Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение "Сабинская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья"
Визитная карточка
| Адрес: | 422057, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Кзыл Меша, ул. Ленина, д. 35 |
| Телефон: | +7(843)-624-35-61 |
| E-Mail: | Gbou.SabyschoolsOvz@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГБОУ "Сабинская школа-интернат" |
| Руководитель: | Нуриева Диляра Бадертдиновна |
| Год основания учреждения: | 2014 |
| У нас учатся: | 75 учеников |
| У нас учат: | 25 педагогов |
Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение "Сабинская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья" - новости
Страницы: << 91 92 93 ( 94 ) 95 96 97 98 99 100 >>
-
Укытучылар киңәшмәсе. 28.12.2015

Бүгенге укытучылар киңәшмәсендә түбәндәге темаларга презентацияле чыгыш ясалды:
1."Сәламәтлекләре чикләнгән балаларның ата-аналары белән эшләү чаралары" темасына башлангыч сыйныф укытучысы Гөлфия Рахимҗановна чыгыш ясады.
2. "Сәламәтлекләре чикләнгән балалар белән уку һәм танып- белү эшчәнлеген үстерү методлары" темасына рус телчесе Резеда Вакифовна чыгыш ясады.
3. "Сәламәтлекләре чикләнгән балалар белән класстан тыш чаралар" темасына бисер җыю,шахмат-шашка кружогы җитәкчесе Найлә Мөхәммәтовна чыгыш ясады.
4. Икенче чиреккә нәтиҗә ясау уңаеннан һәр класс җитәкчесенең чыгышы.
5. Коллективны мәктәп тормышындагы яңалыклар һәм проблемалар белән уку-укыту һәм тәрбия эшләре җитәкчесе Халидә Миннуловна таныштырды.
-
Бездә бүген Яңа ел бәйрәме. 27.12.2015

Яңа ел бәйрәменә күп әкияти кунаклар килде. Балалар урман кунагы Убырлыны, йомшак куяннарны, хат ташучы Печкинны бик яраттылар,алар белән чыршы тирәли әйләнделәр,уйнадылар,җырладылар.Кыш бабай белән Кар кызына һәр класс укучылары үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр, күп күчтәнәчләр һәм бүләкләр алдылар.Яңа ел бәйрәме күңелле, истә калырлык булып үтте.
-
Волонтерлар белән күңелле очрашу. 26.12.2015

Бүген безнең мәктәпкә Казан шәһәреннән "Право на жизнь!" волонтерлар оешмасы вәкилләре килде. Алар мәктәпкә матди ярдәм йөзеннән,балаларның буш вакытларын куңелле һәм мавыктыргыч итеп уздыру өчен күп төрле дидактик уеннар, музыкаль центр, баллы күчтәнәчләр алып килделәр. Балалар белән кызыклы уеннар уйнадылар, сабын көбегеннән шоу күрсәттеләр,һәрбер балага аерым уенчыклар,шарлар өләштеләр. Безнең мәктәп коллективы "Право на жизнь!" оешмасындагы оештыручыларга һэм генераль директор Вадим Валерьевичка чиксез рәхмәтләрен җиткерә.
-
Без булдырабыз! 24.12.2015

Елдагыча гадәткә тугры калып быел да һәр класс укучысы стенгазета конкурсында актив катнаша.
-
Яңа елга бүләкләр. 22.12.2015

Яңа ел бәйрәме якынлашу уңаеннан, балалар дәрестән тыш чараларда укытучыларына,әти-әниләренә яңа ел бүләкләре әзерлиләр.
-
Контроль эшләр эшлибез. 18.12.2015

Мәктәбебездә урак өсте башланды.Икенче чирекне йомгаклау уңаеннан һәр класс контроль эшләр башкара. Укучыларыбызга уңышлар телибез.
-
Көнкүреш дәресләрендә. 17.12.2015

Социаль көнкүреш дәресләрендә укучылар чисталыкка пөхтәлеккә, ризык хәзерләү серләренә, җәмгыяттә үз-үзенне тоту кагыйдәләренә өйрәнәләр. Бүген алар бүлмә гөлләрен тәрбияләделәр.
-
Яна елга әзерләнәбез. 14.12.2015

Мәктәбебездә яңа ел бәйрәменә әзерләнү башланды. Һәр класс укучылары үз классларын үзенчәлекле итеп бизәргә тырышалар.
-
Акция "Помоги птицам зимой" 12.12.2015

Сегодня в нашей школе проводилась акция «Помоги птицам зимой!». После занятий учащиеся вместе с воспитателями сделали птицам кормушки и повесили их деревьям.
-
Туган көн. 11.12.2015

8 класс укучысы Машаның туган көнен барлык дуслары һәм классташлары белән билгеләп үттек. Үз чиратында Мария дусларын тәмле,зур торт белән сыйлады. Дуслары Мариягә истәлекле туган көн бүләге дә тапшырдылар.






