Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422065, Республика Татарстан, Сабинский район, с.Большие Кибячи, ул.Ф.Энгельса, д.75 |
| Телефон: | +7(843)-624-26-67 |
| E-Mail: | Kibichi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большекибячинская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймиев Ильнар Ильшатович |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 68 учащихся |
| У нас учат: | 21 учитель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 241 ( 242 ) 243 244 245 246 247 248 249 250 >>
-
Шахмат ярышлары
09.04.2012
7 апрель көнне район күләмендә узган спорт ярышларында безнең мәктәп укучылары да актив катнашты. Һадиев Ирек (7 класс), Гыйлаҗев Булат (9 класс) үз яшьтәшләре арасында 2нче урын яуладылар.
-
Бөтендөнья сәламәтлек көне 07.04.2012

7 апрель-Бөтендөнья сәламәтлек көне. Әлеге көннең максаты-һәр кешегә сәламәтлекнең нинди мөһим нәрсә булуын һәм аны сакларга тырышу һәркемнең үз кулында икәнен искә төшерү. Бүген безнең мәктәбебездә Сәламәтлек көненә карата әңгәмәләр узды. 10 класс укучылары Гыйлаҗиева Миләүшә, Шавалиева Дилбәр, 9 класс укучылары Газизуллина Энҗе, Гатиятуллина Рәзинә 5-11 класс укучылары алдында "Дөрес туклану серләре", Сәламәт булыйм дисәң...", "Витаминнар", Сәламәт булуның алтын кагыйдәләре " дигән темаларга чыгышлар ясадылар, презентацияләр күрсәттеләр. Башлангыч класс укучыларын сәламәт булу кагыйдәләре белән озайтылган көн төркеме тәрбиячесе Газизова Г.Р. таныштырды.
-
Олимпиада җиңүчесе
07.04.2012
Бүген песионерлар арасында компьютерда эшләү сәләтләрен ачыклау максатыннан олимпиада уздырылды. Олимпиаданың җиңүчесе Башарова Наилә Аширбековна булды. Ул район күләмендә узачак бәйгедә катнашачак. Наилә апага уңышлар телибез!
-
Флорбол
03.04.2012
Бүген Шәмәрдән лицеенда 5-7 класс укучылары командалары арасында флорбол ярышлары узды. Безнең мәктәпнең кызлар командасы 2нче урын алды. Ике көн дәвамында узган әлеге ярышларда мәктәбебездән 4 команда катнашып, 3 призлы урын яулавыбыз зур сөенеч булды. Тренер Сафин А.К.ны һәм командалар составындагы барлык укучыларны әлеге җиңүләре белән котлыйбыз, алга таба да уңышлар телибез.
-
Флорбол 02.04.2012

Язгы каникул дәвам итә. Ял көннәре булса да, мәктәп гөрләп тора. Бүген 9 класста татар теле, математика фәннәреннән консультацияләр узды. 2 команда район мәктәпләренең 8-11 класс укучылары арасында узган флорбол ярышларында катнашты. Шәмәрдән лицеенда узган әлеге ярышларда кызлар командасы 2нче урынга, ә егетләр командасы 3нче урынга лаек булды. Тренерлары- флорбол түгәрәге җитәкчесе Сафин А.К.
-
Бадминтон ярышлары
01.04.2012
31 мартта һәм 1 апрельдә узган бадминтон буенча зона ярышларында безнең мәктәп укучылары да катнашты һәм матур нәтиҗәләргә иреште: Давлиев Ильяс (4 класс)-3 урын, Ибатова Ильмира (6 класс) 2 урын , Гыйлметдинов Айдар (8 класс) 4 урын яуладылар. Бу укучыларга алга таба да уңышлар телибез.
-
Белдеклеләр бәйгесе
28.03.2012
Бүген башлангыч класс укучылары өчен Белдеклеләр бәйгесе оештырылды. Класс җитәкчеләре Баһманова Р.Н., Шайхеразиева Ф.В., Гыйлметдинова И.Г., Бикмиева Д.Н. табигать белеме, математика, татар теле һәм рус теле буенча викторина уздырдылар, китапханәче Мубаракзянова К.Ш. укучыларны энциклопедияләр, яңа китаплар белән таныштырды.
-
Боз сараенда
27.03.2012
Көтеп алынган язгы каникулның беренче көне 8 класс укучылары өчен бик күңелле узды. 26 март көнне алар класс җитәкчеләре Әнисә Фәнилевна белән "Нарат" боз сараенда булдылар.Тимераякта шуу балаларга бик матур мизгелләр бүләк итте, озын 3нче чиректән соң ял итү һәм көч җыю өчен менә дигән чара булды.
-
9, 11 класс укучылары сынау алдында
27.03.2012
9, 11 класс укучылары зур сынау алдында. Аларның бердәм дәүләт имтиханнары тапшырасылары бар. Чыгарылыш класс укучылары бу имтиханнарга ел дәвамында әзерләнәләр. 26, 27 март көннәрендә 9 класс укучылары репетицион тестированиедә катнаштылар, ә 11 класс укучылары консультацияләрдә булдылар.
-
"Ломоносов укулары"
27.03.2012
Бүген 7 класс укучысы Камалов Райнур Яр Чаллы шәһәрендә узган 3нче республикакүләм "Ломоносов укулары" фәнни-гамәли конференциясендә катнашты . Ул, "Рус филологиясе" секциясендә чыгыш ясап, " Лучшая самопрезентация" номинациясендә җиңү яулады. Җитәкчесе-рус теле һәм әдәбияты укытучысы Измайлова Г.М.








