Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение "Сабинская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья"
Визитная карточка
| Адрес: | 422057, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Кзыл Меша, ул. Ленина, д. 35 |
| Телефон: | +7(843)-624-35-61 |
| E-Mail: | Gbou.SabyschoolsOvz@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГБОУ "Сабинская школа-интернат" |
| Руководитель: | Нуриева Диляра Бадертдиновна |
| Год основания учреждения: | 2014 |
| У нас учатся: | 75 учеников |
| У нас учат: | 25 педагогов |
Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение "Сабинская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья" - новости
Страницы: << ( 91 ) 92 93 94 95 96 97 98 99 100 >>
-
Туган көн 24.02.2016

Бүген 4 класс укучысы Рөстәмне үзенә генә хас бәйрәме, туган көне белән классташлары һәм дуслары котлады. Һәрберсе үзләренең изге теләкләрен җиткерде.
-
Синең каршыңда башым иям! 20.02.2016

Җырлый белми бөркетләр,
Сугыша белми былбыл,
Җырдан сызланмый бөркетләр,
Сугышта үлми былбыл.
Муса кайсы шул кошларның
Җанына сыйган Җир,Күк...
Сугыша белгән былбыл ул.
Һәм җырлый белгән бөркет.
Тәрбиячеләр "Синең каршыңда башым иям" исеме астында герой-шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган тәрбия сәгате уздырдылар.
-
Ир-егетләребезгә бүләккә... 19.02.2016

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан укучы кызларыбыз ир-егетләребезгә бүләккә открыткалар ясадылар.
-
Сугыш ветераны белән очрашу. 18.02.2016

Бүген мәктәп укучылары Көек авылында яшәүче сугыш ветераны Гәйфиев Шаһи бабай белән очрашты. Шаһи бабай укучыларга үзе узган сугыш еллары хатирәләре турында сөйләде.Укучыларның сорауларына җавап бирде. Бу очрашу барыбыз күңелендә тирән эз калдырды. Очрашу соңында укучылар "Казан- сугыш елларында" документаль фильмын карадылар.
-
Троеборье. 17.02.2016

Патриотик атналык кысаларында үткәрелгән троеборье (тартылу,идәннән этелү,скакалка сикерү) ярышында катнашучы укучы егетләр арасында беренче урынны Абгарьян Артур,икенче урынны Исламов Айнур,өченче урынны Афанасьев Риналь алды.
-
Сез хөрмәткә лаек! 17.02.2016

Волонтерлык хәрәкәтен дәвам итеп ,сугыш һәм тыл ветераннарына ихтирам йөзеннән, бүген мәктәп укучылары тәрбияче апалары белән Кызыл Мишә авылында яшәүче Тәслимә әбигә утын ташырга бардылар.
-
Рәсемнәр күргәзмәсе. 17.02.2016

Патриотик атналыкны дәвам итеп "Бөек Ватан сугышы балалар күзлегеннән" исеме астында рәсем күргәзмәсе оештырылды.
-
"Ел хатын кызы- 2016" конкурсы җиңүчебез. 16.02.2016

Кичә Биектау районында Республика күләмендә уздырылган "Ел хатын кызы-2016" конкурсында мәктәбебезнең хезмәт дәресе укытучысы Әхмәтова Рәсимә Галихановна беренчелекне яулады. Мәктәп коллективы Рәсимә Галихановнаны зур уңышы белән чын күңелдән котлый. Алдагы хезмәтендә яңа үрләр тели.
-
Пионербол ярышы. 16.02.2016

Укучы егетләр һәм кызлар арасында пионербол ярышы уздырылды. 2:0 белән укучы егетләребез җиңү яулады.
-
Герой-шагыйрьне искә алу кичәсе. 15.02.2016

Мәктәп күләмендә патриотик шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулу уңаеннан "Каләмне корал итеп" дип аталган әдәби кичә уздырылды.Шагыйрьнең иҗат тормышы, гайләсе,язмышы турында презентация күрсәтелде, шигырьләр сөйләнелде.






