муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
| Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
| E-Mail: | Shatlyk1.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
| Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
| Год основания учреждения: | 1932 |
| У нас учатся: | воспитанники - 112 |
| У нас учат: | педагоги - 11 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 ( 146 ) 147 148 149 150 >>
-
1 июнь - Балаларны яклау көне 01.06.2016

Чәчәктәй безнен балачак,
Киң безнең юлларыбыз.
Туган илнең иң бәхетле
Кызлары, уллары без.
Җәйнең беренче көне – балачак иленең иң матур бәйрәме. Шуңа да балалар бу көнне зур түземсезлек белән көтеп ала. Әлеге бәйрәм безгә, өлкәннәргә, һәр баланың яклауга, кайгыртуга мохтаҗ икәнен искәртеп тора. Чөнки үсеп килүче буын – ул безнең киләчәгебез, илебезнең киләчәге. Без алар хакына яшибез. Балаларыбызны мәрхәмәтле һәм кешелекле булырга өйрәтү – изге бурычыбыз.
1 июнь - Балаларны яклау көне уңаеннан икенче кечкенәләр, уртанчылар, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары музыка җитәкчеләре Аухадиева Нурания Әюповна, Валиева Диләрә Илдусовна, рус телен өйрәтүче тәрбияче Галиакбарова Альсина Фаиловна белән берлектә бик матур бәйрәм үткәрделәр. Бәйрәм җыр, бию, нәфис сүз, уеннар белән үрелеп барды.
-
Илдә тынычлык булсын! 01.06.2016

Дәшәбез сезгә, өлкәннәр,
Без - дөнья балалары:
Кояшлы булырга тиеш
Безнең һәрбер иртәбез!
Без сездән тынычлык белән
Бәхет тәлап итәбез.
Бәйрәм ахырында балалар матур теләкләр белән шарлар очырдылар.
-
Без бәхетле балалар! 01.06.2016

Илдә бәйрәм! Өйдә бәйрәм!
Менә шуңа күрә без
Шатланабыз, сөенәбез,
Елмаябыз, көләбез.
Бәйрәм асфальтта иң бәхетле, иң матур мизгелләрне рәсемләү белән дәвам итте.
-
Саф һавада гимнастика 31.05.2016

Иренмим беркайчан да, иртән торып басам да,
Физзарядка ясый башлыйм, бакчага килгәч тә,
Бер, ике, өч! Бер, ике, өч!
Сулыйм да иркен итеп,
Кулны канаттай җилпеп.
Көн саен иртән саф һавада физик тәрбия бирүче тәрбияче Аухадиева Нурания Әюповна балалар белән иртәнге гимнастика үткәрә. Монда алган күтәренке, яхшы кәеф көне буена җитә.
-
Кояшкай да кунакта 30.05.2016

Бүген зурлар төркемендә әти-әниләр җыелышы үткәрелде. Музыка җитәкчесе Валиева Диләрә Илдусовна "Кояшкай да кунакта" темасына бердәм белем бирү эшчәнлеген әти-әниләргә тәкъдим итте. Балалар табышмаклар чишеп, кояшка кунакка бардылар, көй тыңлап аңа характеристка бирделәр, кояшка багышлап җыр, бию, музыкаль уеннар, күнегүләр башкардылар, "югалган" нурларны табып рәсемгә төшерделәр.
-
Өстәлгә килгәнче икмәк нинди юл үтә? 30.05.2016 Ахметсафина Ләйсән Хазиевна әти-әниләргә "Икмәк өстәлгә килгәнче нинди юл үтә?" темасына танып белү эшчәнлеген тәкъдим итте. Балалар тургайдан килгән хатны укып, табшымакларны чишеп, серле тартмаларны ачтылар, тотып карау ысулы белән он, шикәр комы, тоз, су булуын билгеләделәр. Аларны болгатып камыр ясап булуын аңлаттылар. Камырдан төрле чәй ризыклары, ипи пешереп булуын әйттеләр. Өстәлгә килгәнче ипинең нинди юлар үтүен аңлаттылар. Икмәккә сак караш тәрбияләнде. Бодай, арыш, арпа, солы, тары, карабодай, дөге, борай ярмаларын төс һәм формаларына карап аердылар.

-
Яшелчәләр утыртабыз. 27.05.2016

Зурлар төркеме балалары тәрбияче Ахметсафина Ләйсән Миннехазиевна белән берлектә чөгендер утырттылар. Балалар иң беренче чиратта җирне йомшартып, тигезләргә кирәклеген искәрттеләр, буразналар ясап орлыкларны салдылар һәм су сиптеләр. Яшелчәләр үссен өчен көннәр җылы булып, су сибәргә, чүп үләннәрен утап, туфракны йомшартып торырга кирәклеген аңлаттылар.
-
"Күңелле старталар" ярышлары 27.05.2016

Балаларны кече яшьтән спорт белән кызыксындыру,сәламәт яшәү рәвеше алып барырга күнектерү максатыннан "Нарат" боз сараенда "Күңелле стартлар" ярышы үткәрелде. Ярышта районыбызның 10 балалар бакчасыннан 12 команда катнашты. Балалар тимер аякта җитезлектә, өлгерлектә, төгәллектә көч сынаштылар. Безнең мәктәпкә әзерлек төркеме балалары да ярышта актив катнаштылар һәм истәлекле бүләкләргә ия булдылар.
-
Хуш исле сирень чәчәкләре! 27.05.2016 Бакчабыз биләмәсендә агачлар, куаклар күп төрле. Бүгенге көндә сирень куаклары чәчәккә күмелде. Икенче кечкенәләр төркеме балалары тәрбияче Фатихова Гүзәл Хәмзевна белән берлектә сирень куакаларын күзәттеләр. Чәчәкләренең хуш исле, ак, зәңгәрсу төстә булуын, бал кортларының чәчәктән чәчәккә кунып ширбәт җыюларына игьтибар иттеләр.

-
Чәчәкләр - тормыш яме. 26.05.2016

Балаларны бүлмә, кыр, урман,чәчәклек тә үсүче чәчәкләр, гөлләр белән таныштыруны дәвам итү. Аларның үсүе, төзелеше белән тирәнтен таныштыру. Балаларның туфрак турында күзаллауларын киңәйтү, тикшерү тәҗрибә үткәрү эшчәнлеге нигезендә экологик фикер йөртү, экологик бәйләнешләрне күреп барлык тереклек ияләренә карата шәфкатьлелек, табигатькә сак караш тәрбияләү максатыннан 23-27 май көннәрендә "Чәчәкләр - тормыш яме" атналыгы үткәрелде. Балалар бакчабыз биләмәсендә үсүче күп һәм бер еллык чәчәкләрне күзәттеләр. Аларны яфрак төзелеше, төсе, таҗларына карап аера белүләрен ныгыттылар.












