Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Закира Юсупова, д.4 |
| Телефон: | +7(843)-622-31-43 |
| E-Mail: | Dsadalliku2.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад № 2 "Эллуки" |
| Руководитель: | Нагимова Гульнур Муллахметовна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | воспитанники - 144 |
| У нас учат: | педагоги - 14 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 241 242 243 244 ( 245 ) 246 247 248 249 250 >>
-
Тәрбиячеләр өчен семинар-практикум. 28.10.2013

Балаларның сөйләм үсешендә булган кимчелекләр көнүзәгендә тора. Шунлыктан “Әллүки” балалар бакчасында тәрбиячеләр логопед эшчәнлеге белән даими кызыксынып торалар һәм үзләре дә тәҗрибә белән уртаклашканда актив катнашалар. Бергә эшләгәндә генә эш нәтиҗәле була.
-
Йорт хайваннары һәм кошлары 25.10.2013

Бакчабызда бу атнада эшчәнлек “Йорт хайваннары һәм кошлары” темасы астында үтте. Балаларда тереклек ияләренә карата мәрхәмәтлелек, кайгыртучанлык хисләре тәрбияләнде, аларны рәнҗетмәскә кирәклеге турында аңлатылды.Йорт хайваннары һәм кошлары турында балаларның белемнәре киңәйтелде, ныгытылды. Йомгаклау чарасында зу рлар төркеме балалары “Безнең ишегалдында” дигән күңел ачу күрсәттеләр. Тапкырларга табышмаклар әйтелде, йорт хайваннары һәм кошлары турында видеоролик күрсәтелде.Балалар җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр. Чара болгар халык әкияте “Бүре аларны нигә ашаган” дигән курчак театры белән тәмамланды.
-
Изге гамәл бәйрәме. 18.10.2013

15 октябрь көнне иң зур дини бәйрәмнәрнең берсе булган Корбан гаетен билгеләп үттек. Ураза бәйрәменнән соң 70 көн узгач билгеләп үтелүче Корбан гаете көнне Аллаһы ризалыгы өчен корбан чалына. Бу көнне барлык мөселман халкы бәйрәм итә.
-
Аухадиева Алинә чыгышы. 18.10.2013

Балалар да белгән догаларын матур итеп сөйләп күрсәттеләр.
Сабыйларыбыз инсафлы, итагәтьле, шәфкатьле булып үссеннәр! Ходай ил-көннәребезгә тынычлык-иминлек, бәрәкәт бирсен иде!
-
Гали Закиров бюсты 18.10.2013

Сабабызның беренче номерлы гимназиясенең ишек алдында урнаштырылган Советлар Союзы герое Гали Закиров бюсты янында балаларга аның тормышы, сугыштагы батырлыклары турында аңлатылды.
-
Йомгаклау эшчәнлеге 18.10.2013

Борын-борын заманнарда
Саба җире туган, ди.
Безнең әби-бабайлар
Шушы җирдә торган, ди.
Ул бабайларның кулыннан
Һәр эшләр дә килгән, ди
Эшен алып, дөнья буйлап
Сәүдә дә иткәннәр, ди.
Байлар Сабасының 2-нче номерлы “Әллүки” балалар бакчасында мәктәпкә әзерлек төркеме тарафыннан әзерләнгән “Минем авылым, минем илем” дигән атналыкның йомгаклау эшчәнлеге “Туган авыл буйлап сәяхәт” дигән күңел ачу чарасы шушы шигырь белән башланып китте. Балаларны Байлар Сабасының үткәне, хәзерге көне белән таныштыру слайдлар күрсәтү, шигырьләр сөйләү, Саба турында җырлар җырлау белән үрелеп барды. Әби-бабаларыбыз уйнап үскән “Чума үрдәк, чума каз”, “Кәрия-зәкәрия” дигән борынгы татар халык уеннарын балалар бик теләп уйнадылар.
Бу күңел ачу чарасы балалар күңеленә хуш килде. Чара Татарстан гимнын тыңлау белән тәмамланды.
Тәрбияче Шәрәфетдинова Фәймә Габделбәр кызы.
-
"Җырлы балачак" конкурсы 17.10.2013

8 – 15 октябрь көннәрендә, безнең районда , 5-17 яшькә кадәрле балалар арасында “Җырлы балачак” конкурсы башланды. Комиссия составы безнең балалар бакчасында булып китте. “Һаман бию кызык шул” дигән җырны балалар уен коралларында уйнап, җырлап-биеп күрсәттеләр:
Әйе шул, шулай шул,
Менә шулай кызык ул.
Такмак әйтеп кул чапканга
Һаман бию кызык шул.
Алдагы чыгышыбыз октябрь азагында-финалда булачак. Балаларга уңышлар теләп калабыз!
-
Экскурсиягә юл тоттык 16.10.2013

Без зурлар төркеме балалары белән "Туган якны өйрәнү музее" тарафыннан оештырылган Байлар Сабасының күренекле урыннары буенча экскурсиядә булдык. Чараның максаты: балаларга кече яшьтән патриотик тәрбия бирү, бистәбезнең тарихи, истәлекле урыннары, һәйкәлләре белән танышу. Бу атнада эшчәнлегебез дә "Минем авылым, минем илем" темасы буенча алып барылды.
-
З.Юсуповның мемориаль тактасы 16.10.2013

Авылыбыз хәбәрчесе, язучысы Закир Юсуповка яшәгән йорка куелган мемориаль такта янында булдык.
-
Икмәк – тормыш нигезе. 11.10.2013

Бүген, 11 октябрь көнне безнең “Әллүки” балалар бакчасында “Икмәк – тормыш нигезе” дигән тема астында атна буе өйрәнгәннәрне йомгаклау эшчәнлеге узды. Балалар атна буенча икмәкнең өстәлгә ничек килүе турында сөйләштеләр, мәкальләр, әйтемнәр, шигырьләр, җырлар өйрәнделәр. Балалар презентация аша икмәк турында видеоролик карадылар. Балаларда икмәккә карата сак караш, мәрхәмәтлелек, өлкәннәр хезмәтенә карата ихтирам хисе тәрбияләнде.









