Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422065, Республика Татарстан, Сабинский район, с.Большие Кибячи, ул.Ф.Энгельса, д.75 |
| Телефон: | +7(843)-624-26-67 |
| E-Mail: | Kibichi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большекибячинская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймиев Ильнар Ильшатович |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 68 учащихся |
| У нас учат: | 21 учитель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 191 192 193 194 195 196 ( 197 ) 198 199 200 >>
-
" Һөнәри юнәлеш " 11.06.2014

Хезмәт һәм ял лагере үз эшен дәвам итә.Бүген без иртәнге аштан соң Икшермә авылында урнашкан КФХ " Мухаметшин " заманча җиһазландырылган сөтчелек фермасында булдык. Эшче - робот белән таныштык, суыту цехын карадык .Тырыш хезмәт кенә уңышлы була икәненә тагын бер кат инандык. Кайтышлый Имән чишмәсенә тукталдык, тирә -ягын чистарттык ,саф суын эчеп тәнебезгә сихәт алдык .Көндезге аштан соң бакчада эшләдек . Сканвордлар бәйгесендә дә көч сынаштык. Кабат очрашулар көтеп өйләргә таралыштык .
-
" Экскурсияләр көне" 10.06.2014

Иртәнге линейкада куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшердек, инструктаж үткәрелде. Иртәнге аштан соң юлыбыз Лесхозга юнәлде.Без Селекция симәнә үзәгендә орлык үстерүнең заманча технологияләре белән таныштык , питомникта булдык. Аннан соң сәяхәтебез " Урман " музеенда дәвам итте. Урманчылык тарихы, истәлекле экспонатлар белән таныштык. Юлыбыз " Нарат " боз сараена да алып барды, рәхәтләнеп бозда шудык, күңелле ял иттек. Көнебез мавыктыргыч һәм файдалы узды.
-
"Урман көне" 10.06.2014

"Дуслык" лагеренда 8нче көнебез "Урман" көне дип исемләнде. Иртәнге аштан соң, куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен искә төшердек тә, Лесхоз бистәсенә юнәлдек. Селекция-симәнә үзәгендә булып, укучылар заманча технологияләр белән эшләүче орлык утырту җайланмалары, теплицадагы эш тәртипләре, андагы техникалар белән таныштылар. Әлеге үзәктән "Урман" музеена юнәлдек. Урман хуҗалыгы тарихы, атаклы урманчылар турында чыгышларны игътибар белән тыңлап, музейдагы һәр экспонатка сокланып, экскурсияне "Нарат" боз сараенда дәвам иттек. Ә менә монда исә чын мәгънәсендә кышта "кунак булдык". Бик күңелле узган бүгенге көнебез дә артта калды.
-
"Куркынычсызлык көне" 09.06.2014

"Дуслык" лагеренда 7нче көн "Куркынычсызлык көне" буларак узды. Иртәнге якта куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен искә төшергәннән соң лагерьдя ял итүче 30 бала Иске Икшермә авылында урнашкан пожар бүлекчәсенә барып МЧС хезмәткәрләре белән очрашты. Бүлекчә җитәкчесе Сәләхиев Фәнис Фәизович укучыларны янгыннан саклану чаралары, янгын чыккан, су баскан, юл хәвефләре булган очракларда МЧС хезмәткәрләре башкаручы вазыйфалар белән таныштырды. Янгын сүндерү алымнары күрсәтелде. Янгын сүндерү машинасы төзелеше белән танышу, тимер кисү җайланмасы белән эшләп карау, су сиптереп карау-балаларга бик кызык булды. Экскурсия КФХ "Мухаметшин " хуҗалыгында- роботлашкан сөт комплексында дәвам итте. Җитәкче Зөфәр Зиннәтович укучыларны әлеге комплексның эш тәртибе, нәтиҗәләре белән таныштырды. Роботларны күргән укучылар бүгенге көндә фермада эшләү өчен дә бик белемле булырга кирәк икәнлегенә инандылар. Тимербаев А.Р. җитәкләгән ипи пешерү пекарнясына сәяхәт тә ял итүчеләргә бик ошады. Яңа танышлар, яңа күренешләр, яңа кичерешләр бүләк иткән бүгенге көнебез дә бик нәтиҗәле узды.
-
" Музейга сәяхәт"
09.06.2014
Күңелле Сабантуйлардан соң мәктәп яңадан балаларны кабул итте. Иртәнге линейкада бүгенге хезмәт көненә план тыңланды.Балалар бакчада эшләделәр, түтәлләргә су сиптеләр , чүп утадылар ,ялны да онытмадылар. Икенче аштан соң мәктәбебезнең " Туган як тарихын өйрәнү " музеенда булдылар.Музей җитәкчесе Каримова Л.Р. балаларны музейның тарихы, экспонатлары, авыллар тарихы белән таныштырды. Музейда һәр экспонат бөртекләп тупланган, кадерләп сакларга кирәклеген дә искәртте. Көндезге аштан соң укытучы Шакирова Л.Г. кызлар белән " Квиллинг белән эш кызыклымы ? " темасына мастер класс уздырды.Балалар өйләренә исән- сау таралыштылар.
-
" А.С.Пушкинны искә алу " 06.06.2014

