муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
| Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
| E-Mail: | Shatlyk1.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
| Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
| Год основания учреждения: | 1932 |
| У нас учатся: | воспитанники - 112 |
| У нас учат: | педагоги - 11 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 107 ( 108 ) 109 110 >>
-
Өлкән тәрбиячеләр бәйгесе 21.11.2017 Бүген балалар иҗат үзәгендә Саба районы балалар бакчаларында эшләүче өлкән тәрбиячеләр бәйгесе булып үтте. Безнең "Шатлык" балалар бакчасын өлкән тәрбияче Нурисламова М.Ф. яклады. Бәйгедә һәр катншучы иҗади презентация, мастер-класс, бакчаның визит карточкасы турларында чыгыш ясадылар, эш алымнары белән таныштырдылар, тәҗрибә белән уртаклашып, фикер алыштылар.

-
Әнием - бәйрәм белән! 21.11.2017

Икенче кечкенәләр төркеме балаларын һәм әниләрен бәйрәм белән котларга Карлсон һәм Фрекенбок килделәр. Бәйрәмдә балалар әниләргә, дәү әниләргә матур теләкләрен җиткерделәр истәлеккә открытка бүләк иттеләр. Бәйрәм берсеннән-берсе матур җыр, бию белән үрелеп барды.
-
"Ана күңеле - балада" 20.11.2017

Әни - җирдә иң кирәкле кеше.
Әниләрнең белик кадерен.
Җил-давылдан саклап үстерә ул
Кызганмыйча бөтен гомерен.
Бүген мәктәпкә әзерлек төркеме балалары әниләрен бәйрәм белән котладылар. Матур җыр, бию башкардылар, шигьри юллар аша изге теләкләрен җиткерделәр.
-
Йөк машинасы 19.11.2017

"Юлларда иминлек кирәк.Транспорт билгеләре" атналыгында мәктәпкә әзерлек төркеме балалары транспорт төрләре, юл өйрү кагыйдәләре, юл билгеләрен өйрәнде. Кул хезмәте эшчәнлегендә балалар шырпы тартмасыннан йөк машинасы ясадылар. Машиналар белән кызыксынып уйнадылар. Балаларга бик ошады.
Саматова Л.И.
-
Әвәлибез яратып 17.11.2017

Беренче кечкенәләр төркеме балалары белән юлларның транспорт hәм җәяүлеләр йөри торган өлешләре (тротуар), хәрәкәт итү чараларының атамалары hәм аларны файдалану максатлары турында әңгәмә үткәрелде. Әвәләү эшчәнлегендә балалар пластилиннан түгәрәкләр ясап,машинага тәгәрмәчләр ябыштырдылар. Балалар эвәләү белән кызыксына,үзләренең күмәк эшләүләрен күреп бик шатланалар. (Тәрбияче :Хуснулина Г.Г.).
-
Юл кагыйдәсен нык бел! 17.11.2017 "Юлларда иминлек кирәк.Транспорт билгеләре" атналыгы барышында балалар белән транспорт төрләре, юл йорү кагыйдәләрен өйрәнү, юл билгеләрен өйрәнү буенча бердәм белем бирү эшчәнлекләре, әнгәмәләр, төрле чаралар үткәрелде. Йомгаклау чарасы итеп әти-әниләр белән берлектә эшләнгән нәни китапчыклар күргәзмәсе оештырылды. Китапчыклар берсеннән - берсе матур, эчтәлекле.Һәр әти-әнинең иҗади якын килеп эшләве куандырды. Күргәзмәдә катнашкан һәркемгә рәхмәтебезне җиткерәбез киләчәктә уңышлар теләп калабыз.

-
Предупреждение дисграфии у дошкольников 15.11.2017

1. Важно перед школой и в момент обучения чтению тренировать навыки звукового анализа и синтеза. Недоработка в этом вопросе чревата ошибками на письме и чтении.
-
"Самолетлар" 14.11.2017 Бүген балаларга пластилиннан әвәләп самолет ясарга өйрәтү, транспорт төрләре белән таныштыруны дәвам итү, вак моториканы үстерү максатыннан уртанчылар төркемендә "Самолет" темасына әвәләү эшчәнлеге уздырылды. Эшчәнлек барышында табышмакка җавап табу, "Транспорт" төрләренә аер" дидактик уены, "Самолетлар" аз хәрәкәтле уены уйнатылды, анын нинди өлешләрдән торганлыгын ачыклап, аннан соң самолет әвәләп балалар эшләреннән күргәзмә оештырылды. (Тәрбияче Сафиуллина Ә.К.)

-
"Уеннарны яратып уйныйбыз!" 10.11.2017

Балалар бакчасында даими рәвештә хәрәкәтле уеннар уйнатыла.Буген без балалар белән туплар белән күңел ачтык.Уен ул-гасырлар буена үскән,камилләшкән тәрбия чарасы.Ыргытулы уеннар ярдәмендә балалар туп тәгәрәтеп уйнарга,бер-берсенә туп тапшырырга,гәүдәне уңга hәм сулга борырга,хәрәкәт итүче бер ноктага атып тидерегә ойрәнәләр.(тәрбияче Хуснулина Г.Г.)
-
Сюжетлы-рольле уен "Кунак чакыру" 09.11.2017

Безнең "Шатлык"балалар бакчасында әдәп-әхлак тәрбиясе даими алып барыла.Әгәр бала тәрбияне уен аша алса,ул-тәрбия ныклы була. Ә менә икенче кечкенәләр төркеме балалары яратып уйный торган уеннарының берсе,"Кунак чакыру".Бу уен барышында балалар кунакны каршы алырга,табын янында матур утыру кагыйдәләренә өйрәнәләр. (Тәрбияче:Сабирова Р.Р.)












