Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Сабинский детский сад общеразвивающего вида №5 "Бэлэкэч" п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422060,РТ,Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Пушкина д.15А |
| Телефон: | |
| E-Mail: | Belekech-5.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №5 "Бэлэкэч" |
| Руководитель: | Рамазанова Гульназ Хусаеновна |
| Год основания учреждения: | 2011 |
| У нас учатся: | 226 воспитанников |
| У нас учат: | 26 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Сабинский детский сад общеразвивающего вида №5 "Бэлэкэч" п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 291 ( 292 ) 293 294 295 296 297
-
"Бәләкәчтә - көлке көне" 01.04.2013

1 апрель- көлке көне,алдау көне.Бу көнне елмаеп каршы алсаң, ел буена елмаеп йөрерсең. Авырлыклар килгәндә дә юмор хисен югалтмассыз, югалып калмассыз. Көлү бик файдалы. Моны безнең медицина фәне дә раслый. Көлү кешене бик күп газаплы авырулардан саклап кала икән. Көлгән вакытта кешенең йөзгә якын бит мускулы хәрәкәткә килә. Шуңа күрә көлик! Көлү кешенең гөмерен озынайта. Бер-береңә елмайсаң, дөнья яктырып җылынып китә.
Бүген безнең балалар бакчасында көлке көненә багышланган бәйрәм үткәрелде. Клоуннар балаларга кызыклы табышмаклар әйтте. Ә балалар аларга күңеллле биюләр, җырлар бүләк итте.
Көлегез,көлегез. Файдасы күп - белегез!
-
"Кошлар - безнең дуслар!" 29.03.2013

Карлар эреп, гөрләвекләр акса
Кошлар кайтыр туган якларга.
Бабай белән әти икәүләшеп
Оя ясый алар кайтуга
Мин булышып торам яннарында
Чүкеч, кадак бирәм аларга.
Бигрәк матур килеп чыкты оя,
И сөенер инде сыерчык!
-
"Созвездие - Йолдызлык 2013" 26.03.2013

23 март көнне Балтач районында уздырылган "Созвездие - Йолдызлык 2013" зона ярышларында безнең бакчада тәрбияләнүче Сафина Лиана һәм Мустафин Әнвәр "Конферанc" номинациясендә уңышлы чыгыш ясадылар. Лукманова Лиана "Вокал - Соло" номинациясендә "Казаным" җырын башкарып икенче турга узды. Җитәкчеләре Шакирзянова Л.В., Галимова А.Я. Аңа икенче турда да уңышлар телибез.
-
"Созвездие - Йолдызлык 2013" 26.03.2013

24 март көнне, шулай ук Балтач районында "Созвездие - Йолдызлык 2013" зона ярышының икенче туры узды. Анда мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүче Лукманова Лиана "Золотая рыбка" белән чыгыш ясап дипломга лаек булды. Җитәкчеләре Шакирзянова Л.В., Галимова А.Я. "Яшь йолдызыбызга" алга таба да зурдан - зур уңышлар, моң чишмәсенең саекмавын телибез. Молодец, Лиана !
-
Кышны озаттык. 25.03.2013

22 март көнне бакчабызда Нәүрүзгә багышланган бәйрәм кичәсе үткәрелде. Зурлар тәркеме балалары татар милли киемнәре киеп дарә җыйдылар, җырладылар, биеделәр, күңел ачтылар. Әти - әниләр дә аларга карап соклану хисе кичерде. Бәйрәм ахырында балалар, әти - әниләр, килгән кунаклар "Карга боткасыннан" авыз иттеләр, коймак белән чәй эчтеләр. Бик күңелле булды !
-
Бәйрәм күңелле үтте. 22.03.2013

Нәүрүз килә, Нәүрүз килә,
Күктән нурлар сибелә.
Туган илем, туган җирем
Язны күреп сөенә.
Халкыбызның милли гореф.....
-
Кечкенә йолдызларга уңышлар телибез 21.03.2013

24-25 март көнне Балтач районында "Созвездие - йолдызлык 2013" зона ярышында безнең бакчадан да конкурсантлар катнашачак. Лукманова Лиана "Вокал - соло" номинациясендә, Сафина Лиана, Мустафин Анвар "Конферанc" номинациясендә чыгыш ясаячаклар. Аларга икенче турда уңышлар телибез.
-
Там, там, тамчы там, тамуыңны яратам 20.03.2013

Бакчабызда балалар Нәүрүз килгәнен зарыгып көтә. Алар урамга чыгып кыш белән язның ничек тарткалашканын күзәтә. Күмәкләшеп тамчы уены уйныйлар, яз килгәнгә куаналар.
-
Язга әзерләнәбез. 19.03.2013

Кулчатырым, кулчатыр
Җылы яңгырлы чагы.
Мин яңгырдан курыкмыйм,
Кулымда минем чатыр.
Балалар тәрбиячеләр белән берлектә язга әзерләнәләр. Зуррак группа балалары "Нәүрүз" бәйрәменә әзерләнсә, кечкенә төркем балалары җылы, язгы яңгырны көтеп үзләренә яңгырдан качарга кулчатырлар ясыйлар, карга боткасы ашарга әзерләнәләр.
-
Сихри чишмә 15.03.2013

"Су яшәү чыганагы" атналыгын йомгаклап 2 нче кечкенәләр төркеме балалары (тәрбияче - Хабибуллина Г.М.) бакчабызның башка төркем балалары өчен "Сихри чишмә" әкиятен сәхнәләштерделәр. Әкиятнең асылы чишмәләрне, елгаларны чистарту, аларга сакчыл караш тудыру, дуслык мөнәсәбәтләрен ныгыту турында барды.








