Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422065, Республика Татарстан, Сабинский район, с.Большие Кибячи, ул.Ф.Энгельса, д.75 |
| Телефон: | +7(843)-624-26-67 |
| E-Mail: | Kibichi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большекибячинская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймиев Ильнар Ильшатович |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 68 учащихся |
| У нас учат: | 21 учитель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 191 192 193 194 195 ( 196 ) 197 198 199 200 >>
-
Халык иҗаты көне 17.06.2014

Ял һәм сәламәтләндерү лагере "Дуслык"та 14нче көн -"Халык иҗаты көне". Авылыбызның гүзәллеген чагылдырган "Туган авылым" рәсем бәйгесендә барлык укучылар да теләп катнашты. Мухаметова Алия, Халиуллин Әмир, Сафина Сөмбелә, Давлиев Сәйдәш, Яковлева Руфинәләрнең эшләре иң матурлары дип табылды. Икенче иртәнге аштан соң Кече Кибәче авылы мәчетенә бардык. Милли уеннар уйнап халкыбызның милли гореф-гадәтләрен искә төшердек. Бүгенге көнебез дә бик күңелле үтте.
-
Принц һәм принцессалар көне 16.06.2014

"Дуслык" лагереның бүгенге көне кунаклар белән узды. Безнең кунакларыбыз-принц һәм принцессалар. Алар янәшәсендә чын әкият дөньясына күмелдек, бергәләп вальс әйләнгәч аларның үзләре белән таныштык. Яраткан әкиятләргә иллюстрацияләр ясауда Шакирова Гөлназ, Мухаметова Алия, Каримова Рузинә, Шавалиева Гөлназ, Галиахметова Зәринә җиңүчеләр булдылар. "Математик Сабантуй"да "Светлячок" командасы җиңүче булды.
-
" Туган ягым-гөлләр иле"
16.06.2014
Бүгенге көнебез линейкадан башланды.Иртәнге аштан соң балалар мәктәп территориясен җыештырдылар , генуборка ясадылар .Икенче аштан соң Сафина С.З. балалар белән " Авылым чишмәләре " темасына сәяхәт - дәрес үткәрде.Авылыбыз чишмәләренең барлыкка килү тарихы ,исемнәре, кызыклы эзләнүләр турында сөйләде .Сәяхәтебезнең дәвамы киләсе көндә Зөлхиҗҗә чишмәсенә бару белән дәвам итәчәк.
-
Биюләр планетасы көне 14.06.2014

"Дуслык" лагеренда 12нче көн "Биюләр плантесы көне" дип исемләнде. Иртәнге аштан соң өстәмә белем бирү педагогы Шафикова Г.Р. "Минем биисем килә!" дигән мастер-класс уздырды. Балалар өйрәнгән биюләрен искә төшерделәр, бию күнекмәләрен камилләштерделәр. "Могҗизалар илендә" уенында да һәркем теләп катнашты. Яңгыр явып торуга карамастан, бүгенге көн дә бик файдалы һәм күңелле узды.
-
" Сәламәт яшәү рәвеше"
14.06.2014
Иртәнге линейкада узган көнгә нәтиҗә ясалды , көндәлек план белән таныштырылды. Иртәнге аштан соң бакчада эшләдек.Ибушева Ф.Н. " Наркотики - путь в никуда "( ролевая игра ) темасына чара үткәрде. Балалар актив катнаштылар. Көндезге аштан соң " Туган як атамалары " исемле кызыклы иҗади чараны Каримова Л.Р. үткәрде. Туган як темасын балалар үзләре эшләгән презентацияләрдә чагылдырдылар.Тагын 1 көнебез мавыктыргыч булып артта калды.
-
Спорт көне 13.06.2014

"Дуслык" лагеренда "Спорт көне" исеме белән узган 11нче көнебез төрле спорт ярышлары белән истә калды. "Кече олимпиада", "Көчлеләр, кыюлар, җитезләр" уеннарында һәркем үзен тизлектә -җитезлектә сынап карады. Көндезге аштан соң "Наркотикларсыз тормыш" акциясе кысаларында "Мин тормышны сайлыйм" плакатлар бәйгесе узды.
-
" Сәламәтлек көне" 13.06.2014

Көнебез һәрвакыттагыча иртәнге линейка белән башланды, эш бүленде .Бакчада күп эш башкарылды :су сибелде, түтәлләр күтәртелде, чүп уталды. Аштан соң " Сәламәтлек юлдаш булсын " исеме астында саф һавада ирекле уеннар уйналды, балалар рәхәтләнеп ял иттеләр. Көндезге аштан соң вожатыйлар " Дөрес туклану- сәламәтлек билгесе " темасына чара уздырдылар. Сәламәтлек, шәхси- гигиена кагыйдәләре турында сөйләшенде. " Сәламәт тәндә- сәламәт акыл " темасына укучылар фикере тыңланды. Күңелле һәм мавыктыргыч кән тәмәмланды, матур хәтирәләр истәлек булып язылды.
-
"Россия көне" 12.06.2014

"Дуслык" ял һәм сәламәтләндерү лагеренда бүгенге көнебез 12 июнь-Россия көне уңаеннан "Россия көне" дип исемләнде. Гадәттәгечә иртәнге линейкада Россия флагын күтәрү белән башланган көнебез "Россия дәүләте" дигән әңгәмә белән дәвам итте. Укучылар дәүләт символларын, җитәкчеләрен, тарихын искә төшерделәр. Көндезге аштан соң Россия тарихына багышланган "Нәрсә? Кайда? Кайчан? " дигән интеллектуаль уен уздырылды.Уен барышында иң күп җавап бирүче команда дип "Микки Маус" командасы танылды. Россия Гимнын бергәләп башкару белән бүгенге көнебез тәмамланды.
-
"Туган илем-горурлыгым " 12.06.2014

Иртәнге линейкада эш бүленеше барланды. Балалар тырышып бакчада эшләделәр. Иртәнге аштан соң " Туган илем -горурлыгым " темасына Россия көне уңаеннан чара үткәрелде. Шакирова Л.Г. кызлар белән " Кулларымнан гөлләр тама "темасына иҗади эш башкарды. Көнебез күңелле ял һәм хезмәт белән узды.
-
Күңелле уеннар көне 11.06.2014

"Дуслык" лагере үз эшчәнлеген дәвам итә. Бүген бездә Олы Арташ төп мәктәбенең "Кояшкай" лагере кунакта булды. Күршеләребезне "Рәхим итегез!" дип исемләнгән концерт программасы белән сәламләгәннән соң, укучылар мәктәп белән таныштылар. Авылыбыз күрке булган Фәнил мәчетендә, Зөлхиҗҗә чишмәләрендә булу, яңа танышлар белән төрле күңелле уеннар уйнау бүгенге көнебезне тагын да ямьләндерде. Олы Арташ төп мәктәбе укучылары белән салынган дуслык күперебез ныклы булсын, элемтәләр өзелмәсен, дигән теләктә калабыз.








