Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422065, Республика Татарстан, Сабинский район, с.Большие Кибячи, ул.Ф.Энгельса, д.75 |
| Телефон: | +7(843)-624-26-67 |
| E-Mail: | Kibichi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большекибячинская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймиев Ильнар Ильшатович |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 68 учащихся |
| У нас учат: | 21 учитель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 191 192 193 194 195 196 197 ( 198 ) 199 200 >>
-
"Иҗат көне" 04.06.2014

"Дуслык" сәламәтләндерү лагеренда 4көн "Иҗат көне" ди исемләнде. Шаһи тавына экскурсиягә бардык, тау башына менеп, туган авылыбызның гүзәллеген күзәтү барыбызга да бик ошады. Төрле кызыклы уеннар уйнау, үсемлекләр, агачларны танырга өйрәнү экскурсияне тагын да җанландырды. Хис-кичерешләребезне "Табигать гүзәллеге" темасына иҗади эшләр бәйгесендә чагылдырдык. Иң матур эшләр лагерь стендында урын алды. Саф һавада уйналган уеннардан "Җиләк җыям, как коям" уены аеруча ошады. 4нче көнебез дә күңелле генә узып китте.
-
Рекордлар көне 03.06.2014

"Дуслык" лагеренда 3нче көн "Рекордлар көне" дип исемләнде. "Дан минуты" бәйгесендә һәркем үзенең сәләтен күрсәтте: кемдер акробатик күнегү ясады, кемдер фокус күрсәтте, кемдер җыр-биюгә сәләтле булуын дәлилләде. Икенче иртәнге аштан соң Нысы елгасы буйлап сәяхәт иттек, төрле хәрәкәтле уеннар уйнадык. Көндезге ашта бик тәмле итеп сыйланганнан соң, "Наркотиксыз тормыш" акциясе кысаларында "Салават күпере төсләре" темасына асфальтта рәсем ясау бәйгесе булды. Бүгенге көнебез дә бик күңелле узды.
-
Хезмәт һәм ял лагереның 3 көне " Янгын куркынычсызлыгы"темасы астында узды. 03.06.2014

Иртәнге линейкада көндәлек план белән танышылды, инструктаж үткәрелде. Балалар мәктәп бакчасында эшләделәр, су сибелде. " Янгын -зур афәт " темасына әңгәмә үткәрелде, саклык чаралары турында кисәтелде. Көндезге аштан соң балалар спорт мәйданчыгында күңелле уеннар уйнадылар ,җиңел атлетика буенча да көч сынаштылар , җиңүчеләр билгеләнде. Сәламәт рух, физик ныклылык гел янәшәдә булсын иде.
-
Хезмәт һәм ял лагереның 2 көне "Һөнәрләр илендә" 02.06.2014

Иртәнге линейкада кичәге көнгә отчет тыңланды, яңа хезмәт көненә эш билгеләнде.Иртәнге аштан соң балалар бакчада тырышып эшләделәр.Сайфеева Р.В. " Һөнәрләр илендә" темасына ачык чара үткәрде ,һөнәр сайлауның җаваплы икәнлегенә төшендерде. Балалар үзләре яраткан профессия турында фикер алыштылар.Көндезге аштан соң ачык һавада " Чиста су " темасына сөйләшү узды. Тырыш хезмәт һәм күңелле ял дәвамлы булсын дигән уйлар белән өйләргә таралыштык.
-
Табигать көне 02.06.2014

"Дуслык" лагереның 1 атнасы-экология атналыгы. 2нче көн "Табигать көне" дип исемләнде. Иртәнге линейка һәм гимнастикадан соң "Күңелле стартлар", "Джунгли чакыра" уеннары оештырылды. Икенче иртәнге аштан соң "Зөлхиҗҗә " чишмәсенә экскурсиягә бардык. "Җирне чәчәкләр белән бизик" аппликацияләр бәйгесендә һәркем теләп катнашты.
-
Хезмәт һәм ял лагере 01.06.2014

1 июнь көнне мәктәбебездә 15 укучыга исәпләнгән хезмәт һәм ял лагере үз эшчәнлеген башлап җибәрде. Иртәнге линейкадан соң укучылар куркынычсызлык техникасы кагыйдәләре, лагерьның эш планы белән таныштырылды. Иртәнге аштан соң мәктәп яны тәҗрибә участогында эшләдек. Эштән соң хәрәкәтле уеннар уйнау, җиңүчеләрне билгеләү белән беренче көн дәвам итте.
-
"Бәхетле балачак" 01.06.2014

