Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Г.Закирова, д.54 |
| Телефон: | +7(843)-622-45-85;+7(987)-238-53-82 |
| E-Mail: | Dsad4Cy.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №4 "Кынгырау" |
| Руководитель: | Халитова Флюзия Рафаиловна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 119 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 201 202 203 204 205 206 ( 207 ) 208 209 210 >>
-
"Муса Җәлил-халык улы" 13.02.2015

15 февраль-татар халкының бөек улы, герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне. Җәлил батырлыгы һәм иҗаты тарихка үлемсез җырлары белән теркәлгән. Февраль аенда бакчабызда Җәлилгэ һәм җәлилчеләрнең якты истәлегенә багышланган чаралар оештырыла, бүген шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган КВН уены уткәрелде. Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәре көч сынаштылар. Җәлилнең шигырьләрен театральләштерделәр, сорауларга җавап бирделәр, уеннар уйнадылар.
Һәйкәл булып басып тора
Мәйдәнда Муса Җәлил.
Татарның батырлыгына
Менә кайда ул дәлил!
-
"Лыжня-2015" 09.02.2015

Якшәмбе көнне бөтен Россия буйлап үткәрелгән "Лыжня - 2015" ярышларында "Кыңгырау" балалар бакчасыннан зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары катнашты. Балалар 3 төркемгә бүленеп ч аптылар. Һәр катнашучы балага истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Бу ярышта катнашкан һәр гаиләгә, балаларга зур рәхмәтебезне җиткерәбез, алга таба да уңышлар телибез!
-
Моя Россия-моя страна 06.02.2015

Всю неделю в детском саду велась работа по теме "Россия-великое государство. Москва-столица России". Итоговым мероприятием стал музыкально-литературный вечер "Россия-мы дети твои", подготовленный музыкальным руководителем Галимуллиной А.Р., Воспитателем по обучению русскому языку Валимухаметовой Л.Р. с детьми подготовительной к школе группы. Вечер начался с прослушивания гимна России, дети рассказывали стихи, пели песни на русском языке, исполняли русские народные танцы. Мероприятие закончилось просмотром презентации о России и песней "Моя Россия".
Моя Россия, моя страна!
Ты так красива во все времена.
Моя Россия, мои друзья.
Так дай нам силы,
Мы вместе одна семья!
-
30.01.2015

Ял итү урыннары проектын тәмамлап бүген бакчабыз балалары үзләре ясаган рәсемнәрдән күргәзмә ясадылар, иң ошаганнарын билгеләделәр. Ял итү урыннары, анда үзләрен тоту кагыйдәләре турында теманы йомгаклап, видеофильм, мультфильм караганнан соң әңгәмә үткәрдек.
-
Яңа ел бүләкләре килү дәвам итә. 30.01.2015

Бакчабыз балаларын һәм тәрбиячеләрен яңа ел бүләкләре хаман да сөендереп тора. Бөтенроссия “Яңа ел уенчыклары”конкурында катнашып, мәктәпкә әзерлек төркеменнән Нуруллин Самир, Ганиева Лилиана, уртанчылар төркеменнән Альмухаметов Алим, тәрбиячеләр Хазиева Алсу Габделхамитона, Ганиева Фәния Фаттаховна, Мавлявиева Ләйсән Альфакаровналар үз куллары белән ясаган уенчыклары өчен конкурсның лауреат дипломнары белән бүләкләнделәр. Аларга алга таба да уңышлар телибез.
-
29.01.2015

Бүген бакчабызда “ Балаларда ана телендә hәм икенче дәүләт теле буларак рус телендә аралашуга үстерелешле телләр тирәлеге тудыру, УМК ны нәтиҗәле файдалану аша кызыксыну тәрбияләүне дәвам итү”темасына чираттагы педагогик киңәшмә үткәрелде.
“ Татар балаларын рус теленә өйрәтүдә килеп туган кыенлыкларны төркемнәрдә чишү юллары” темасына рус теле тәрбиячесе Валимухаметова Л.Р., “Мәктәпкәчә яшьтәге татар телле балаларны рус теленә өйрәтүдә яңа алымнар куллану” темасына Мухаметшина С.С., “Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендәге татар балаларына туган телен өйрәтүдә инновацион алымнар куллану”темасына Ханова Г.Р. чыгышлары тыңланды. Тәрбиячеләр бу темалар буенча фикер алыштылар.
Өлкән тәрбияче Халитова Ф.Р. уртанчылар төркемендә узган тематик тикшерү һәм әти- әниләр белән үткәрелгән анкеталар нәтиҗәсе справкалары белән таныштырды.
Педагогик киңәшмәдә Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан төзелгән план белән Флюзия Рафаиловна таныштырды һәм план бертавыштан кабул ителде. Шулай ук алда торган бурычлар, эшләнәсе эшләр буенча мөдир Мубаракшина Алсу Маратовна үз тәкъдимнәрен әйтте.
-
Район мәдәният йортына экскурсия. 29.01.2015

