Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение "Сабинская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья"
Визитная карточка
| Адрес: | 422057, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Кзыл Меша, ул. Ленина, д. 35 |
| Телефон: | +7(843)-624-35-61 |
| E-Mail: | Gbou.SabyschoolsOvz@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГБОУ "Сабинская школа-интернат" |
| Руководитель: | Нуриева Диляра Бадертдиновна |
| Год основания учреждения: | 2014 |
| У нас учатся: | 75 учеников |
| У нас учат: | 25 педагогов |
Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение "Сабинская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья" - новости
Страницы: << 91 ( 92 ) 93 94 95 96 97 98 99 100 >>
-
" Россия чаңгы юллары -2016" 13.02.2016

" Россия чаңгы юллары- 2016» көне уңаеннан безнең мәктәптән 32 укучы һәм 27 хезмәткәр чаңгыда йөгерүдә катнашты. Иң җитезләргә урыннар да бирелде.Беренче урынга 6 класс укучысы Айнур, икенче урынга 8 класс укучысы Алисә ия булды. Җиңүчеләребезгә истәлекле бүләк һәм грамота бирелде.
-
Өйрәнәбез! 11.02.2016

Бүген көнкүреш хезмәте дәресендә 8 класс укучылары итле токмач пешерергә өйрәнделәр.
-
Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнәбез. 10.02.2016

Укучыларның юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен арттыру һәм үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү ниятеннән Саба районының ЮХИДИ хезмәткәре Закиров Динар Рамилевич белән очрашу булды. Динар Рамилевич юл йөрү кагыйдәләрен уен формасында аңлатты. Укучылар да ЮХИДИ хезмәткәренә "Без мәктәпкә барабыз" дип исемләнгән сценарий күрсәттеләр. Очрашу соңында Динар Рамилевич барлык укучыларга да блакнотлар,смайликлар һәм газеталар өләште.
-
Котлыйбыз! 09.02.2016

Юлия!
Котлы булсын туган көнең,
Күзләреңдә нурлар сүнмәсен.
Бүгенгедәй, шат елмайган йөзең,
Кайгы чаткылары күрмәсен.
-
Встреча с инспектором ПДН 04.02.2016

Сегодня в нашей школе состоялась встреча с инспектором по делам несовершеннолетних ОМВД России по Сабинскому району. Инспектор Сибагатов Айгиз Анасович информировал коллектив и учащихся с 71 Законом РТ от 2010 г.. Познакомил учащихся с основаниями для постановки на учет,рассказал об уголовной ответственности за кражу,разбой,угон.
-
Чаңгы ярышы. 03.02.2016

з февраль көнне ивалидлар арасында уздырылган районара чаңгы ярышында безнең мәктәптән дә укучылар катнашты. Егетләрдән Шелагин Алмаз, Абгарьян Артур,кызлардан Дорофеева Юлия,Нигматзянова Алсу чаңгыда чаптылар. Нигматзянова Алсу вакыт буенча икенче килеп кызлар арасындагы ярышта икенчче урынга лаек булды. Җиңүче кызыбызга алга таба да уңышлар телибез!
-
Дин әһеле белән очрашу. 03.02.2016

Укучылар бүген түземсезлек белән Дамир абыйларының килгәнен көттеләр. Алар бу очрашуга догалар ятлап әзерләнеп тордылар. Дин әһеле укучыларны кыскача гына коръән эчтәлеге белән таныштырды, вәгазь укыды. Яхшыны яманнан аерырга, мәрхәмәтле, тәүфыйклы булырга өндәде.
-
"Русское лото" 02.02.2016

Ял сәгатендә егетләр төркеме "Русское лото" уены уйнадылар. Уен бик кызган төстә барды. Җиңүчеләр дә билгеләнелде. 1 урында 6 класс укучысы Алмаз, 2 урынны 6 класс укучылары Дәниф белән Айнур бүлештеләр.
-
"Әкияттә кунакта" 29.01.2016

Башлангыч сыйныф укытучылары укучылар белән берлектә "Әкияттә кунакта" кичәсе оештырдылар. Кичә "Шалкан" әкиятен сәхнәләштерү белән башланып китте. "Булсаң зирәк-әйт тизрәк!" викторинасында укучылар бик актив катнаштылар. Әкиятләрне яратып укулары аларның дөрес җавап бирүләреннән күренеп торды. Кичә соңында укучылар "Бикбатыр һәм Биккуркак" әкиятен карадылар.
-
"Могҗизалар кыры"уены. 26.01.2016

3класс һәм 4 класс укучылары "Могҗизалар кыры" уенында яратып катнаштылар,уенда җиңүчеләр бүләк тә алдылар.Уен яшелчәләр темасына багышланган иде. Супер уенда дөрес җавап биреп 4 класстан Рөстәм җиңүгә иреште.






