МБДОУ «Большеныртинский детский сад «Милэшкэй» Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
Адрес: | Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большие Нырты, ул.Г.Тукая, д.24 |
Телефон: | 8(84362) 45 3 44 |
E-Mail: | 20hazieva76@mail.ru; DsadMil.Sab@tatar.ru; |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Большеныртинский детский сад "Милэшкэй" |
Руководитель: | Зиатдинова Алия Рануровна |
Год основания учреждения: | 1995 |
У нас учатся: | 20 воспитанников |
У нас учат: | 2 педагога |
-
Котлыйбыз!!! 20.02.2025
Безнен татар халкында борынгыдан әти кеше – гаилә башлыгы итеп, ана зур ихтирам, олы хөрмәт белән караганнар, бу бугенгесе көндәдә шулай кала бирә. Ни әйтсән, дә гаиләнен, бөтенлеге, барлыгы аның. Жилкәсендә. Әтиләр ил терәге, гаилә таянычы да. Безнен әтиләребез, әтиләребезнең әтиләре, без тыныч яшәсеннәр, матур уйнасыннар, тамакларыбыз тук булсын, илебез имин булсын очен Ватаныбызны саклаганнар. Без бу кадерле кешелэребезне якынлашып килүче 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итәбез! Сезгә ныклы сәламәтлек, балаларыбызга урнәк булуыгызны, гомерләрегез исән-имин булып, тыныч кук йөзе астында яшәргә насыйп итсен!
-
Математика шөгыле. 13.02.2025
Безнең карашка, балаларның интеллектауль үсүендә беренче урынны математика алып тора. Математик күзаллау, баланы уйларга, логик фикер йөртергә, чагыштырырга, анализларга төрле ситуацияләрне чишү юлын эзли һәм таба белергә өйрәтә. Математик күзаллауны үзләштерүнең күрсәткече булып, балаларның: сан,санау,үлчәү, зурлык, геометрик фигуралар, вакытта һәм тирә-юньдә ориентлаша белү сыйфаты тора. Моннан күренгәнчә, өйрәтүнең эчтәлеге, балаларда шушы математик күзаллауның нигезләрен: логик фикер йөртү, чагыштыру, гоммумиләштерү, нәтиҗә ясау, формалаштырырга юнәлгән булырга тиеш. Төрле уеннар аша бу фәнне без тиешенчә үзләштерү өстендә эшлибез.
-
Юл билгеләрен аерабыз. 06.02.2025
Юл билгеләре турында белемне тирәнтен киңәйтү, балаларда ярдәмгә моһтаҗларга ярдәмләшү хисләре тәрбияләү. Балаларның уйлау, истә калдыру, күзаллау сәләтләрен камилләштерү.