Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422065, Республика Татарстан, Сабинский район, с.Большие Кибячи, ул.Ф.Энгельса, д.75 |
| Телефон: | +7(843)-624-26-67 |
| E-Mail: | Kibichi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большекибячинская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймиев Ильнар Ильшатович |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 68 учащихся |
| У нас учат: | 21 учитель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 201 ( 202 ) 203 204 205 206 207 208 209 210 >>
-
Төбәк авылында тантаналы митинг 08.05.2014

Төбәк авылы һәйкәл-обелискы янында узган Бөек Җиңүнең 69 еллыгына багышланган тантаналы митингта сугыш ветераннары Альмиев Хаҗиәхмәт һәм Абдуллин Мөбәрәк абыйлар катнашты. Алар укучыларга үзләренең иң яхшы теләкләрен җиткерделәр, ә укучылар үз чиратларында хөрмәтле ветераннарыбыз һәм авыл халкы алдында эчтәлекле чыгыш ясадылар, матур-тыныч көннәрне бүләк иткән ветераннарга үзләренең рәхмәтләрен җиткерделәр. Сугыш кырларында ятып калганнар бер минутлык тынлык белән искә алынды, алар хөрмәтенә венок салынды.
-
Куркынычсыз тәгәрмәч-2014 06.05.2014

Яшь юл хәрәкәте инспекторларының " Куркынычсыз тәгәрмәч-2014" бәйгесендә безнең мәктәп командасы 3 урын яулады. Укучылар Давлиева Айзилә, Хабибуллина Таңсылу, Шафиков Рүзәл, Хөснетдинов Альмир, җитәкчеләре ТИН укытучысы Мубаракзянов Р.Р.әлеге җиңү белән котлыйбыз, алга таба да уңышлар телибез.
-
Сәләтле балачак-өметле киләчәк 06.05.2014

5 нче май көнне Балалар иҗат үзәгендә “Сәләтле балачак - өметле киләчәк” конкурс – фестиваленең “Рәсем” һәм “Декоратив гамәли сәнгать” номинацияләрендә мәктәбебезнең "Оста куллар", "Яшь рәссам" түгәрәкләренә йөрүче укучылары да катнашты. 6 класс укучысы Шакирова Гөлназның эше "Тылсымлы энә" номинациясендә 2 урын яулады. Җитәкчесе-технология укытучысы Шакирова Л.Г.
-
Техник иҗат фестивале
05.05.2014
Бүген Саба балалар иҗат үзәге каршында оештырылган техник иҗат фестивалендә безнең мәктәп укучыларының эшләре дә урнаштырылды. 6 класс укучылары үзләре күргәзмә белән танышып кайттылар.
-
Бакча эшләре 03.05.2014

Мәктәп яны тәҗрибә участогында язгы эшләр дәвам итә. Бүген кура җиләге үсентеләре күчереп утыртылды, чәчәк җирләре казыла башлады.
-
Парламент дәресе 29.04.2014

Бүген 1-7 классларда "Без бергә" темасына Парламент дәресләре узды. Дәрестә укучылар Кырым тарихы, Кырым белән бәйле сугышлар, халык батырлыгы турында сөйләштеләр. Кырымның Россиягә кушылуының тарихи әһәмияте аңлатылды. Дәресләрне тарих укытучысы Каримова Л.Р. уздырды.
-
Мәктәп тирәсен чистарту 29.04.2014

Дәресләрдән соң мәктәп тирәсен чистарту буенча өмәләр дәвам итте.
-
Язгы игелек атнасы 28.04.2014

Язгы игелек атнасы дәвамында укучылар ялгыз әби-бабайларга, сугыш һәм тыл ветераннарына ярдәм иттеләр. Олы Кибәче һәм Төбәк авылларындагы һәйкәл-обелиск тирәләрен җыештырдылар.
-
Күңелләрдә син, Тукай! 26.04.2014

Бүген бөек шагыйрь Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан мәктәбебездә "Күңелләрдә син, Тукай!" дип исемләнгән шигырь бәйрәме узды. 2-11 класс укучылары катнашында узган әлеге чарада Тукай шәхесенең бөеклеге, аның иҗатының чиксез байлыгы тагын бер кат расланды. Укучылар Тукай иҗат иткән шигырьләрне сөйләделәр, сәхнәләштереп күрсәттеләр, аңа багышлап үзләре язган шигырьләре белән таныштырдылар. Чараны татар теле һәм әдәбияты укытучылары Гафиятова Ә.Ф., Сафина С.З. оештырды.
-
Шимбә өмәсе 26.04.2014

Мәктәп-безнең икенче йортыбыз. Аның тирә-ягы чиста һәм матур булу һәммәбез өчен дә күңелле. "Язгы игелек атнасы" кысаларында бүген узган шимбә өмәсендә мәктәбебез тирәсе тәртипкә китерелде.








