Муниципальное Бюджетное Дошкольное Образовательное Учреждение «Илеберский детский сад «Умырзая» Сабинского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Иләбәр “Умырзая” мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422075,РТ, Сабинский район, д.Илебер, ул.8Марта, д.53 |
| Телефон: | +7(843)-624-92-33 |
| E-Mail: | Ileber.Saba.ds@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Илеберский детский сад «Умырзая» |
| Руководитель: | Нагимова Гульнур Муллахметовна |
| Год основания учреждения: | 2020 |
| У нас учатся: | 30 воспитанников |
| У нас учат: | 4 педагога |
-
" Туган ил кайдан башлана " 24.03.2026

Без бүген кечкенәләр төркеме балалары белән " Туган ил кайдан башлана " дигән сорауга җавап эзләдек.
Әңгәмәнең максаты: Татар культура һәм татар теле аша балаларның гражданлык тәңгәллеге нигезләрен формалаштыру.
Иң беренче балалар белән туган ил гайләдән башлана икәнен ачыкладык. Алар белән "Гайлә" бармак уенын уйнап алдык.
Туган ил туган авылдан да башлана икәнен белдек.
"Туган авылым" шигырен укыгач, "Түбәтәй" иатар милли уенын уйнап алдык.
Татарлар янәшә торучы халыклар белән дуслыкта яшиләр дигән нәтиҗә ясадык.
Татарстан Республикасы Дәүләт флагның төсләре нәрсәне аңлата икәнен кабатлап үттек.
Балаларга төрле милләтләр халыкларына яхшы, изге мөнәсәбәт белән карарга һәм гореф-гадәтләрне хөрмәт итүнең мөһимлеге аңлатылды. -
21 март көнне Халыкара урман көне билгеләп үтелә. 21.03.2026

Бу көнне бөтен җирдә урманнарны һәм яшеллекләрне яклауга юнәлдерелгән төрле чаралар үткәрелә.
Кечкенәләр төркемендә балаларда урман турындагы белемнәрне арттыруга юнәлдерелгән экологик әңгәмә үткәрелде. Төзү уенчыклары ярдәмендә балалар белән матур чәчәкле урман аланын төзедек. Төрле төстәге пластилиннар ярдәмендә бай табигатьле урманны әвәләп ясадык.
"Урман-безнең байлыгыбыз" - темасына үткәрелгән чаралар балаларның урман турындагы белемнәрен тирәнәйтергә, балаларның табигатьне саклау күнекмәләрен ныгытырга мөмкинлек бирә. -
Нәүрүз бәйрәме – ул игелек, дуслык бәйрәме. 19.03.2026

Нәүрүз – язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме ул. Нәүрүз бәйрәме – ул игелек, дуслык бәйрәме. Бу гүзәл, язгы бәйрәм көнендә кешеләр бер-берсенә кунакка йөриләр, бер-берсенә булган үпкәләрен оныталар, җырлыйлар , бииләр, рәхәтләнеп күңел ачалар. Бу бәйрәмнең хуҗасы- Нәүрүзбикә. Нәүрүз бәйрәме атна-ун көн дәвам иткән.
Бу бәйрәм көннәрендә олылар, әби-бабайлар, өйдә матур киемнәрен киеп, махсус нәүрүз намазларын укыганнар. Гаиләгә, илгә, дәүләт башлыкларына исәнлек, тынычлык, бәхет, зур уңышлар теләп, озак-озак итеп дога кылганнар, хәерле Яңа ел килүен сораганнар.Бүген безнең бакчабызда Нәүрүз бәйрәме булып үтте. Нәүрүзбикә белән Кыш әби көч сынаштылар. Бәйрәм яз турындагы шигырьләр, матур җырлар, күмәк җырлы уеннар белән үрелеп барды. Яз кызы -Нәурүзбикәне матур җырлар җырлап каршы алдык. Ә Кыш әбине киләсе елга тагын килерсең дип озаттык. Бәйрәм ахырында балалар тәмле коймактан авыз иттеләр. Бәйрәм күңелле үтте.









