Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Г.Закирова, д.54 |
| Телефон: | +7(843)-622-45-85;+7(987)-238-53-82 |
| E-Mail: | Dsad4Cy.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №4 "Кынгырау" |
| Руководитель: | Халитова Флюзия Рафаиловна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 119 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 201 202 203 204 205 ( 206 ) 207 208 209 210 >>
-
Китап-киңәшчең синең 20.03.2015

“Китап киңәшчең синең” атналыгы дәвам итә. Балалар бакчасының зурлар төркеме балалары китапханәгә сәяхәткә бардылар. Район балалар китапханәсендә алар өчен библиографик дәрес һәм әдәби сәгать үткәрелде.
Чара “Китап һәрвакыт минем белән” библиографик дәресе белән башланып китте. Китапханәче Гарипова А.М. балаларны китапханә һәм китап төрләре белән таныштырды. Китапларны ертмаска, пөхтә итеп карарга, укырга кирәклеген сөйләде. Балалар китаплар турында сөйләгәнне бик яратып тыңладылар, табышмакларга төгәл, дөрес җаваплар бирделәр. Әдәби сәгать балаларга “Без кайсы әкияттән?” танып – белү уены белән дәвам итте. Китапханәче Хафизова А.Ф. – әкият кызы образында әкият геройлары рәсемнәре ярдәмендә уен- викторина уздырды. Ә балалар һәр әкият героен тиз таныдылар, сорауларга дөрес җавап бирделәр. Чарага килгән һәр балага күчтәнәчләр тапшырылды.
-
Талантлар утравы -2015 16.03.2015
Саба мәдәният йортында район күләм яшь талантларны ачыклау, барлау максатыннан гаилә ансамбельләре катнашында "Талантлар утравы - 2015" фестиваль - конкурс ы булып үтте. Бу конкурста безнең "Кыңгырау" балалар бакчасы данын яклап мәктәпкә әзерлек төркеменнән Сөмбел Гиззатуллина әнисе белән, Бәхтияр Бурганов абыйсы белән, зурлар төркеменнән Азалия Нуруллина әнисе белән, Кәримә Валиахметова әнисе белән чыгыш ясадылар. Һәр гаилә конкурска иҗади якын килеп, яхшылап әзерләнделәр һәм өч гаиләнең 15 майда үтәчәк Гала-концертка үтүләре билгеле булды. Конкурста катнашкан әти-әниләргә, балаларга зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Алга таба да иҗади уңышлар телибез. -
Исәнме, Кояш! 15.03.2015

Кышның салкыннарыннан соң язны сагынып көтеп алабыз.Балалар белән без атна дәвамында яз билгеләре, язгы кояш турында сөйләштек. Яз − табигатьнең кышкы йокыдан уяну вакыты. Әле март башы гына. Төннәрен салкын булса да, көндезен инде кояш балкый. Туган җиребезгә яз килә, яз исе аңкый. Яз − матур, шатлыкларга бай, күңелле вакыт. Яз кояшы елмаеп карау белән, бөтен табигать кышкы йокысыннан уяна башлый. Кояш балкый, ул өй түбәләрендәге карларны эретә. Карлар эри башлагач, җылы яклардан кошлар да кайта башлар. Язгы җылы җил агачтагы яшь бөреләрне уятыр. Тиздән алар хуш исле яшел яфраклар ярырлар. Яз исе, кояш җылысы һәр гаиләгә үтеп керде. Безнең әти- әниләр балалар белән берлектә үзләренең хисләрен рәсемнәрдә чагылдырып матур рәсем күргәзмәсе оештырдылар. “Исәнме. Кояш” күргәзмәсендә катнашкан гаиләләргә зур рәхмәтебезне белдерәбез!
-
8 март белән! 06.03.2015

Кешелек дөньясына ямь бирүче елмаюыгыз белән күңелләрне иркәләүче, җылы карашларыгыз белән назлаучы, акыллы фикерегез белән ак юл күрсәтүче сөйкемле хатын-кызлар, кадерле әниләр!
Сезне бөтен җир йөзен бизәгән 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйбыз!
Һәрбер хатын-кыз иң ягымлы мактау сүзләренә, олы мәхәббәткә, ихтирамга һәм кайгыртуга лаек.
Бәхетле һәм сөекле булыгыз! Балалар һәм оныклар куанычын күреп яшәргә насыйп булсын. Тыныч тормыш, сәламәтлек, эшегездә уңышлар телибез! Икенче кечкенәләр һәм уртанчылар төркеме балалары әниләренә изге теләкләрен җиткерделәр. -
Бантиклар бәйрәме. 06.03.2015

