Муниципальное Бюджетное Дошкольное Образовательное Учреждение «Илеберский детский сад «Умырзая» Сабинского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Иләбәр “Умырзая” мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422075,РТ, Сабинский район, д.Илебер, ул.8Марта, д.53 |
Телефон: | +7(843)-624-92-33 |
E-Mail: | ileberskiy.detskiysad@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ «Илеберский детский сад «Умырзая» |
Руководитель: | Нагимова Гульнур Муллахметовна |
Год основания учреждения: | 2020 |
У нас учатся: | 40 воспитанников |
У нас учат: | 4 педагога |
Муниципальное Бюджетное Дошкольное Образовательное Учреждение «Илеберский детский сад «Умырзая» Сабинского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Иләбәр “Умырзая” мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 ( 18 ) 19 20 >>
-
Фотоконкурс "Лето в кадре" 14.07.2023
Воспитанница старшей группы Нургалиева Айзиля Даниловна участвовала в Всероссийском фотоконкурсе "Лето в кадре"
Айзиля, ты молодец -
Авылыбыз кибетендә кунакта 13.07.2023
Балалар белән үзебезнең авылыбызда урнашкан "Фасоль" кибетендә кунакта
Балалар кибеттә сатуда булган азык-төлек һәм башка көнкүреш-кирәк яраклары, аларның көндәлек тормышта ни өчен кирәк булуы, бәяләре белән таныштылар
Кызларның күбесе үскәч сатучы һөнәрен сайлаулары, кибетче апай буласы килү теләкләрен җиткерделәр -
Мәчет - авылыбызның горурлыгы!!! 13.07.2023
Мәчет- ул Аллаh йорты! Тарихта да авылларның дәрәҗәсе аның мәчет-мәдрәсәсе булуы белән билгеләнгән. Ә азан... Азан кешеләрне Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт кылырга, намазга чакыра. Азан тавышы матур тойгылар тәрбияли. Күңелендә иманы булган кеше бу тавышны якын итеп кабул итә, аңа кушыла, догасын кыла, күңелендә рухи байлык туплый.
Безнең Иләбәр авылының күркәм мәчете бик матур урынга салынган. Мәчет – авылыбызның горурлыгы, халкыбызның яратып, хөрмәтләп, киләчәккә ышаныч белән йөри торган изге гыйбадәт йорты. Аннан сафлык-чисталык бөркелеп тора.
Без үзебезнең зурлар төркемендә тәрбияләнүче балалар белән мәчеткә юл тоттык. Анда безне үзенең ачык йөзе белән авылыбызның абыстае Тәслимә апа Сираҗиева каршы алды. Ул балаларны Изге Коръән, тәсбих белән таныштырып, намаз алу тәртипләрен аңлатты. Балалар Тәслимә апалары белән берлектә эшләп карадылар, һәр бала үзләре белгән догаларны яттан сөйләде.
Мәчет булган авылда бәхеттә бар. Авылыбыз тынычлык, дуслык төбәге булсын. Авылыбызның иманлы булуына шатланабыз. Аллаһ йортыннан илаһи дәва, нур сибелә, аллага шөкер -
Яраткан йорт хайваны 12.07.2023
Зурлар төркеме балалары белән хуҗалыкта тәрбияләнүче атларны күрергә, алар белән якыннан танышырга барып кайттык. Балалар үзләренә ошаган атлар белән фотога төштеләр, атларны сыйладылар, якыннан сыйпап карадылар.
Атлар элек - электән кешенең дусты булган. Ат— тырыш хайван, дус, көрәштәш. Без ат чабышларында, Сабантуенда аларга карап сокланабыз!!!Вместе со взрослой группой детей мы побывали в хозяйстве, чтобы увидеть лошадей, познакомиться с ними поближе. Дети фотографировались с понравившимися им лошадьми, угощали их, присматривались. Лошади издавна были друзьями человека. Лошадь- трудолюбивое животное, друг, соратник. Мы восхищаемся ими на скачках, Сабантуе!!!
-
Каенлыкка сәяхәт 08.07.2023
Җәйнең матур июль аенда балалар белән каенлыкка сәяхәткә бардык
Табигатьнең матурлыгына, гүзәллегенә сокландык. Саф һавасын сулап, каен агачының үзлекләрен, кеше тормышына ни өчен кирәклеге турында әңгәмә кордык.В прекрасный летний июль мы с детьми отправились в путешествие в Березки. Мы восхищались красотой природы. Вдыхая свежий воздух, мы беседовали о свойствах березы, о том, зачем она нужна для жизни человека.
