Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422065, Республика Татарстан, Сабинский район, с.Большие Кибячи, ул.Ф.Энгельса, д.75 |
| Телефон: | +7(843)-624-26-67 |
| E-Mail: | Kibichi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большекибячинская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймиев Ильнар Ильшатович |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 68 учащихся |
| У нас учат: | 21 учитель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 ( 156 ) 157 158 159 160 >>
-
Сәләтле балачак-өметле киләчәк 22.04.2016

"Оста куллар" түгәрәгенә йөрүче 3нче сыйныф укучысы Харисова Диләрә (укытучысы Шакирова Ләлә) Г."Сәләтле балачак-өметле киләчәк" конкурсында катнашып декоратив- гамәли сәнгать номинациясендә "Туган ягым" дигән эшен тәкъдим итте һәм призёр булды.Котлыйбыз!
-
Сәләтле балачак-өметле киләчәк 22.04.2016

"Оста куллар" түгәрәгенә йөрүче 6нчы сыйныф укучысы Давлиев Сәйдәш (укытучысы Вильданов Наил М.) "Сәләтле балачак-өметле киләчәк" конкурсында катнашып декоратив- гамәли сәнгать номинациясендә " Мультфильмнарның тылсымлы дөньясы" дигән эшен тәкъдим итте һәм призер булды.Котлыйбыз!
-
Сәләтле балачак-өметле киләчәк 22.04.2016

"Тылсымлы карандаш" түгәрәгенә йөрүче 8 нче сыйныф укучысы Шакирова Гөлназ (укытучысы Шакирова Ләлә Г.) "Сәләтле балачак-өметле киләчәк" конкурсында катнашып рәсем номинациясендә" Туган ягым киңлекләре" дигән эшен тәкъдим итте һәм җиңүче булды. Котлыйбыз!
-
Без-табигать балалары 22.04.2016

22 апрель- Җир көне. Шул уңайдан бүген 4-7 класс укучылары катнашында "Без-табигать балалары" дип исемләнгән кичә узды. Әлеге чара ике команда арасында бәйге формасында оештырылды. Укучылар викторина сорауларына җавап биреп, кроссворд чишеп, карта буенча биремнәр үтәп, үзләренең белемнәрен сынадылар. Кичәне география укытучысы Сафина С.З. уздырды.
-
Тукай әсәрләре- сәхнәдә 22.04.2016

22 апрель көнне башлангыч класс укучылары Г.Туай әсәрләрен сәхнәләштерделәр. 1 класс "Бала белән Күбәләк" шигырен, 2 класс "Кәҗә белән Сарык" әкиятен, 3 класс "Кызыклы шәкерт" шигырен сәхнәдә уйнап күрсәтте. Ә 4 класс укучылары Гәрәй Рәхимнең Тукайга ияреп иҗат ителгән "Кәҗә белән Сарык" әкиятен тәкъдим итте. Укучылар чыгышы "Күбәләк" ясле-бакчасында тәрбияләнүчеләргә дә бик ошады.
-
Без- әкият дуслары 21.04.2016

Башлангыч класс укучылары бөек шагыйребез Габдулла Тукайның иҗатын яратып өйрәнәләр. Шагыйрьнең һәр шигыре, һәр әсәре- балалар күңеленә үтеп керерлек чын тәрбия үрнәге.21 апрельдә "Без-әкият дуслары" дип исемләнгән чарада 1-4 класс укучылары Тукайның әкият геройлары белән очраштылар, аның әсәрләре буенча эшләнгән татарча мультфильмнар карадылар.
-
Изге эшләр көне 21.04.2016

Язгы игелек атнасының бу көне "Изге эшләр көне" дип исемләнде. Укучыларыбыз Төбәк авылында ялгызы гомер итүче сугыш чоры баласы Тәнзилә апаның өен юдылар. Тәнзилә апа кызлар эшеннән бик канәгать калды.
-
"Сәләтле балачак-өметле киләчәк" 20.04.2016

Хореография түгәрәгенә йөрүче укучыларыбыз "Сәләтле балачак-өметле киләчәк" фестивалендә "Эх бу дөнья-куласа" көенә татар халык бию белән чыгыш ясадылар һәм бәйгенең призеры исеменә лаек булдылар. Биючеләребезне һәм аларның җитәкчесе Шафикова Г.Р. котлыйбыз!
-
Тукай яши безнең йөрәкләрдә 20.04.2016

Мәктәбебездә бөек шагыйрь Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышланган декада башланып китте. 20 апрель көнне "Тукай яши безнең йөрәкләрдә" дигән бердәм дәрес үтте. Г.Тукайның бала чагы, Җаектагы, Казандагы тормышы, гомеренең соңгы көннәре турында тирән эчтәлекле чыгышлар тыңланды, яңа мәгълүматлар бирелде. 5 класс укучылары Тукайның Кырлайдан Җаек шәһәренә китү, Казанда Г.Камал белән очрашу күренешләрен сәхнәләштерделәр. Дәресне татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гафиятова Ә.Ф. уздырды.
-
Алексей Маресьев-человек-легенда
20.04.2016
Сегодня в 5-7 , 8-11 классах прошел Единый урок мужества, посвящённый 100-летию со дня рождения легендарного лётчика, Героя Советского Союза А. П. Маресьева.Цель этого урока: сохранение памяти о Великой Отечественной войне и её героях; развитие представлений обучающихся об ответственном гражданском поведении на примерах отважных поступков участников Великой Отечественной войны. Обучающиеся ознакомились с историей жизни А.П. Маресьева, его героическими поступками перед Родиной.








