Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Изминская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422052, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Измя, ул. Школьная, д. 5 |
| Телефон: | +7(843)-624-91-75;+7(843)-624-91-95 |
| E-Mail: | Izma.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Изминская СОШ" |
| Руководитель: | Гибадуллин Зульфат Фоатович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 248 |
| У нас учат: | 30 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Изминская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 141 ( 142 ) 143 144 145 146 147
-
Сбор 10.12.2015

2 А сыйныфы укучылары белән педагог - оештыручы "Кил, Яңа ел!" темасына сбор үткәрде. Сборда укучылар Яңа елны кайсы илдә ничек каршылаулары белән таныштылар. Сыйныф бүлмәсен бизәү өчен кар бөртеге ясадылар, "Кыш бабай" җырын өйрәнделәр. -
Ватан геройлары көне 09.12.2015

Бүген Ватан геройлары көне уңаеннан педагог - оештыручы Зиганшина Нәфисә Султанахметовна 4 сыйныф укучылары белән сбор үткәрде. Укучылар видеоролик аша кемнәргә герой исеме бирелүен белеп киттеләр. Районыбызның Советлар Союзы геройлары белән таныштылар. Сбор Ватаныбыз азатлыгы өчен көрәшүчеләр истәлегенә салынган обелискка чәчәкләр кую белән тәмамланды. -
Хәйрия акциясе 08.12.2015

Инвалидлар декадасы уңаеннан мәктәбебез укучылары, укытучылары һәм барлык хезмәткәрләре елдагыча традиция буенча хәйрия акциясендә катнашып, Югары Утар инвалид балалар йортына алып бару өчен җылы оекбаш, башмак, бияләйләр, мунчалалар, концтоварлар һәм күп кенә күчтәнәчләрне бердәм булып җыеп алып барып тапшырдык. Әлеге изге эшебез белән анда тәрбияләнүчеләрне шатландыру үзебезнең күңелләребезгә дә җылылык өстәде. Бу игелекле эшне алга таба да дәвамлы булыр дип ышанабыз. Акциядә катнашучыларның барысына да рәхмәтебезне җиткереп, киләчәктә дә мәрхәмәтле, изге күңелле булып калуларын телибез.
-
Күңелле стартлар 07.12.2015

Бүген мәктәбебездә 5 - 6нчы сыйныфлар арасында "Күңелле стартлар" уенының зона ярышлары үтте.
-
Мәрхәмәт 04.12.2015

Инвалидлар ункөнлеге уңаеннан мәктәбебез укучылары "Мәрхәмәт" исеме астында стена газетасы чыгардылар.
-
Шашка ярышы 03.12.2015

Инвалидлар декадасы уңаеннан оештырылган шашка ярышында мәктәбебезнең 2а сыйныфы укучысы Зиятдинов Ислам катнашып, уңышлы чыгыш ясап кайтты.
-
Кояш гомере телим мин, әнием сиңа! 30.11.2015

Россиядә ноябрь аеның соңгы якшәмбесе ел саен Әниләр көне булып билгеләп үтелә. Шул уңайдан мәктәбебездә традиция буенча 6нчы сыйныф укучылары "Кояш гомере телим мин, әнием сиңа!" дип аталган бәйрәм кичәсе үткәрде. Әлеге бәйрәм укучылар чыгышы һәм әниләр арасында бәйге-ярышлар белән үрелеп барды. Укучыларыбыз бәйрәмгә бик тырышып әзерләнгән: үз куллары белән бүләкләр ясаганнар, матур җыр-биюләр өйрәнгәннәр. Бәйрәмгә килгән әниләр соңыннан укучыларга һәм сыйныф җитәкчеләре Алинә Раилевнага зур рәхмәтләрен җиткереп, матур теләкләрен юлладылар.
-
Акция "Әнием елмаюы" 28.11.2015

Мәктәбебездә "Әнием елмаюы" дигән бик матур акция уздырылды. Әлеге акцияне мәктәп балалар Думасы членнары оештырды. Алар укучылар алып килгән фотолардан бик матур стенгазета чыгардылар.
-
Әниемә кояш бүләк итәм 27.11.2015

Башлангыч сыйныф укучылары арасында якынлашып килүче Әниләр көне уңаеннан "Әниемә кояш бүләк итәм" исеме астында рәсем конкурсы үткәрелде. Иң яхшы рәсемнәр сайланып, җиңүче укучылар билгеләнде һәм грамоталар тапшырылды.
-
Театр конкурсы 26.11.2015

Мәктәбебезнең 4нче сыйныф укучылары Шәүкәт Биктимеров исемендәге театр конкурсына Ф.Яруллинның "Хәзинә" исемле спектаклен әзерләделәр һәм аны башлангыч сыйныф укучыларына күрсәттеләр. Спектакль укучыларга бик ошады.