“Ял итү урыннары,Үз- үзеңне тоту кагыйдәләре” атналык проектында балаларга ял итү, күңел ачу урыннары турында мәгълүматлар видеосюжетлар карау, төрле презентацияләр, әңгәмәләр һ.б. алымнар аша тормышка ашырылды. Бүген мәктәпкә әзерлек төркеме балалары тәрбиячеләре Алсу Габделхамитовна һәм Әлфия Мубаракшовна белән Шәүкәт Биктимиров исемендәге район мәдәният йортына экскурсиягә керделәр.Алар анда район мәдәният йорты хезмәткәрләре белән очраштылар, барлык бүлмәләр белән танышып чыктылар.
-
26.01.2015

Хезмзт турындагы тема буенча балалар һәм әти- әниләр бергәләп әңгәмәләр оештырдылар. Уртанчылар төркеме әти- әниләре "Минем яраткан һөнәрем" темасына күргәзмә оештырдылар, балалар үз әти- әниләренең һөнәрләре турында шигырьләр өйрәнделәр.
-
Юбилеегыз белән котлыйбыз!!! 26.01.2015

Бүген бакчабыз тәрбиячесе Ханипова Людмила Амировнаның зур юбилее- 55 яше тулды. Аны бакчабыз коллективы, мәгариф бүлеге профсоюз рәисе Шамсевалиева А.М. зур юбилее белән тәбрикләде һәм мәгариф бүлеге мактау грамотасы белән бүләкләде.
Людмила Амировна! Сезне юбилеегыз белән тәбрик итәбез. Бәйрәмегез матур көннәр, изге хәбәрләр, шатлыклы яңалыклар гына алып килсен. Бүгенге шат, сәламәт, бәхетле елмаюыгыз сезне беркайчан да ташламасын. Һәрчак шулай саф күңелле сердәшче, тугры ярдәмче, үз һөнәрен яхшы белгән хезмәт өлгесе булып озын- озак еллар яшәвегезне телибез. Сәламәтлек, җан-тән тынычлыгы һәм бәхетләр сезгә ихлас күңелдән. Ярты гасыр күп тә сыман, юк та сыман. Синең гомердә тормышыңның әллә нинди вакытлары булды. Сынмадың, сыгылмадың, югалмадың. Менә дигән ана булдың.Кешене бәхет тудырмый, бәхетне кеше үзе ясый. Син үз бәхетеңне үзең тудырып, иреңә, балаларыңа, туганнарыңа өлеш чыгардың. Киләчәктә дә ул хәзинәңнең чишмәсе саекмасын, балаларың тату тормыш итсеннәр. Өегез нурга чумсын.
Кабул ит син безнең ихлас теләкләрне,
Сәламәт бул, рухың һәрчак көчле булсын,
Шатландырып, җилкендереп йөрәкләрне
Күңелеңдә бәхет хисе ташып торсын!
Чын күңелдән Сезне тәбриклибез,
Котлы булсын туган көнегез.
Куанычтан –куанычка атлап кына
Сәламәт булып гомер итегез!
-
Бар һөнәр дә яхшы. 23.01.2015

Бүген бакчабызда төрле һөнәрләр белән таныштыру, алар белән кызыксыну уяту; төрле һөнәрләрне чагыштыру, файдалы якларын ачыклау, хезмәт тәрбиясе бирү максатыннан атналык проектның тәмамлау чарасы- “Барлык һөнәрләр дә яхшы, барлык һөнәрләр кирәк” темасына ярыш, табышмак- кичә үткәрелде. Балалар төрле һәнәр ияләре булып уйнадылар, табышмакларга җавап бирделәр.












