Муниципальное Бюджетное Дошкольное Образовательное Учреждение «Илеберский детский сад «Умырзая» Сабинского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Иләбәр “Умырзая” мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422075,РТ, Сабинский район, д.Илебер, ул.8Марта, д.53 |
Телефон: | +7(843)-624-92-33 |
E-Mail: | ileberskiy.detskiysad@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ «Илеберский детский сад «Умырзая» |
Руководитель: | Нагимова Гульнур Муллахметовна |
Год основания учреждения: | 2020 |
У нас учатся: | 40 воспитанников |
У нас учат: | 4 педагога |
Муниципальное Бюджетное Дошкольное Образовательное Учреждение «Илеберский детский сад «Умырзая» Сабинского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Иләбәр “Умырзая” мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 18 ( 19 ) 20 >>
-
Күңелле балачак!!! 14.06.2023
Без – бэхетле, шат балалар,
Безнен уйнар, колэр чак.
Гел кунелле уеннар белэн
Узсын безнен балачак.
Шатланып каршы алабыз
hэркон яна иртэне.
Аяз куктэ якты Кояш
Безне назлап иркэли.
Безне котэ матур тормыш,
Шатлык hэм бэхет алда.
Лаеклы хезмэт итэрбез
Газиз туган Ватанга!
Балалар авылыбызның мәчет яны мәйданчыгында
Әй, күңелле балачак -
Авылыбызда - Сабантуй!!! 11.06.2023
11июнь көнне 8авылны берләштергән сабантуй үзебезнең Иләбәр авылында үтте. Татар халкының милли бәйрәме - сабантуйда безнең Иләбәр "Умырзая" балалар бакчасы коллективы да актив катнашты.
Балалар мәйданчыгында балалар белән төрле милли уеннарны уйнатып, безнең хезмәткәрләр балаларның күңелләрен күрделәр -
Абдулла Алиш әкиятләре 09.06.2023
Атналык теманы йомгаклап, зурлар төркеме балалары белән язучы Абдулла Алишның әкиятләрен сәхнәләштердек. Балаларга бигрәк тә "Сертотмас үрдәк" әкиятен сәхнәләштерү ошады. Һәрбер бала үз роленә кереп, бик оста башкардылар
-
Гомуми әти-әниләр җыелышы 07.06.2023
Бакчабызда гомуми әти-әниләр җыелышы үтте. Мөдиребез Гөлназ Хөсәен кызы еллык уку елына анализ ясады, үзенең киңәшләрен бирде.
Тәрбияче Миләүшә Алимас кызы үз чыгышыннан соң әти-әниләр белән уен рәвешендә сорау - җавап үткәрде.
Һәр группадан тәрбиячеләр белем, тәрбия һәм укыту өлкәсенә йомгак ясадылар.
Җыелыш балаларның күчтәнәче - ел буена өйрәнгән җыр-биюләре белән төгәлләнде. -
Сказки Пушкина 06.06.2023
6 июньдә - А. С. Пушкинның туган көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан балалар белән язучының иҗаты белән таныштык. "Алтын балык" әкиятен сәхнәләштереп, соңыннан балыкны ак биткә ясап, буядык
Балалар булдырдылар, афәрин6 июня - День Рождения А. С. Пушкина. В связи с этим мы с детьми познакомились с творчеством писателя. Мы инсценировали сказку "Золотая рыбка", а потом раскрасили рыбу в золотой цвет. Дети создали, молодцы!!!
-
Безопасный самокат 03.06.2023
Сегодня в детском саду прошло тематическое мероприятие "Безопасный самокат"
Провели с детьми профилактическую беседу о правилах дорожного движения и передвижения на самокатах. Игры: "Веселые старты на самокатах"
"Веселый самокат", "Змейка", "Такси", "Светофор", "Кто быстрее?"
Зурлар һәм кечкенәләр төркеме балалары белән самокатта йөрү, аның куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшереп, балалар белән төрле уеннар уйнадык. Балаларга иң ошаганы, самокатны такси итеп кулланып, шалтыратып сораган сатып алучыларга уенчыклар алып кайту булды
-
Күл буенда кунакта! 02.06.2023
Бүген зурлар төркеме балалары белән Иләбәр авылында яшәүче Муртазин Артур абыйлары һәм Зилә апайларының үз куллары белән булдырган күл буенда кунакта булдык
Әкияти сихри дөньяКүлдә аккошлар, үрдәкләр йөзеп йөри. Күлдә йөреп килим дисәң, янында гына көймә дә бар.
Ул сандугач тавышы, үзәкләрне өздереп матур итеп сайрый!!! Балалар башка кошларның сайравын да тыңлап хозурландылар.
Балаларга бик ошады, мондый әкияти сихри дөнья өчен Зилә апайлары белән Артур абыйларына зур рәхмәт -
1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне. 01.06.2023
Балаларның киләчәге матур булсын өчен тыныч, имин тормыш, яраткан туган җир, гаилә җылысы, күңелле балачак кирәк.
Бакчабызда тәрбияләнүче балалар белән урамда асфальтка төсле рәсемнәр ясап хозурландык. Балалар үз фантазияләре белән төрле әкияти рәсемнәр ясадылар.
Шундый якты, шундый көләч
Беренче көне җәйнең,
Назлап кына сыйпап сөя,
Кочагыдай әнинең.
Балаларны яклау көне -
Шундый матур бәйрәм бар,
Мәйдан тулы бала-чага,
Балаларга урам тар.
Бәхетле безнең балачак,
Яклау-саклаулы булгач,
Чыңлап тора җырларыбыз,
Чәчкәгә, нурга тулгач.
Бәйрәм белән, балалар !!!!! -
Балаларның хыялларын тормышка ашырыйк! 01.06.2023
Балаларның ышанычын югалтмыйк, аларның өметләрен аклыйк, аларны тагын да бәхетлерәк итәр өчен тырышыйк, аларны яратыйк! Балаларның барлык хыяллары тормышка ашсын! Аларның рәхмәтле һәм бәхетле күз карашы безнең барыбызга да - бүләк! Бүген балаларны яклау көне уңаеннан район күләмендә үткәрелгән күңелле спорт ярышларында катнаштык.
-
Уңышларыбыз - тырыш хезмәт 20.05.2023
20 май көнне районыбызның Саба яр буенда булып узган чарада тәрбиячебез Вахитова Энҗе Габделбәр кызын район башлыгы Миннеханов Рәис Нургали улы тәбрикләде.
Алга таба да исән-сау эшләргә насыйп булсын.