Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422065, Республика Татарстан, Сабинский район, с.Большие Кибячи, ул.Ф.Энгельса, д.75 |
| Телефон: | +7(843)-624-26-67 |
| E-Mail: | Kibichi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большекибячинская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймиев Ильнар Ильшатович |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 68 учащихся |
| У нас учат: | 21 учитель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 151 152 153 154 ( 155 ) 156 157 158 159 160 >>
-
Тукай в наших сердцах 27.04.2016

В школе состоялся литературно-музыкальный вечер, посвященный дню рождения великого поэта Г.Тукая "Тукай в наших сердцах". Организатор-учитель русского языка и литературы Сайфеева Р.В.
-
Җир Хартиясе принципларын тормышка ашыру 27.04.2016

Бүген мәктәбебездә Җир Хартиясе принципларын тормышка ашыруның 15 еллыгы уңаеннан әңгәмә үткәрелде, мәктәп стадионы тирәсенә чыршы агачлары утыртылды. Чараларны география укытучысы Сафина С.З. оештырды.
-
Чернобыль кайтавазы 26.04.2016

26 апрель көнне 8-11 классларда "Чернобыль кайтавазы" дип исемләнгән чара узды. 9 класс укучылары 1986нчы елның 26 апрелендә Чернобыль атом электростанциясендә булган фаҗига турында сөйләделәр. Әлеге коточкыч авариянең экологик зыяны белән таныштырдылар. Авария калдыкларын чистартуда катнашкан ливидатор -якташыбыз Камалов Фәрзетдин абыйның тормышы турында мәгълүмат бирделәр.
-
"Георгий лентасы" акциясе 26.04.2016

Бөтенроссия "Геогргий лентасы" акциясендә безнең мәктәп укучылары да теләп катнаша. Алар хәрби дан символы булган әлеге лентаны тараталар, сугыш һәм тыл ветераннары чардуганнарына беркетәләр.
-
Без-Тукай оныклары 26.04.2016

26 апрель көнне мәктәбебездә 1 - 11 класс укучылары катнашында "Без - Тукай оныклары" дип исемләнгән шигырь бәйрәме үткәрелде. Бәйрәм Г. Тукай сүзләренә язылган җырлар белән үрелеп барды. Татар халкының гимнына әйләнгән " Туган тел" җыры белән тәмамланды.
-
Аны халык бик яшьләй үз шагыйре итеп таныды 26.04.2016

Бөек шагыйребез Г.Тукайның 130 еллыгына багышланган чараларда укучыларыбыз актив катнашты. Казан федераль университеты уздырган "Аны халык бик яшьләй үз шагыйре итеп таныды" Бөтенроссия сәнгатьле сөйләм бәйгесенә Гафиятова Илзия (укытучы Гафиятова Ә.Ф.), Сафина Сөмбелә (укытучы Сафина С.З.), Каримова Рузинә (укытучы Измайлова Г.М.), Шайхеразиева Зөлфинә (укытучы Сайфеева Р.В.) чыгышлары тәкъдим ителде. Шайхеразиева Зөлфинә әлеге бәйгенең җиңүчесе булып танылды һәм КФУда узган бәйрәм тантанасында катнашты.
-
"Обелиск" акциясе 25.04.2016

Мәктәбебезнең тимурчылык отряды үзенең эшен дәвам итә.Алар ялгыз әби-бабайларга булышалар,чишмәләр чистарталар. "Язгы игелек атнасы" кысаларында бер төркем укучылар Төбәк авылында урнашкан һәйкәл-обелиск янын тәртипкә китерделәр.
-
Безнең уен 23.04.2016

Сафина Сиринә З. Габдулла Тукайның 130 еллыгы уңаеннан 5-7 сыйныф укучылары арасында "Безнең уен" дип исемләнгән интеллектуаль уен үткәрде.Уен "Г.Тукайның тормыш юлы", " Тукай иҗаты","Тукай сәнгатьтә", "Шигырьне таны" кебек бүлекләрне үз эченә алган иде.Уен барышында укучылар барысы да активлык күрсәттеләр,ә җиңүне 6 нчы сыйныф укучылары яулады.
-
Курчаклар "Су анасы" н уйный 22.04.2016

"Күңелле сәхнә" түгәрәгенә йөрүче укучыларның чыгышы-һәр бәйрәмнең бизәге. Бүген алар Г.Тукайның "Су анасы" әсәрен курчак театры спектакле буларак тәкъдим итте.
-
Халыкара олимпиада 22.04.2016

Мәктәбебезнең 9 нчы сыйныф укучысы Юзеева Нәркизә (укытучысы Гафиятова Әнисә Фәнил кызы)19-22 көннәрендә Казан шәһәрендә үткән татар теле һәм татар әдәбиятыннан халыкара олимпиадада катнашты.Уңышлы чыгыш ясап,I дәрәҗәдәге Дипломга ия булды. Нәркизәгә планшет һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.Укучыбызны һәм укытучысын зур җиңүләре белән котлыйбыз! Афәрин! Уңышлар сезгә!








