муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
| Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
| E-Mail: | Shatlyk1.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
| Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
| Год основания учреждения: | 1932 |
| У нас учатся: | воспитанники - 112 |
| У нас учат: | педагоги - 11 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 141 142 ( 143 ) 144 145 146 147 148 149 150 >>
-
8 июль-Бөтен Рәсәй гаилә көне! 08.07.2016

Бакча бүген гөрләп тора,
Шаулап тора, күрегез.
Без бит бәйрәмгә җыелдык
Әллә шуны белмисез.
Бүген гади көн түгел бит
Моны беләбез без.
Елмаеп исәнләшәбез
Әти-әниләр белән.
Һәр җирдә бер хикмәт көтә
Бүген гади көн түгел.
Бүген- Гаилә бәйрәме
Шуңа шатлана күңел.
Нигә бүген бакчада
Бик күңелле, бик ямьле?
Чөнки бүген кунакка
Дәү әниебез килде.
-
Теннис түгәрәге 06.07.2016 Балаларны кече яшьтән сәламәт яшәү рәвеше алып барырга күнектерү, спорт белән кызыксынучанлыкларын үстерү йөзеннән районыбызда күп эш алып барыла. Җәйге чорда да мәктәпкә әзерлек төркеме балалары, атнага ике тапкыр, район мәдәният йорты спорт залына өстәл теннисы түгәрәгенә йөриләр. Балалар спорт белән теләп шөгыльләнәләр, ярышларда даими катнашып киләләр.

-
Китап- киңәшчең синең, дустың, ярдәмчең синең..." 06.07.2016

Сердәшчем дә, киңәшчем дә,
Якын дустым да китап.
Дөньядагы бар нәрсәне
Сыйдырган нурлы китап.
Әйе, китап-тормышыбызда иң кирәкле әйбер.Ул киңәшче дә, дус та, сердәш тә. Яхшы китап гел күңел түрендә саклана. Аны гел укыйсы килеп тора. Бүген нәниләр төркеме балалары халыклар белән халыкларны тоташтыручы, чорлар арасында күпер салучы китап турында сөйләштеләр. Алар кечкенә китапчыклар карадылар. Китапчыклардагы төрле-төрле матур рәсемнәр балаларның сөйләм телен ачарга һәм сүзлек байлыгын арттырырга ярдәм итә.
-
Ураза бәйрәме белән! 04.07.2016

Хөрмәтле хезмәткәрләр,әти-әниләр, балалар, барыгызны да мөселманнарның төп бәйрәмнәренең берсе -Ураза бәйрәме белән тәбриклибез!Шушы изге айдагы яхшылык һәм шәфкатьлелек көндәлек тормышта һәрчак янәшә булыр, дип ышанабыз. Ураза бәйрәме һәр йортка, һәр гаиләгә җылылык һәм шатлык, татулык һәм муллык, тынычлык һәм иминлек алып килсен! Изге теләкләр белән «Шатлык» балалар бакчасы администрациясе!
-
Светофор- безнең дустыбыз! 04.07.2016

Беренче кечкенәләр төркеме балалары белән эшчәнлекләр, уен вакытында юл йөрү кагыйдәләре, светофор белән даими таныштырылып барыла. Алар светофорның кызыл, сары, яшел күзләре булуын бик яхшы беләләр. Бу төсләрнең нәрсә аңлатканын да күп бала әйтеп бирә ала. Яшел ут янгач кына юл аркылы чыгарга яравын, кызыл һәм сары утларда көтеп торырга кирәклеген уен вакытында балалар яхшы үзләштерделәр..
-
"Әбиемнең сандыгы" 04.07.2016 Бүген, икенче иң кечкенәләр төркеменең музыка шөгылендә Нурания Әюповна "Әбиемнең сандыгы" темасына карата үзенчәлекле эшчәнлек үткәрде. Төркемгә кунакка курчаклар һәм шалтравыклар да килгән иде. Балалар алар белән М.Бикбованың "Шалтыравык" җырына биеделәр. Эшчәнлекнең максаты да нәкъ шуларга юнәлдерелде: балаларда күңелле көйгә карата шатлык хисе турыду, җыр эчтәлеге буенча хәрәкәтләр ясап,образга кереп, гади бию хәрәкәтләрен башкарыру.

-
Китапханәдә күңелле очрашу 01.07.2016

Бүген, без уртанчылар төркеме балалары белән Сабаның Әбрар Кәримуллин исемендәге китапханәсендә кунакта булдык. Саба китапханәчеләре безне бик җылы каршы алдылар. Балалар китапханәче һөнәре белән якыннанырак таныштылар. Газета-журнал, китапларны карап, китапны сакларга,кадерләргә өйрәнделәр.Без Саба китапханәсе хезмәткәрләренә әлеге чара өчен олы рәхмәтебезне белдерәбез, иҗади уңышлар теләп калабыз!
-
Саф һавада гимнастика 30.06.2016

Безнең бакчабызда ел дәвамында сәламәтлекне ныгыту буенча системалы эш алып барыла. Саф һавада булу, хәрәкәтле уеннар, сәламәтләндерү комплекслары үткәрү гадәткә керде. Дөрес туклану һәм сәламәтлекне саклау буенча эш алып барыла. Җәй көннәрендә, балаларның һәр көннәре саф һавада гимнастика ясаудан башланып китә.
Сәламәтлекнең нигезен
Хәрәкәт тәшкил итә.
Шуңа күрә безнең көннәр
Гел хәрәкәттә үтә.
-
Саба мәчетендә. 29.06.2016

Изге Рамазан аенда мәчеткә бару да үзе бәхет. Шул сәбәпле Сабаның “Җәмигъ” мәчетенә зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән кунакка бардык. Рөстәм хәзрәт балаларга ислам дине турында бик кызыклы итеп сөйләде һәм бергәләп безнең арадан киткән Шарифуллин Раяз Сәйдәш улы рухына дога укылды. Авыр туфрагын жинел булсын, аллахы тэгалэ иман байлыгы бирсен сина Раяз! Якыннарына сабырлык телибез! Бугенге экскурсия балаларга бик күп рухи байлык,үгет-нәсихәт бирде.
-
Дополнительная компенсация 28.06.2016

Уважаемые родители!
Прием документов на переоформление права получения дополнительной компенсации будет производиться в Вашем детском саду
МДОУ "Сабинский детский сад №1 "Шатлык" Сабинского района
11 июля 2016 года c 16 до 18 часов
8 августа 2016 года c 16 до 18 часов
8 сентября 2016 года c 16 до 18 часов
При обращении необходимо предоставить:
- документ, удостоверяющий личность;
- договор об устройстве ребенка в соответствующую образовательную организацию;
- документы о доходах всех членов семьи за три месяца, предшествующих месяцу обращения.
Кроме того, Вы можете подать заявление на Портале государственных и муниципальных услуг Республики Татарстан (uslugi.tatarstan.ru), либо обратиться в отделение Республиканского центра материальной помощи по месту жительства в течение месяца, следующего за месяцем окончания предоставления дополнительной компенсации.
В случае, если Вы обратитесь за переоформлением позже указанного месяца, дополнительная компенсация будет назначена Вам с месяца обращения.
Дополнительная компенсация переоформляется, если величина
дохода на одного члена в семье заявителя не превышает 20 тысяч
рублей.












