МБДОУ «Большеныртинский детский сад «Милэшкэй» Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
Адрес: | Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большие Нырты, ул.Г.Тукая, д.24 |
Телефон: | 8(84362) 45 3 44 |
E-Mail: | 20hazieva76@mail.ru; DsadMil.Sab@tatar.ru; |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Большеныртинский детский сад "Милэшкэй" |
Руководитель: | Зиатдинова Алия Рануровна |
Год основания учреждения: | 1995 |
У нас учатся: | 20 воспитанников |
У нас учат: | 2 педагога |
МБДОУ «Большеныртинский детский сад «Милэшкэй» Сабинского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 18 ( 19 ) 20 >>
-
Безгә дигән бүләкләр. 12.04.2022
Тагиров Данияр һәм Тагирова Диананың әнисе Рина Марселевна безнең бакчабызга үз исеменнән күп кенә матур уенчыклар бүләк итте. Балалар моның өчен бик шат булдылар. "Миләшкәй" балалар бакчасы коллективы, балалар һәм әти-әниләр үзләренең рәхмәтләрен белдерәләр. Рина Марселевнага эшендә зурдан зур уңышлар, гаилә тынычлыгы теләп калабыз.
-
Туган көн!!! 11.04.2022
Бүген Мусаның туган көне аңа 4 яшь тулды. Мусаны туган көне белән котлап балалар белән "Ак калач " җырын җырладык, теләкләр теләдек. Муса үзенең шатлыгы белән уртаклашып балаларга бүләкләр өләште.
-
Нәрсә ул - Галәм? 08.04.2022
Тирә - юнь белән танышу эшчәнлегендә балалар белән галәм, күк җисемнәре, кояш системасы тирәли нинди планеталар барлыгы белән таныштык.
-
Тәрәз төбебез гөлбакча. 05.04.2022
Тәрәз төбендә балалар тырышлыгы белән чәчәчләр, укроп,суган, сарымсак, помидор үстерәбез.
-
Юл йөрү кагыйдәләре. 30.03.2022
Балалар белән юл йөрү кагыйдәләрен, билгеләрен уеннар аша өйрәнеп кабатлап торабыз.
-
Сыерчыкларны көтеп калабыз! 23.03.2022
Бүген бакчабызга КФХ фермер Зиятдинов Рифат һәр баланы исәпкә алып сыерчык оялары бүләк итте. Ояларны уен мәйданчыгындагы агачларга әтиләр беркетеп куйдылар. Бик зур рәхмәт әтиләребезгә! Балалар сыерчыкларның исән -сау кайтып, ояларны үз итүләрен көтәләр.
-
Кышкы уеннар. 21.03.2022
Яз булуга карамастан март ае салкын тора. Әмма без балалар белән кояшның җылы нурлары астында саф һавада рәхәтләнеп кышкы уеннарны уйныйбыз.
-
Су - тормыш яме. 18.03.2022
Балалар белән су үзенчәлеген өйрәнүне дәвам итәбез һәм су никадәр кеше тормышына, хайваннарга, табигатькә кирәклегенә төшендек.
-
Грамота эшчәнлеге. 09.03.2022
Грамотага өйрәтү эшчәнлегендә хәрефләрне язарга, авазларны ишетергә өйрәнәбез.
-
Гаилә бәйрәме. 05.03.2022
Бүген бакчабызда язның иң беренче матур бәйрәме 8 Март Халыкара хатын - кызлар бәйрәме һәм 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне искә алынып үтте. Балалар әти-әниләрен котлап шигырьләр, җырлар бүләк иттеләр һәм бергәләшеп күңелле уеннар уйнадылар.