Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Изминская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422052, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Измя, ул. Школьная, д. 5 |
| Телефон: | +7(843)-624-91-75;+7(843)-624-91-95 |
| E-Mail: | Izma.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Изминская СОШ" |
| Руководитель: | Гибадуллин Зульфат Фоатович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 248 |
| У нас учат: | 30 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Изминская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 141 142 143 ( 144 ) 145 146 147
-
"Самый Большой Урок в Мире" 24.10.2015

2-11нче сыйныфларда бүген "Дөньяда иң зур дәрес" үткәрелде. Дәрес вакытында укучылар Даун синдромы, аутизм, ДЦП диагнозы булган балалар тарихы белән таныштылар, видеосюжетлар карадылар.
-
Бердәм дәрес "Интернет челтәрендә куркынычсызлык" 23.10.2015

Информатика укытучысы Галиева Г.М. бүген 5-7 сыйныф укучылары белән "Интернет челтәрендә куркынычсызлык" дигән темага бердәм дәрес үткәрде.Гөлназ Муллагалиевна үзенең дәресендә интернет челтәрендә куркыныч хәлләр корбаны булмас өчен үзеңне, иптәшләреңне, компьютерыңны ничек сакларга кирәклеген аңлатты, һәр укучыга кагыйдәләр җыелмасы өләште.
-
"Хәзинәләр утравы" 22.10.2015

Бүген 5нче сыйныф укучылары Галиуллин Данияр һәм Сафиуллина Иделия китапханәче Набиева А.Р. белән сәләтле балалар мәктәбендә оештырылган "Хәзинәләр утравы" дигән уенда катнашып , мактау грамоталары алып кайттылар.
-
Көзге бал
20.10.2015
8-11нче сыйныфлар катнашында бүген мәктәптә "Көзге бал" үткәрелде. Һәр сыйныф әлеге кичәгә концерт номерлары, уеннар әзерләде. Кичә ахырында "Иң иҗади", "Иң тырыш", "Иң мөстәкыйль", "Иң актив" сыйныфлар билгеләнеп, грамота һәм бүләкләр тапшырылды.
-
Уңыш бәйрәме 16.10.2015

Башлангыч сыйныфлар арасында педагог-оештыручы Зиганшина Н.С. көз, көзге уңыш, муллык темасы буенча "Зур уен" дип исемләнгән чара үткәрде. Укучылар алты станциядә көч сынаштылар һәм сыйныфлар арасында җиңүчеләр билгеләнде.Укучылар әлеге уенда бик теләп катнаштылар.
-
Бәхет иле-балачак 15.10.2015

Бүген Тимершык авылы мәдәният йортында үткәрелгән "Бәхет иле-балачак" район конкурсында 4 сыйныф укучысы Мансурова Ания, 5 сыйныф укучылары Әмирҗанова Зәринә, Йосыфҗанов Рәмзил, Хадиева Зилия, 6 сыйныф укучысы Әхмәтшина Зөлфия, 7 сыйныф укучысы Нәгыймов Әмир катнашып, бик матур чыгыш ясап кайттылар.
-
Дару үләннәре җыю акциясе 14.10.2015

Дару үләннәре җыю буенча районыбыз республика күләмендә 2нче урынга лаек булган. Әлеге акциядә безнең укучыларыбыз да бик актив катнашты. Дару үләннәре җыюда катнашкан һәр укучыга, аларның әти-әниләренә зур рәхмәтебезне белдерәбез.
-
Мини-футбол 11.10.2015

Килдебәк урта мәктәбендә оештырылган мини-футбол ярышында катнашып, мәктәбебез укучылары 3нче урын алып кайттылар (җитәкчесе А.Г.Галиев). Укучыларыбызга алга таба да зур уңышлар телибез.
-
Шашка ярышы
10.10.2015
Мәктәбебез укучылары бүген Саба гимназиясендә шашка ярышларында булып кайттылар.
-
Ярминкә - 2015 10.10.2015

Мәктәбебез Казан шәһәренең агропромышленность паркында оештырылган ярминкәдә катнашты.







