Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Г.Закирова, д.54 |
| Телефон: | +7(843)-622-45-85;+7(987)-238-53-82 |
| E-Mail: | Dsad4Cy.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №4 "Кынгырау" |
| Руководитель: | Халитова Флюзия Рафаиловна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 119 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 201 ( 202 ) 203 204 205 206 207 208 209 210 >>
-
Бүген бездә- Сабантуй! 11.06.2015

-
Сабантуй батырлары 11.06.2015

-
Бәйге нәтиҗәләре 11.06.2015

-
02.06.2015

"Пряничная Девочка". Так называется спектакль на английском языке, с которым наши дети выступили на Районном конкурсе инсценирования сказки среди воспитанников дошкольных образовательных учреждений, посвященному Международному Дню Защиты Детей.
-
Кичәбез кунаклары. 01.06.2015

Бакча белән саубуллашу бәйрәм иртәсенә кунаклар –теннис буенча тренер Фарход Усманович һәм хоккей буенча тренер Петр Петровичлар килде. Алар балаларга, әти- әниләргә, коллективка рәхмәтләрен җиткерделәр. Балаларга яхшы укырга, спорт белән шөгыльләнүне дәвам итәргә, сау- сәламәт, тәртипле булыгыз дигән теләкләрен җиткерделәр.
-
1 июнь- балаларны халыкара яклау көне белән! 01.06.2015

Безнең яраткан, нәни дусларыбыз!
Сезне чын күңелебездән Балаларны яклау көне белән котлыйбыз!!!
Бүген, 1 июнь көнне балалар өчен бай эчтәлекле бәйрәм оештырылды. Уен-эстафеталарда, төрле ярышларда, музыкаль программада балалар бик актив катнашты. Бәйрәм азагындаматур теләкләр теләп һава шарлары очырылды.Балалар асфальтта рәсемнәр ясадылар.
-
Сау бул, бакча!!! 01.06.2015

Бакчабызда зур тантана- мәктәпкә әзерлек төркеме балаларының “Сау бул, бакча!” кичәсе үткәрдек. Шатлыклы да, моңсу да бәйрәм иртәсе булып ул балаларның, әти- әниләрнең, коллективның исендә калыр. Бәйрәм иртәсе бик матур шигырьләр, җыр, бию, сюрпризлар белән үрелеп барды. Балалар үзләренең балалар бакчасын тәмамлау турындагы таныклыкларын эзләп төрле маҗараларга юлыктылар. Аларга эзтабар, Снежная Королева белән очрашулар, үткәннәргә сәяхәт, төрле биремнәр эшләргә туры килде. Таныклыкларны уңышлы гына тапканнан соң һәр балага балалар бакчасы мөдире Алсу Маратовна кулларын кысып тапшырды.
Озату көне килеп җитте
Дулкынлана күңелләр.
Алда көтә зур сынаулар,
Ачылмаган белемнәр.
Безнең хәтердә калырсыз
Хәрберегез аерым.
Безнең өчен дан булса иде
Сез атлаган хәр адым.
-
Өстәл теннисы буенча йомгаклау чарасы. 28.05.2015

Бүген мәктәпкә әзерлек төркеме балаларына өстәл теннисы буенча йомгаклау мониторингы үткәрелде. Тренер Фархуд Усманович түбәндәге балаларга югары баллар куйды: Алтынбаев Рамазан, Нуруллин Самир, Гатауллин Ильдан, Валиева Зилә, Каримуллин Илдарлар. Калган балалар уртача нәтиҗәләргә ирештеләр. Бу көннәрдә тренер алар белән стадионда да төрле спорт уеннары оештыра. Киләчәктә дә балалар бу спорт төре белән ныклап шөгыльләнсеннәр, уңышларга ирешсеннәр дигән теләктә калабыз.
-
“XXI гасыр педагогы” Бөтенроссия конкурсы буенча 2 урын һәм лауреатлар. 28.05.2015

Бакчабызның музыка җитәкчесе Галимуллина Алсу Ринатовна һәм рус теле тәрбиячесе Валимухаметова Ләйлә Рафаэловна “Фея мира знаний-2” Бөтенроссия конкурсында катнаштылар. Алсу Ринатовна “21 гасыр педагогы вазыйфалары” эше белән катнашып, “XXI гасыр педагогы” номинациясендә 2 урын яулады. Ләйлә Рафаэловна “21 гасыр педагогы вазыйфалары” эше белән катнашып, “XXI гасыр педагогы” номинациясендә лауреат булды. Аларны бу уңышлары белән котлыйбыз, алга таба да иҗади уңышлар телибез.
-
Без 3 урынны яуладык! 25.05.2015













