Муниципальное Бюджетное Дошкольное Образовательное Учреждение «Илеберский детский сад «Умырзая» Сабинского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Иләбәр “Умырзая” мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422075,РТ, Сабинский район, д.Илебер, ул.8Марта, д.53 |
Телефон: | +7(843)-624-92-33 |
E-Mail: | ileberskiy.detskiysad@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ «Илеберский детский сад «Умырзая» |
Руководитель: | Нагимова Гульнур Муллахметовна |
Год основания учреждения: | 2020 |
У нас учатся: | 40 воспитанников |
У нас учат: | 4 педагога |
Муниципальное Бюджетное Дошкольное Образовательное Учреждение «Илеберский детский сад «Умырзая» Сабинского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Иләбәр “Умырзая” мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 18 19 ( 20 ) >>
-
Төрле төстәге күбәләкләр 19.05.2023
Зурлар төркеме балалары белән кисеп-ябыштыру шөгылендә күбәләкләр турында әңгәмә корып, аларның төрләре белән танышып, төрле төстәге күбәләкләрне үрнәк ярдәмендә кисеп ябыштырып бизәдек.
-
18 май - Халыкара музейлар көне 18.05.2023
18 май - Халыкара музейлар көне буларак билгеләп үтелә. Музей ул - үзе бер дөнья, анда халкыбызның үткән тормышы, мәдәнияте һәм сәнгате үсеше, тарихны барларга ярдәм итә.
Шул уңайдан, без зурлар төркеме балалары, авылыбыз китапханәсендә урнашкан музейга экскурсиягә бардык. Музейда булган тарих, элек әби-бабайлардан калган мирас белән таныштык. -
15 май - Гайлә көне! 15.05.2023
Гаилә! Никадәр шатлык, никадәр тантана бу сүздә! Бала hәм гаилә. Бу ике сүз тыгыз бәйләнгән, баланы гаиләсез, гаиләне баладан башка күз алдына китерүе кыен. Тату гаилә – ил терәге, Бала өчен иң кирәге. Тату гаилә бердәм булса, Бала бәхетле була. Ә нәрсә соң ул гаилә?
Без бүген балалар белән шул турыда әңгәмә корып, һәр бала үз гаиләсен рәсем дәфтәре битләренә ясадылар. "Гаилә көне" белән. -
Тузганак – дару үләне 15.05.2023
Тузганак – дару үләне.
Шифасы аның төрле.
Беләсез микән, балалар,
Бу чәчкә бик тә серле!
Кояш сыман алтын төсле,
Ачыла ул таң аткач.
Бөтенләй йомылып бетә,
Кичен кояш баегач.
Шуңа да бит тузганакны
"Кояш чәчкәсе", диләр.
Аның яшертен серләрен
Ачалмый әле күпләр... -
"Иң милли тәрбияче - 2023" 11.05.2023
11май көнне Биектау районы Яңаширмә "Йолдыз" балалар бакчасында "Иң милли тәрбияче - 2023" бәйгесенең йомгаклау туры үткәрелде. Бәйгегә Саба, Балтач, Чистай, Теләче, Биектау һәм Казан шәһәреннән килгән тәрбиячеләр җыелган иде. Алар "Иң милли тәрбияче- 2023" исеме өчен көч сынаштылар. Ике биремнән торган сынауда үзләренең милли белемнәрен, педагогик мәсьәләләрне чишә белү осталыкларын күрсәттеләр.
"Иң милли тәрбияче - 2023" исемен үзебезнең тәрбиячебез Вахитова Энҗе Габделбәр кызы яулады. -
Җиңү көне —Халык тантанасы 08.05.2023
9 май - ул өлкән буынның кан-күз яшьләре, ачлык-ялангачлык аша табылган, үтә кыйммәткә төшкән Җиңү көне. Бу сагышлы бәйрәм, яшь аралаш сөенә торган көн. Без, бүгенге буын, Бөек Җиңү көнен якынайткан ватандашларыбызны һичкайчан онытмаска, һәлак булганнарны данга күмәргә, исәннәр турында һәрчак кайгыртырга тиеш.
Күпме кайгы-хәсрәт кичергән җиребезгә бүтән беркайчан да сугыш афәте килмәсен иде. Балаларыбыз һәм оныкларыбыз сугышның үзәк өзгеч фаҗигасен беркайчан да белмәсен, ә аналарыбыз, хатын-кызларыбыз, апа-сеңелләребез беркайчан да якыннарын югалту кайгысыннан күз яшьләрен түкмәсен иде! Сезнең һәркайсыгызга саулык, сәламәтлек, иминлек, гаиләләрегезгә, җиребезгә тынычлык телибез! -
Акция "Окно Победы" 07.05.2023
С Победой! Этот день великий
Мы не забудем никогда.
За наш покой и счастье люди
Отдали жизни навсегда.
Желаю жить и дальше в мире,
Чтоб не тревожила война,
Чтоб беды дом ваш обходили,
Чтоб на душе была весна. -
Тугызынчы май, бәйрәм көн. 07.05.2023
Тугызынчы май, бәйрәм көн.
Җиңү көне ул безнең.
Каршы алыйк, онытмыйча,
Һәрбер елын ул көннең.
Кечкенәләр төркеме балалары да "Җиңү көне"нә карата үзләренең шигырьләрен сөйләделәр.
Дөньяларыбыз тыныч, күкләребез аяз, илләребез тыныч булсын. -
"Без - Тукайлы халык" телевизион конкурс 03.05.2023
Зурлар төркемендә тәрбияләнүче Саматов Сөләйман Зөлфәт улы "Без - Тукайлы халык" дип аталган телевизион конкурста актив катнашкан өчен диплом белән бүләкләнә. Котлыйбыз, Сөләйман, афәрин, син булдырасың
-
Тирә-юнебезгә ямь бирүче, сулар һавабызны чистартучы агач-куаклар утырту – изге эш. 29.04.2023
Тирә-юнебезгә ямь бирүче, сулар һавабызны чистартучы агач-куаклар утырту – изге эш.
Һәркем яшәгән төбәген матурлауга, яшелләндерүгә өлеш кертергә омтыла. Без дә балалар белән бакчабыз территориясенә агач-куаклар утырттык.
Балалар кече яшьтән шуны аңлап, белеп, күреп үссеннәр өчен, агач утырту изге һәм файдалы эш: тәрбияви яктан да, рухи һәм физик яктан да бу иң яхшы гамәл.