Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422065, Республика Татарстан, Сабинский район, с.Большие Кибячи, ул.Ф.Энгельса, д.75 |
| Телефон: | +7(843)-624-26-67 |
| E-Mail: | Kibichi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большекибячинская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймиев Ильнар Ильшатович |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 68 учащихся |
| У нас учат: | 21 учитель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << ( 251 ) 252 253 254 255 256 257 258 259 260
-
Котлыйбыз! 19.09.2011

17 сентябрь көнне "Яшьлек" спорт үзәгендә үткәрелгән башлангыч класс укучылары арасында шахмат беренчелегендә 4 класс укучысы Шакирова Гөлназ 3нче урын яулады. Гөлназны әлеге уңышы белән котлыйбыз, алга таба да җиңүләргә ирешүен теләп калабыз.
-
Хезмэте барнын,хормэте бар
16.09.2011
Сентябрь-хезмэт айлыгы. Шул унайдан буген "Дуслык" оешмасында "Хезмэте барнын,хормэте бар" темасына оешма жыены узды.
-
Туган көнегез белән, варислар! 15.09.2011

Бүген мәктәбебездә 15 сентябрь-Варислар туган көнгә багышлап "Туган көнегез белән, варислар!" исемле кичә оештырылды. Бәйрәм барышында варислар законнарын искә төшерделәр, башлангыч класс укучыларына варисларның нинди сыйфатларга ия булырга тиешләре турында сөйләделәр.Кичәне педагог-оештыручы Гыйлаҗиева З.Ш. әзерләде.
-
Мәктәбебезне чәчәкләр бизәсен 14.09.2011

Мәктәп тирәсен җәй буе чәчәкләр бизәсен дисәң, бүген үк хәстәрен күрергә кирәк. Бу көннәрдә һәр класс үзләре үстергән чәчәкләрнең орлыгын җыю белән мәшгуль.
-
Көзге кросс 12.09.2011

Бүген җиңел атлетика буенча иң көчлеләрне ачыклау, район күләмендә уздырылачак көзге кросска әзерләнү максатыннан мәктәбебездә көзге кросс үткәрелде.
-
Хореография түгәрәге 10.09.2011

Хореография түгәрәгенә йөрүче укучылар яраткан түгәрәкләрендә шөгыльләнүне дәвам итәләр. Бүгенге көндә алар Өлкәннәр көненә әзерләнү максатыннан рус халык биюе өйрәнә башладылар.
-
Куркынычсызлык айлыгы бара
07.09.2011
Мәктәбебездә бүген куркынычсызлык айлыгы кысаларында класс сәгатьләре үткәрелде. Башлангыч классларда "Куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтә!", 5 ,6,7 классларда " Юлда булсаң бул өлгер, юл кагыйдәләрен яхшы бел" темаларына узган әңгәмәләрдә укучыларга куркынычсызлык техникасы кагыйдәләре тагын бер кат искәртелде.
-
Түгәрәкләргә язылабыз
03.09.2011
Өстәмә белем бирү- конкурентлыкка сәләтле шәхес тәрбияләүнең аерылгысыз бер өлеше. Бүген укучыларыбыз өстәмә белем бирү педагогы Шафикова Г.Р. җитәкләячәк "Күңелле сәхнә", "Хореография" түгәрәкләренә языла башладылар. 4 түгәрәктә шөгыльләнүчеләр үзләренең иҗади сәләтләрен камилләштерә алачаклар, түгәрәкләргә йөрү буш вакытыңны файдалы һәм кызыклы уздыру дигән сүз дә әле ул.
-
Белем бәйрәме 02.09.2011

1 сентябрь көнне мәктәбебез бусагасын 104 укучы атлап керде. Шуларның 10сы- 1нче сыйныф укучылары, 11 укучы мәктәптә соңгы елларын белем ала. Белем бәйрәмендә катнашкан хөрмэтле кунакларыбыз-район хакимияте аппараты житәкчесе Расих Хасанович, район мәгариф бүлеге инспекторы Нәзирә Тимершәеховна, авыл җирлеге башлыгы Фәкыя Хасановна, авылыбызның имам-хатибы Рәис абый укучыларга иң изге теләкләрен җиткерделәр
-
Җәйге тырышлык-көзге муллык 02.09.2011

Бүген 5-11 класс укучылары, укытучылар, техник хезмәткәрләр бергәләшеп мәктәп басуыннан бәрәңгебезне җыеп алдык. Җәйге тырышлыгыбызның нәтиҗәсе буларак уңыш бик яхшы булды.








