакыйгаларның берсе. Шул ук вакытта бу совет халкының ныклыгын, фашист илбасарларын җиңүгә ышанычын да күрсәтте. 872 көн буена (8.09.1941-27.01.1944) ленинградлылар тулы чолганышта калып, ачлыкны, ялангачлыкны, ачы суыкларны үз җилкәләрендә кичергәннәр һәм бирешмәгәннәр. Әлеге дата уңаеннан мәктәптә тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Марданова С.Х. 8-11 сыйныф укучылары белән берлектә «Ул көннәрне онытырга мөмкин ме соң?» дип аталган тәрбия чарасы үткәрде. Әлеге чара укучыларга патриотик һәм әхлак тәрбиясе бирүдә отышлы булды.
-
Хореография түгәрәге эшчәнлеге
27.01.2014
"Методик идеялар панорамасы" кысаларында 1-4 сыйныф укучыларын берләштергән "Хореография" түгәрәгендә ачык занятие булды. Укытучы Аухадиева Н.А. дәрестә " Татар халык биюе" темасын алган иде. Дәрес барышында укытучы балаларга презентация ярдәмендә бию элементларын, милли киемнәр тупланмасын,бию төрләрен күрсәтеп дәресне бербөтен итә алды. Дәреснең аерым этабында сингапур методларын кулланып укучыларнын белем дәрәҗәләре тикшерелде. Дәрес укучыларны җәлеп итәрлек метод - алымнар кулланылып тиешле дәрәҗәдә оештырылды. Молодец!
-
Дәрестән тыш эшчәнлек буенча шөгыльләр. 27.01.2014

27 гыйнвар көнне Бигәнәй башлангыч мәктәбендә куст мәктәпләре укытучылары өчен түбәндәге темаларга ачык дәрестән тыш эшчәнлек буенча шөгыльләр күрсәтелде:
Гайнуллина Р.Н. “Виртуаль дөнья”- “Документларны форматлаштыру”; Батталова К.З.”Тылсымлы китаплар дөньясы” - “Кечкенәләргә кунакка әзерләнәбез”;
МагсумоваС.А.”Тылсымлы каләм” -“Кышның карлы кошы”;
Ахметов А.Х.”Хәрәкәтле уеннар” – “Хәрәкәттә-бәрәкәт!”
Шафигуллина Э.Ф. “Весёлый английский”
Аухадиева Н.А. “Хореография” – “Татар халык биюе”
Шөгыльләр балаларны кызыксындырырлык итеп, ФГОС таләпләренә туры китереп оештырылган иде.
-
Гомуми линейкада 27.01.2014

Мәктәп күләмендә узган линейкада район, республика конкурсларында актив катнашып грамоталарга, сертификатларга лаек булган укучылар үз бүләкләрен алдылар. Шундыйлардан Габдрахманова С. (6 кл.) - "Дуслык күпере" интернет-проектында, (җитәкчесе - Шарифуллина Р.Р.), Зайнуллин Б. (6 кл.) (җитәкчесе - Нугманова Р.Р) актив катнашып Сертификатка ия булдылар. Молодцы, укучылар.
-
Нововведения ЕГЭ-2014
27.01.2014
В документы, регламентирующие проведение ЕГЭ в этом году, внесены некоторые изменения.
-
"Мин эзләнүче" 25.01.2014

25 нче гынвар көнне 4 нче сыйныф укучылары катнашында “Мин -эзләнүче” дәрестән тыш эшчәнлеге буенча ачык шөгыль күрсәтелде. Укучылар укытучылары Ә.Н.Габдрахманова җитәкчелегендә “ Кошлар кышын” темасына проект эше эшләделәр. Шөгыльдә укучылар кышын безнең якларда кышлаучы кошлар турында яңа мәгълүматлар тупладылар, җимлек ясау серләренә төшенделәр. Шулай ук шигырьләр сөйләү, табышмакларга җаваплар табу аша да кошлар турында белемнәр ныгытылды.
-
"Тылсымлы китаплар дөньясында" 25.01.2014

2 нче сыйныф укучылары өчен “Тылсымлы китаплар дөньясында” дигән дәрестән тыш эшчәнлектә укытучы Юмаева Г.М. Г.Тукай иҗатына кызыксыну уяту, аңа ихтирам, шигырьләренә соклану хисе тәрбияләү максатыннан “Г.Тукай” темасына ачык дәрес үткәрде. Әлеге шөгыльдән укучылар үзләренә бик күп кызыклы материаллар ала алдылар.
-
"Ленинград блокадасы батырлары" 25.01.2014

Укучыларга патриотик тәрбия бирү максатыннан "Ленинград блокадасы батырлары" дип аталган видеофильм күрсәтелде. Әлеге видеофильмнан укучылар 1941 -1945 нче елгы аяныч сугышта халыкның геройларча көрәшен күрделәр. Хәзерге рәхәт тормышның кадерен белү өчен бу чара уңышлы сайланган иде.
Сугыш...
Канлы хәтәр сугыш
4 ел буена дәвам итә.
Сөлек кебек егетләрнең
Гөмерләрен өзеп китә.
-
"IT чемпион" конкурсында актив катнашучы 25.01.2014

Республика күләмендә барган "IT чемпион" конкурсында актив катнашып, мәктәп күләмендә иң күп балл җыйган Наҗмиев Р. футболка белән бүләкләнде. Молодец, Риназ.
-
"Тылсымлы әкиятләр илендә" 24.01.2014

24нче январьда 3нче сыйныф укучылары “Тылсымлы әкиятләр илендә” темасына шөгыльдә катнаштылар. Алар эзләнүләр аша әкиятнең төрләрен, компонентларын, кайбер халык әкиятләре һәм автор әкиятләре арасындагы охшашлыкны, уңай һәм тискәре геройларны ачыкладылар. Яңа китаплар белән таныштылар.