-
Халыкара Гаилә көне!!! 08.07.2023
8 нче июль - Халыкара Гаилә көне!!!
ГАИЛӘ- ул дөньяда яшәүче парларга бердәнбер , кабатланмый торган ышаныч, терәк урыны.
Гаилә - ул җан тынычлыгы таба торган урын.
Гаилә - ул бик нык яраткан эшеңне эшләп арыганнан сон, йөрәгенә тынычлык, шифа бирә торган бик изге бер урын.
Гаилә - ул менә шушы дөнья мәшәкатьләреннән, борчуларыннан, гаделсезлек, хәсрәтләнүләрдән ял итә торган урын.
Гаилә ... 5 хәрефтән генэ торган шушы сүздә нинди тирән мәгънә ята. Гаилэ ул- әти, әни, балалар. Баш өстендә бер тубә, бер үк фамилияләр, озын, буыннан- буынга өзелмичә дәвам итүче тирән тамырлы нәсел җебе.
Барыгызны да гаилә көне белән кайнар котлыйм, гаиләләребез гә иминлек, татулык, ныклы сәламәтлек
телим, балалар куанычын, игелеген куреп, дөньяларыбыз тынычланып, рәхәт тормышларда яшэргэ язсын! Бәйрәм белән -
"Гөлфия" чишмәсенә сәяхәт! 29.06.2023
Җәйнең матур бер көнендә без балалар белән, ел саен яратып бара торган Мишә елгасы янына экскурсиягә бардык. Балаларның яратып куллана торган сүзләре "пикник" оештырдык. Юлы ерак булса да балалар армадылар, төрле яратып уйный торган уеннарны уйнадык. Табигатьнең матурлыгына сокланып, истәлеккә фотога төштек.
"Гөлфия" чишмәсендә кулларны, битләрне юдык, чишмә суынын мул агуына игътибар иттек, чишмә янына утыртылган куак- чәчәкләрне күзәттек.
Безнең белән бергә иҗатташ яраткан китапханәчебез Вәсилә апа да барды. Ул балаларны тәлинкә өстендәге матур, эчтәлекле, кечкенә китаплар белән таныштырды. Аннары балалар укылган китаплар буенча фикер алыштылар. -
Чәчәкләр- тормыш яме! 23.06.2023
Атналык теманы йомгаклап, зурлар төркеме балалары белән үзебезнең бакчада үскән чәчәкләр белән танышып, истәлеккә фотога төштек.
Чәчәкләрнең безнең тормышыбызда әһәмиятле урын алып торуы, аларның нинди хуш ис таратуы турында әңгәмә кордык. Үзебезнең яраткан чәчәкләрне төрле төсләрдә кисеп-ябыштырып вазага утырттык
Чәчәкләр - алар шатлык һәм матурлык чыганагы. Безнең тормышыбызны бизиләр, рухыбызны күтәрәләр, кешеләр арасында эчкерсез дуслык билгесе булып та хезмәт итәләр -
"Хәтер шәме" акциясе 22.06.2023
1941 нче елның 22 нче июне кешелек тарихында иң дәһшәтле сугыш – Бөек Ватан сугышы башланган көн.
Ул дәһшәтле еллар турындагы хәтер- безнең ватандашларыбыз күңелендә мәңгегә сакланыр! Безнең корбаннар саннар белән генә үлчәнми. Сугыш дәһшәтенә карамастан, җиңү яулаган әби-бабаларыбызның батырлыгы, киләчәк буыннарга үрнәк булып тора.
22 июнь көнне ил күләмендә, шул исәптән безнең Татарстанда да «Хәтер шәме» акциясе үтә. Без дә үзебезнең коллектив һәм балалар белән бу акциядә катнаштык. -
Агач эшкәртү цехында кунакта 19.06.2023
Атналык теманы йомгаклап, зурлар төркеме балалары белән үзебезнең авылыбызда урнашкан Зарипов Айнур абыйлары җитәкчелек итә торган агач эшкәртү цехында кунакта булдык.
Балалар белән агачның кайдан килүен, ничек эшкәртелүен, аннан нәрсәләр ясап булганлыгын шушында менеп күрдек. Айнур абыйлары балаларның сорауларына җаваплар бирде, әңгәмә корды, үзенең күчтәнәчләрен өләште.
Әгәр дә син үз хезмәтеңне яратып, намус белән эшләсәң, һәрвакыт хөрмәт тоеп яшисең!!!