МБДОУ «Большеныртинский детский сад «Милэшкэй» Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
Адрес: | Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большие Нырты, ул.Г.Тукая, д.24 |
Телефон: | 8(84362) 45 3 44 |
E-Mail: | 20hazieva76@mail.ru; DsadMil.Sab@tatar.ru; |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Большеныртинский детский сад "Милэшкэй" |
Руководитель: | Зиатдинова Алия Рануровна |
Год основания учреждения: | 1995 |
У нас учатся: | 20 воспитанников |
У нас учат: | 2 педагога |
МБДОУ «Большеныртинский детский сад «Милэшкэй» Сабинского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 ( 16 ) 17 18 19 20 >>
-
Туган көн! 22.08.2022
Буген безнең бакчабызда бәйрәм - инглиз теле укытучысы Елена Васильевнаның туган көне! 12 ел дәвамында ул узенең күңел җылысын биреп, кызыклы, мавыктыргыч дәресләре белән сабыйларны сөендереп, аларның яратуларын тоеп эшли.
Елена Васильевна! Сезне ихлас куңелдән күркәм юбилеегыз белән тәбрик итәбез! Тырыш хезмәт куеп узган хезмәт юлыгызны алга таба да матур күрсәткечләр белән дәвам итегез! Саулык белән, якыннарыгызның, туганнарыгызның күңел җылысын тоеп, аларга терәк булып, балаларыгызның, оныкларыгызның уңышларына сөенеп, тигезлектә гомер итүегезне телибез!
Кешеләрне сөендереп
Яшәр өчен килгәч җиргә,
Яшьлек белән җитәкләшеп
Менәсең син биек үргә.
Юлларыңа гөлләр үссен,
Армый типсен йөрәгең дә,
Былбыл кунып сайрар беркөн
Синең күңел тирәгеңә!
Иң матур, изге теләкләр белән "Миләшкәй" балалар бакчасы коллективы һәм анда тәрбияләнүче балалар.
-
Туган көн! 22.08.2022
Елена Васильевнаны юбилее белән тәбрик итәргә Завод Нырты урта мәктәбе профсоюз оешмасы җитәкчесе Сиринә Рафаэловна һәм озак еллар дәвамында бер коллективта, иңне иңгә куеп эшләгән хезмәттәше Гөлназ Илшатовна да килделәр.
-
Туган авылым. 18.08.2022
Балалар белән бу атна эчендә узебезнен туган авылыбыз турында сөйлэштек. Туган авылыбызда урнашкан "Зиннәт" кибете, мәктәп, мәдәният йорты, мәчет белән таныштык.
-
Саф һавада уеннар. 13.08.2022
Балалар белән саф һавада төрле уеннар уйныйбыз, кыршау әйләндерергә өйрәнәбез.
-
Юл чаты кагыйдәләре. 27.06.2022
Балалар белән балалар бакчасында һәм шулай ук әти-әниләр белән дә юл чаты кагыйдәләрен искә төшереп торабыз.
-
Уйныйбыз бергәләп. 25.06.2022
Кечкенәләр белән леголар ярдәмендә төрле әйберләр төзергә өйрәнәбез.
-
Юл йөрү кагыйдәләрен беләбезме? 23.06.2022
Җәйге чор вакытында әти-әниләр ярдәме белән юл йөрү кагыйдәләре турында балаларның белемнәрен ачыклау һәм арттыру, төрле методлар һәм ысуллар кулланып, юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү һәм ныгыту өстендә эшлибез. Шул исәптән Хафизовлар гаиләсе һәрвакыт юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә, төрле яклап уллары Мусага кагыйдәләрне өйрәтергә тырышалар.
-
Юл йөрү билгеләре! 20.06.2022
Җәйге чорда юлларда йөрүләре балалар өчен куркыныч вакыт, шуңа күрә балалар бакчасында балалар белән юл йөрү кагыйдәләрен, билгеләрен һәр даими кабатлап, өйрәнеп торабыз. Менә бүгендә балалар белән "Бу билге нәрсәне аңлата " уены аша юл йөрү билгеләрен искә төшердек.
-
Физик тәрбия. 16.06.2022
Саф һавада физкультура белән шөгылльнәбез.
-
Футбол уйныйбыз. 14.06.2022
Зурлар белән яраткан уеныбыз футбол уйныйбыз.