Иртәнге линейкада узган көнгә отчет тыңланды. Иртәнге аштан соң эш бүленеше буенча һәркем җаваплы хезмәткә алынды. Бер төркем балалар авылыбыз күрке булган җиде улаклы " Зөлхиҗҗә чишмәсе"нә бардылар , чишмәнең әйләнә- тирәсен чүп үләннәрдән арындырдылар, су юлын чистарттылар, матур гөлләр утырттылар . Ә икенче төркем исә мәктәп участогын тәртипкә китерде. Икенче аштан соң рус теле укытучысы Закирова Р.Г. " Пушкин -солнце русской поэзии " темасына чара уздырды. Балалар кечкенәдән таныш булган язучы иҗатын кабат исләренә төшерделәр. Ибушева Ф.Н. акция кысаларында " Наркотикларсыз тормыш " темасына видеофильм күрсәтте.Соңыннан фикер алышынды. Көндәлек эшкә куанычлы йомгак ясалды. Яратып башкарган эштән күңел куана. Алда татар милләтенең мәртәбәле бәйрәме- Сабантуй ! Барыгызны да бәйрәм белән !
-
6нчы көн "А.С.Пушкин көне"
06.06.2014
"Дуслык" лагеренда 6нчы көн бөек шагыйрь А.С.Пушкин иҗатына багышланды. Иртәнге линейка һәм зарядкадан соң "Юл билгеләре" темасына сөйләшү булды. Икенче иртәнге аштан соң "Пушкин әкиятләрен беләсеңме?" темасына викторина, әкиятләрне сәхнәләштерү, "Минем яраткан әкиятем" темасына рәсемнәр бәйгесе белән бүгенге көнебез дәвам итте.
-
" Туган тел " 05.06.2014

Иртәнге линейка эш бүленеше турында узды .Иртәнге аштан соң бакчада эшләдек, су сиптек, чүп утадык. Икенче аштан соң балалар татар теле кабинетында Гафиятова Ә .Ф. уздырган " Газизләрдән газиз телебез " чарасында катнаштылар. Туган телнең матурлыгына , аһәңлегенә , бөеклегенә тагын бер кат ышандылар. Татар язучыларының әсәрләрен тыңладылар. Көндезге аштан соң " Көчсез буын " бәйгесе үтте. Өйләргә таралышканда иртәгесе көннең дә матур үтүен теләдек.
-
5нче көн "Талантлар көне" 05.06.2014

"Дуслык" лагеренда "Талантлар көне" иң оста биюче, җырчы, шигырь сөйләүчене ачыклау белән башланып китте. Ял итүчеләр арасында таланлы укучылар булуы барыбызны да сөендерде: һәркем нәрсәгә дә булса да сәләтле икән бит! Биюдә Шәрәфиев Илһамга тиңнәр табылмады, мәзәкчеләр Алия, Альбина, Гөлүсәнең чыгышы барыбызның да күңелен күтәрде. Бәйгедән соң "Төп-төгәл", "Көйне таны" уеннары оештырылды. Икенче иртәнге аштан соң узган "Иң акыллылар" бәйгесендә төрле кызыклы сорауларга җавап эзләдек. "Цветик-семицветик" җырын да һәркем яратып үзләштерде.
-
Хезмәт һәм ял лагереның 4 көне Математика елына багышланды 04.06.2014

Һәркөн иртән мәктәп балаларның шат авазына күмелә. Иртәнге линейкада эш бүленеше булды.Балалар бакчада тырышып эшләгәннән соң икенче аш белән сыйландылар. Математика елы уңаеннан укытучы Вильданова Ә.Г. " Саннар иленә сәяхәт "темасы буенча эшлекле дәрес - форум уздырды. Балалар . , каникул вакыты булса да , математика һәрдаим кирәк икәнлегенә төшенделәр. Көндезге аштан соң шашка - шахмат ярышында көч сынаштылар, җиңүчеләр билгеләнде.Шашка ярышында -Хасанов А. һәм Газизова И., ә шахмат ярышында Гайнанов Б. җиңүче дип табылды. Соңыннан " Хәерле юл"- теләп өйләргә таралдык.