Зурлар төркеме балалары бантиклар бәйрәме оештырды. Нәни кызлар барсы да чәчләренә бантиклар куеп залга керделәр. Зал да бантиклар белән матур итеп бизәлгән иде. Бәйрәм иртәсе матур җырлар, шигырьләр, дәртле биюләр, уеннар белән үрелеп барды.
Әни! Әни! Синнән башка тагын
Кем бар шундый бала бәгырьле!
Кояш җиргә берәү булган кебек,
Син дә безгә шулай кадерле.
Бәйрәм белән!
-
Бәйрәм белән, әниләр! 05.03.2015

Беренче кечкенәләр төркеме балалары бәйрәм иртәсен әтиләр белән берлектә "Күңелле стартлар" күңел ачу- спорт ярышлары оештырып үткәрделәр. Бер команда- әниләр, ә икенчесе- әтиләр үзара тапкырлыкта, җитезлектә көч сынаштылар. Ә балалар үзләренең концерт программасын тәкъдим итте. әниләрне әтиләр, балалар, бакча коллективы бәйрәм белән котлады.
-
Матур чәчәк ясадык. 05.03.2015

Икенче кечкенәләр төркеме балалары тәрбияче Ләйсән Альфакаровна белән матур чәчәкле открытка ясарга өйрәнделәр. Алар үз эшләреннән бик канәгать калдылар.
-
Бездә Аҗаган үтте 20.02.2015

Патриотик тәрбия бирү төшенчәсе киң мәгънәне аңлата, ягъни ул бала күңелендә Туган илнең табигатенә, туган йортына, туган авылына яки шәһәренә, халкының тарихына, аның мәдәниятенә мәхәббәт уятудан гыйбарәт. Безнең коллектив бу төшенчәләрне балалар күңеленә төрле эш формалары, уеннар аша сеңдерә. Менә бүген дә балаларның яраткан бәйрәме- “Аҗаган” үткәрелде. “Яшелләр” (мәктәпкә әзерлек төркеме) һәм “Сарылар” (зурлар төркеме ) беренче булып командирлар рапортны Альфия Мубаракшовнага бирделәр, ә аннан соң “Саперлар”, “Азимут билгеләү”, “Медицина ярдәме” һ.б. ярышларында катнаштылар. Ә иң соңгы этап – флагны эзләп табу булды. Балалар бик җитез, тапкыр булдылар, флагны да эзләп таптылар һәм дуслык җиңде.
-
Ватанны саклаучылар көне белән!!! 19.02.2015

19 февраль көнне мәктәпкә әзерлек һәм зурлар төркемнәре балалары әтиләрне Ватанны саклаучылар көне белән котлап бәйрәм кичәсе үткәрделәр.Балалар бик матур чыгышлар ясадылар. Бәйрәмнең икенче өлешендә әтиләр өчен “Әти белән көчле мин” бәйгесе уздырылды. Бәйрәмдә әтиләр балалары белән командаларга бүленеп көч сынаштылар. Әтиләр бик актив та, артист та, җитез дә булдылар. Аларга балалар үзләре ясаган бүләкне тапшырдылар. Ә ярышта катнашучыларга медальләр тапшырылды. Бәйрәм һәркемнең күңеленә хуш килде. Бәйрәм белән сезне әтиләр!!!
-
Бәйрәм белән, әтилә!!! 18.02.2015

Кадерле әтиләребез! Сезне барыгызны да якынлашып килүче Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз! Сезгә озын гомер, нык сәламәтлек, бәхеттә, шатлыкта яшәвегезне телибез.Илләребездә иминлек, тормышыбызда тынычлык булсын иде!
Җыелдык бөтенбез дә
Безнең матур залга,
Бабайларның, әтиләрнең,
Абыйларның, малайларның,
Зур бәйрәме булганга!
18 февраль көнне 2 кечкенәләр һәм уртанчылар төркемнәренең әтиләре арасында спорт ярышлары үткәрелде. Барлык катнашучы әтиләргә зур рәхмәтебезне белдерәбез!












