Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Закира Юсупова, д.4 |
| Телефон: | +7(843)-622-31-43 |
| E-Mail: | Dsadalliku2.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад № 2 "Эллуки" |
| Руководитель: | Нагимова Гульнур Муллахметовна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | воспитанники - 144 |
| У нас учат: | педагоги - 14 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 241 242 243 ( 244 ) 245 246 247 248 249 250 >>
-
"Минем гаилә" газеталар күргәзмәсе 22.11.2013

Атнаның йомгаклау чарасы итеп “Безнең гаилә” темасына әти-әниләрнең газеталар күргәзмәсе оештырылды. Зурлар төркеменнән Венера һәм Айдар Сәитовларга, Луиза һәм Ленар Гумеровларга, Гөләрия һәм Илгиз Хәйриевларга, мәктәпкә хәзерлек төркеменнән Лениза һәм Рушан Давлетовларга актив катнашканнары өчен зур рәхмәтебезне җиткерәбез!
Аш кашыгы – агачтан,
Чәй кашыгы – көмештән.
Җиз самавыр кайнап тора
Суы изге инештән.
Әбием һәм әнием
Безгә бәлеш пешергән
Бәлеш уңган, күрәсең,
Өйгә тәмле ис тулган.
Әби, бабай, әти, әни,
Мин, нәни кыз, Сәйдә.
Менә нинди соклангыч
Безнең матур гаилә!
-
22.11.2013

Син яраткан иң матур сүз
Нинди сүз, әйт, бәбкәем,
Иң назлы сүз, иң якын сүз,
Ул матур сүз – Әнкәем!
Кая барма, шунда Әнкәй йөзе,
Кая барма, Әнкәй күңелдә.
Әни генә шулай синең өчен
Җанын биреп йөри гомергә.
-
22.11.2013

Туры юлга чыгу өчен
Юллар бар әйләнәсе.
Таныш булыгыз! Сезнең алда –
Дәүләтовлар гаиләсе.
-
22.11.2013

Иң кадерле кешебез син,
Сөекле әниебез.
Син булганга, без бәхетле,
Тыныч, рәхәт яшибез!
-
"Логопедия" илендә 19.11.2013

Җиләк-җимеш, яшелчәләр.Сүрәтләп сөйләү:бакчада түгәрррәк, кызыл,зуррр, тәмле, хуш исле, йомшак помидорррр үсә.
-
Музейга экскурсия 08.11.2013

8 ноябрь көнне Саба туган як өйрәнү музеенда “Һәйкәлләр балалар рәсемендә” дип исемләнгән чара үткәрелде. Чарада “Әллүки” балалар бакчасының олылар төркеме балалары (тәрбиячеләре Корбанова Н.) катнашты.Балалар туган як һәйкәлләре ясаган рәсемнәр буенча стенд эшләнде. Чара ахырында рәсемнәргә нәтиҗә ясалды. Җиңүчеләргә һәм катнашучыларга призлар бирелде.
-
"Җырлы балачак" конкурсының финал өлеше 08.11.2013

Саба муниципаль районы башкарма комитетының мәдәният бүлеге тарафыннан үткәрелгән “Җырлы балачак” конкурсы татар халкының гореф – гадәтләрен, традицияләрен саклау, сәләтле балаларны ачыклау, балаларның башкару осталыкларын үстерү максаты куеп зоналарда булып иң оста башкаручыларны билгеләделәр. Безнең “ Кояшкай” ансамбле (җитәкчеләре Лилия Валиева һәм Гүзәл Халиуллина) конкурсның финал өлешендә катнашып 1 урынны яулады.
-
Котлыйбыз!!! 08.11.2013

Җюри "Кояшкай" ансамбленә диплом һәм бүләкләр тапшырды. Без дә балаларга сәламәтлек, шатлыклар, ә педагогларыбызга тагы да зур уңышларга ирешүләрен теләп калабыз. Котлыйбыз!!!
-
“Әллүки”дә көзге каникул 07.11.2013

Балаларның актив ял итүләрен оештыру, бала организмына психологик һәм акыл йөкләнешен киметү йөзеннән безнең “Әллүки” балалар бакчасында көзге каникуллар билгеле бер план нигезендә үтә. Бүгенге көн “Без сәяхәт итәбез” темасы астында үтте. Балалар белән төрле экскурсияләр оештырылды: уртанчылар төркеме район үзәк китапханәсендә булдылар, зурлар төркеме балалары иҗат үзәгенә концерт карарга төштеләр, мәктәпкә хәзерлек төркеме “Икмәк” комбинатына барды.
Балалар икмәк пешерүче хезмәте белән якыннан таныштылар, бу һөнәр ияләренең хезмәтенә сокландылар.
Мин татлы, тәмле булам.
Табында балкып торам
Шуңа мине олылап,
“Ипекәй” дип атыйлар.
-
Кулинария цехында 07.11.2013