Бүген 30 балага исәпләнгән ял һәм сәламәтләндерү лагере "Дуслык" үз эшен башлап җибәрде. 1 июнь-Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан "Бәхетле балачак" дип исемләнгән беренче көн бик күңелле узды. Авылдашыбыз-шәхси эшмәкәр Рифкат абый Шафиков чакыруы буенча "Туган авыл" күңел ачу комплексына кунакка бардык. Анда Утар интернат мәктәбендә тәрбияләнүче балалар белән очраштык, бер-беребезгә концерт номерлары күрсәттек. Музейда элекке эш кораллары, йорт кирәк-яраклары белән танышканнан соң, әлеге комплекста эшләүче мини-зоопаркта булып, төрле экзотик кошлар, җәнлекләр тормышы белән кызыксындык. Күл буенда аккошлар, ташбакалар белән хозурландык. Балаларга шундый матур мизгелләр бүләк иткән Рифкат абыйга чын күңелдән рәхмәт белдерәбез, исәнлек-саулык, уңышлар телибез.
-
Наркотикларсыз тормыш 28.05.2014

20 майда мәктәптә "Наркотикларсыз тормыш" айлыгы башланып китте. Шушы исемдәге стендка айлыкның планы, укучылар иҗат иткән плакатлар, рәсемнәр урнаштырылды, 28 май көнне 8-11 класс укучылары белән "Татлы тормышның ачы җимешләре" темасына әңгәмә узды, презентация күрсәтелде. Әңгәмәне тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Измайлова Г.М. уздырды.
-
Ата-аналар җыелышы 28.05.2014

Бүген мәктәбебездә "Наркотикларсыз тормыш" айлыгы кысаларында гомуми ата-аналар җыелышы узды. Җыелышта Саба районы прокурор ярдәмчесе Фәйзетдинова Энҗе Тәлгатовна, балигъ булмаганнар эшләре буенча өлкән инспектор Романова Алина Георгиевна, авыл җирлеге башлыгы Сафин Айрат Камилович катнашты. Әти-әниләргә һәм югары класс укучыларына 21 гасыр афәте-наркоманиянең нинди аяныч нәтиҗәләргә китерүе тагын бер кат искәртелде, хокук бозуларны булдырмау юнәлешендә киңәшләр бирелде.
-
Соңгы кыңгырау 26.05.2014

24 май көнне Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбендә 11 классны тәмамлаучы 9 укучы өчен “Соңгы кыңгырау” яңгырады.
Әти-әниләр, укытучылар һәм укучылар өчен бик истәлекле булган бу бәйрәмдә Саба муниципаль районы Аппарат җитәкчесе Якубов Рамис Фәнилович, район мәгариф бүлеге методисты Давлетшина Г.Ф., Олы Кибәче авыл җирлеге башлыгы Сафин А.К., якташларыбыз- “Болгар” радиосы яңалыклар хезмәте җитәкчесе Шәрәфиева Л.Р., Казан шәһәре 32нче мәктәбе директоры Хасанова Л.Х. катнашты. Алар һәрберсе укучыларны бәйрәм белән котлап, иң изге теләкләрен җиткерделәр.
Хасанова Лилия Хамидулловна уку елы башында бабасы, Бөек Ватан сугышы ветераны, күп еллар мәктәп директоры, математика укытучысы булып эшләгән Шафиков Вагыйз хөрмәтенә математика өлкәсендә уңышка ирешкән укучыларга премия игълан иткән иде. Әлеге дәрәҗәле исемгә 11 класс укучысы Юзеева Сиринә һәм 5 класс укучысы Хөсәенов Рәсим лаек дип табылды һәм аларга тантаналы шартларда әлеге премия тапшырылу бәйрәмебезнең тагын бер бизәге булды.
Бәйрәмдә “Ел укучысы-2014” игълан ителде. Бу исем күп төрле фәнни-гамәли конференцияләрдә призлы урыннар яулаган, татар әдәбияты һәм географиядән район олимпиадаларында 1 урын, республикада татар әдәбияты олимпиадасында призер булган 10 класс укучысы Сабирова Гөлназга бирелде.
Шулай ук уку елы дәвамында зур уңышларга ирешкән укучыларга, “Ел укытучысы” бәйгесендә катнашкан , олимпиада призерлары әзерләгән укытучыларга Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Мәктәп директоры Рәлиф Ринатович, класс җитәкчесе Рәфинә Габдрашидовна, укыту эшләре буенча директор урынбасары Рәсимә Рафиковна, беренче укытучылары Рәмзия Накиповна , әти-әниләр тарафыннан чыгарылыш класс укучыларына иң изге теләкләр җиткерелде. Бәйрәмдә әйтелгән барлык теләкләр кабул булсын, мәктәбебезнең очар кошлары-чыгарылыш класс укучыларына һәрвакыт уңышлар юлдаш булсын иде.








