Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Изминская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422052, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Измя, ул. Школьная, д. 5 |
| Телефон: | +7(843)-624-91-75;+7(843)-624-91-95 |
| E-Mail: | Izma.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Изминская СОШ" |
| Руководитель: | Гибадуллин Зульфат Фоатович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 248 |
| У нас учат: | 30 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Изминская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 121 122 ( 123 ) 124 125 126 127 128 129 130 >>
-
Акция "День безопасности" 10.11.2016

Мәктәп балалар Думасының мәгълүмат комитеты хокук бозуларны кисәтү максатыннан акция үткәрде. Акция барышында өлкән сыйныф укучылары белән әңгәмә үткәрелде һәм кагыйдәләр җыелмасы өләшенде.
-
"Ел укытучысы" конкурсы 10.11.2016

Бүген башлангыч сыйныфлар укытучысы Набиева З.Т. "Ел укытучысы" конкурсының "Сыйныф җитәкчесе" номинациясендә катнашып, Тимершык урта мәктәбендә 2нче сыйныф укучылары белән "Дуслык бит ул - тормыш үзәге" дип исемләнгән сыйныф сәгате үткәрде.
-
09.11.2016

Бүген мәктәбебездә 1-11нче сыйныф укучылары ГТО нормативларын тапшырдылар. Укучыларыбыз әлеге эшне уңышлы башкардылар. Шулай ук мәктәбебездә психологик десант булды. Психолог Кошкина И.М. 9,11 нче сыйныф укучылары өчен “ЕГЭ, ОГЭ га психологик әзерлек” темасына тренинглар үткәрде. Ә логопед Шарипова Э.И. сөйләмендә кимчелекләр булган укучылар белән эшләде.
-
Информатика укытучылары семинары 02.11.2016

Эзмә урта мәктәбе информатика фәненнән имтиханнарга әзерлек буенча ресурс үзәк булып тора. Бүген район укытучылары өчен әлеге үзәктә семинар үткәрелде. Семинар барышында укытучылар бердәм дәүләт имтиханында бирелгән мәсьәләләрне чишү алымнарын өйрәнделәр, белемнәрен ныгыттылар.
-
"Нарат" боз сараенда 31.10.2016

Ура! Каникуллар! Бүген каникулның беренче көнендә 5нче сыйныф укучылары "Нарат" боз сараенда тимераякта шуып кайттылар.
-
Күңелле экскурсия 30.10.2016

Бүген 3а сыйныф укучылары әти-әниләр белән берлектә башкалабыз Казан шәһәрендә экскурсиядә булдылар. Сәяхәтебез Салих Сәйдәшев музее белән танышудан башланды. Әлеге музейда укучыларыбыз бөек композиторыбыз турында бик күп мәгълүматлар алдылар. Ә балаларга иң күңелле өлеше цирк булгандыр, мөгаен. 3а сыйныф укучылары өчен көзге каникулның беренче көне әнә шулай мавыктыргыч булып башланып китте.
-
Куркынычсыз интернет 29.10.2016

27 – 29нчы октябрь көннәрендә мәктәп күләмендә «Куркынычсыз интернет» темасы буенча дәресләр үткәрелде. Әлеге дәресләрдә укучыларга, әти-әниләргә интернет челтәрендә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре тагын бер кабат аңлатылды. Бу дәрестә Эзмә авыл җирлеге башлыгы Гайфиев Р.Ш. та катнашты.
-
Дару үләннәре җыю. 29.10.2016

Мәктәбебездә дару үләннәре ( кызыл һәм кара миләш, балан, гөлҗимеш, алма) җыю оештырылды. Аларны үлчәп, тапшыру өчен әзерләп куйдык.
-
РДШ туган көн 29.10.2016

РДШ туган көн уңаеннан бүген 10нчы сыйныф укучылары флешмоб оештырдылар.
-
Ата-аналар җыелышы 28.10.2016

Бүген мәктәбебездә 1нче чирек нәтиҗәләре буенча ата-аналар җыелышы үткәрелде. Җыелышта информатика укытучысы Галиева Г.М. әти-әниләрне интернет челтәрендә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән дә таныштырды.







