Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422065, Республика Татарстан, Сабинский район, с.Большие Кибячи, ул.Ф.Энгельса, д.75 |
| Телефон: | +7(843)-624-26-67 |
| E-Mail: | Kibichi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большекибячинская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймиев Ильнар Ильшатович |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 68 учащихся |
| У нас учат: | 21 учитель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 201 202 203 204 ( 205 ) 206 207 208 209 210 >>
-
Фәнни-экологик конференция 27.02.2014

10 класс укучысы Сабирова Гөлназ 24-27 февраль көннәрендә Казан шәһәрендә узган XX Идел буе фәнни экологик конференциядә катнашып, "Иң эчтәлекле фәнни-тикшеренү проекты" номинациясендә Дипломга лаек булды. Җитәкчесе-биология укытучысы Ибушева Ф.Н. Аларны бу уңышлары белән котлыйбыз, алга таба да фәнни-эзләнү эшләре белән шөгыльләнүләрен теләп калабыз.
-
Ачык дәресләр
27.02.2014
27 февраль көнне 2 класста татар теленнән "Исем сүз төркемен кабатлау" темасына (укытучы-Бикмиева Д.Н.), 3 класста музыкадан "Спящая красавица" темасына (укытучы-Шафикова Г.Р.) ачык дәресләр узды.
-
Открытый урок по русскому языку 26.02.2014

В рамках методического месячника в 3 классе проведен открытый урок на тему "Повторение по теме "Склонение существительных". Урок провела учитель начальных классов Багманова Р.Н.
-
Технологиядән ачык дәрес 26.02.2014

2 класста технологиядән "Халык костюмнары" темасына ачык дәрес узды. Дәрестә укучылар тукыма төрләре, үзенчәлекләре белән таныштылар, милли костюмнар үрнәкләрен чагыштырдылар, "Рус чибәре" дигән композиция ясадылар. Дәресне укытучы Газизова Г.Р. уздырды.
-
Методик айлык башланды
24.02.2014
Укучыларның профессиональ осталыгын арттыру, алдынгы тәҗрибә белән уртаклашу максатыннан мәктәбебездә методик айлык башланды 24 февраль көнне 2 класста "Җәнлекләрнең һәм кошларның кышкы тормышы" темасына ачык дәрес узды. Дәресне Шайхеразиева Ф.В. үткәрде.
-
"Аҗаган" хәрби-спорт уены 22.02.2014

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан уздырылган "Аҗаган" хәрби-спорт уеныныда егетләр ВВС һәм ВДВ командаларына бүленеп , төрле спорт ярышларында үзләренең көчләрен һәм җитезлекләрен сынадылар. РФ Гимны астында Россия Флагын күтәрү тантанасы белән башланып киткән бәйрәм турникта тартылу, гер күтәрү, ОЗК кию, төз ату, АК сүтеп-җыю, идәннән этелү, кул көрәше, аркан тарту кебек ярышлар белән дәвам итте. Кызлар егетләргә бик матур җырлар һәм биюләр бүләк иттеләр. Киеренке ярышлардан соң көчләрнең тигез булуы ачыкланды. 10ар очко җыеп, 2 команда да җиңүче исеменә лаек булды.
-
Туган тел көне 21.02.2014

Бүген мәктәбебездә Туган тел көне уңаеннан чаралар үткәрелде. Башлангыч класс укучылары арасында "И туган тел, и матур тел!" дип исемләнгән шигырь бәйрәме, 5-8 классларда "Газизләрдән газиз телебез" темасына КВН узды. Әлеге чараларда туган телебезгә мәхәббәт кенә тәрбияләнеп калмады, укучыларның татар телен ни дәрәҗәдә белүләре ачыкланды, үз ана телебезне тирәнтен өйрәнергә кирәклеге искәртелде.
-
Ил яклар ир булып үсегез 21.02.2014

21 февральдә 5,8,10 класс укучылары белән "Ил яклар ир булып үсегез!" темасына узган класс сәгатендә хәрби-интернационалист Бикмиев Фәһим Тимергалиевич катнашты. Ул укучыларны спорт белән шөгыльләнергә, үзләрендә максатчанлык, кушылган эшеңне җиренә җиткереп үти белү, кешеләрне хөрмәтләү кебек сыйфатлар тәрбияләргә чакырды. Әңгәмә барышында укучыларның кызыксынган сорауларына җавап бирде. Класс сәгатен класс җитәкчесе Гафиятова Ә.Ф. уздырды.
-
Әфган кызалаклары 21.02.2014

21 февральдә 6 класста Совет солдатларын Әфганстан җиреннән чыгаруга 25 ел булу уңаеннан "Әфган кызалаклары" темасына класс сәгате уздырылды. "Зар елады ана" җырын бергәләп башкару белән башланып киткән әңгәмә барышында укучыларга бу сугышның никадәр аналар йөрәгенә тирән яра салганы, күпме егетләрнең чит ил туфрагында ятып калганлыгы турында тагын бер кат искә төшерелде. Хәрби-интернационалист Каримов Рафил үзенең армия хезмәте , 25 ел узса да, андагы хезмәттәшләре белән хәзер дә аралашып торуы турында сөйләде, укучыларны тырышып укырга, матур-тыныч көннәрнең кадерен белергә чакырды. Әңгәмәне класс җитәкчесе Әнисә Габделгазизовна алып барды.
-
Казан химиклар мәктәбе 20.02.2014

20 февральдә 10 класс укучылары белән "Казан химиклар мәктәбе" дигән темага телдән журнал үткәрелде. 19 гасыр урталарында Казанда туган фәнни мәктәп, аның бөтен дөньяга танылган галимнәре турында мәгълүматны укучылар бик кызыксынып тыңладылар. Дәресне химия-биология укытучысы Ибушева Ф.Н. уздырды.








