муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
| Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
| E-Mail: | Shatlyk1.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
| Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
| Год основания учреждения: | 1932 |
| У нас учатся: | воспитанники - 112 |
| У нас учат: | педагоги - 11 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 101 102 103 104 ( 105 ) 106 107 108 109 110 >>
-
Чаңгычы смешариклар 12.01.2018

Бүген мәктәпкә әзерлек төркеме балалары кул хезмәте шөгелендә "Кышкы уеннар" атналык тема кысаларында табигый материаллардан чаңгычы смешариклар ясадылар. Балалар бик кызыксынып шөгыльләнделәр.
тәрбияче Саматова Л.И.
-
Саф һавада чаңгыда йөрү! 09.01.2018

Кышын чаңгыда йөрибез
Саф һавада туйганчы.
Энергия, көч туплыйбыз
Битләр алсуланганчы.
Шигырьнең авторы: Вильданова Фарида Фаридовна.
(инструктор по физкльтуре Аубакирова Г.А.)
-
Соревнования по настольному теннису среди воспитанников детских садов на призы Деда Мороза! 29.12.2017 29 декабря 2017 года в преддверии Нового года прошли соревнования по настольному теннису среди воспитанников детских садов на призы Деда Мороза.По итогам соревнований команда детского сада №1 "Шатлык" заняла почетное 3 место. Поздравляем всех участников. Будьте здоровыми, сильными и ловкими! (воспитатель по физкультуре Аубакирова Гульназ Альфретовна.)

-
Котлы булсын, Яңа ел! 29.12.2017

Хөрмәтле хезмәттәшләр!
Хөрмәтле әти-әниләр!
Сезне ихлас күңелдән Яңа 2018 ел белән тәбрик итәбез!
Яңа ел яңа өметләр, яңа хыяллар, үзегезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, күңелле яңалыклар, шатлык-сөенечләр, чиксез уңышлар алып килсен!
Әкрен генә йомшак карлар ява,
Күңелләргә сафлык, моң салып.
Яңа елда саулык, бәхет килсен,
Кышкы бураннарга уралып.
Күңелләрдә шатлык ташып торсын,
Сагышларга урын калмасын,
Алда туар таңнар якты булсын,
Ходай кайгылардан сакласын!
-
Яңа елны көткәндә! 28.12.2017

Яңа ел алдыннан бакчабызны бизәү, яңа ел рухы өстәү максатыннан күл эшләренә күргәзмә оештырылды. Әти-әниләр яңа ел символлары, төрледән-төрле чыршы, уенчыклар ясап алып килделәр. Балаларыбызны сөендереп күргәзмәдә катнашкан һәркемгә чиксез рәхмәтебезне җиткерәбез, киләчәктә дә иҗади уңышлар теләп калабыз.
-
"Новогодние огоньки" 27.12.2017

Сегодня сказка оживает,
Сегодня ждут нас чудеса,
Новый год в страну шагает,
Принесет он всем добра!
Он подарит людям счастье,
Радость, волшебство, тепло,
Принесет он всем подарки,
И все будет хорошо!
Самый любимый праздник, как взрослых, так и детей, конечно же, Новый год. Новый год для ребят – сказка, которую ждут с нетерпением. Ведь в этот удивительный праздник могут исполниться самые заветные желания и мечты. Красиво украшенный зал, нарядная елка, подарки, Дед Мороз, Снегурочка и множество других сказочных персонажей увлекли детей в мир новогодних чудес. Вокруг волшебной елки водят хоровод, поют песни, танцуют, читают стихи, играют чудесные гномы, снеговики, куклы, зайцы, медведи. Радостной и незабываемой для детей становится встреча со сверкающей огнями елочкой. В конце праздника Дедушка Мороз радует ребят сладкими подарками.
-
Хуш, киләсең Кыш бабай! 26.12.2017

Айлар, көннәр, сәгатьләрне
Саный-саный көттек без.
Сине барчабыз сагындык,
Килереңне белдек без.
Үзең шаян, үзең юмарт
Безнең белән бие, җырла,
Бүлмәбезгә ямь тарат.
Зурлар төркеме балалары Кыш бабай, Кар кызы, әкият геройлары белән матур бәйрәм үткәрделәр. Малайлар "Кар бабайлар" биюен, кызлар "Конфетлар" биюен башкардылар. Бәйрәм җыр,шигырьләр белән үрелеп барды. Кыш бабй белән Кар кызы күңелле уеннар уйнаттылар, балаларның күңелләрен күреп шаярттылар, алып килгән күчтәнәч, бүләкләрен тараттылр.
-
Юбилеең котлы булсын, Миләүшә Корбангалиевна! 26.12.2017

Бүген, мөдиребез Миләүшә Корбангалиевнаның юбилее уңаеннан, бездә кунакта район мәгариф бүлегеннән Гумерова Луиза Мажитовна, Сунгатова Фирүзә Ильгамовна, Шамсевалиева Айгөл Маратовналар булдылар. Яшь буынны укыту һәм тәрбияләү эшендә озак еллар нәтиҗәле эшләгәне өчен Миләүшә Корбангалиевнаны котлап Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Мактау грамотасын тапшырдылар. Балалар, хезмәттәшләр Миләүшә Корбангалиевнаны котлап чыгыш ясадылар. Котлау сүзләрен җырлар, биюләр, шигьри юллар аша җиткерделәр.
-
Әйлән-бәйлән, чыршылы бәйрәм! 25.12.2017

Яшел чыршы тирәсендә
Үткәрәбез зур бәйрәм.
Җырлыйбыз да биибез,
Уйныйбыз әйлән-бәйлән.
Бүген уртанчылар төркеме балалары Су анасы, Бармалей, Убырлы, Шүрәле, Кыш бабай, Кар кызы белән берлектә күңелле бәйрәм үткәрделәр. Җыр, бию, уеннар, шигырләр белән үрелеп барган бәйрәм балаларга, әти-әниләргә дә бик ошады. Кыш бабайның биргән күчтәнәч, бүләкләре балаларны куандырды.
-
"Хуш, киләсең Яңа ел!" 24.12.2017

Күрегез безнең чыршыны
Ничек матур киенгән.
Безгә бәйрәм ясар өчен
Урманнан безгә килгән.
Нинди генә уенчыклар
Муенсалар юк анда.
Серле шар һәм алмалар
Бөреләр дә бар анда.
Бүген нәниләр, беренче кечкенәләр, икенче кечкенәләр төркемендә "Хуш, киләсен Яңа ел!" бәйрәм иртәләре уздырылды. Балаларны бәйрәм белән котларга Кыш Бабай, Кар кызы, әкият геройлары килде. Бәйрәм җыр, бию, шигырьләр, күңелле уеннар белән үрелеп барды. Бәйрәм ахырында балаларга алып килгән бүләкләрен таратты.












