Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Биектауская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Биектау урта гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422665, Республика Татарстан, Рыбно-Слободский муниципальный район,с.Биектау, ул. Сафиуллина, д. 1/ 422665 Татарстан Республикасы, Балык Бистәсе муниципаль районы, Биектау авылы, Сафиуллина урамы, 1 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-613-26-20 |
| E-Mail: | Sbtau.Rs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Биектауская СОШ" |
| Руководитель: | Камалиева Рамзия Усмановна |
| Год основания учреждения: | 1965 |
| У нас учатся: | 60 учащихся/ 60 укучы |
| У нас учат: | 21 педагог/ 21 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Биектауская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Биектау урта гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 181 182 183 184 185 186 187 188 189 ( 190 ) >>
-
Булачак солдатларыбызны котлыйбыз 22.02.2012

22 нче февраль көнне башлангыч сыйныфлар арасында, сыйныф җиткчеләре белән берлектә “Ватанны саклаучылар көне”нә багышланган бәйрәм үткәрелде. Бәйрәмдә 11 булачак солдатыбыз көч сынашты.Алар үзләренең тапкырлыкларын, зирәклекләрен, җитезлекләрен күрсәттеләр. Бәйрәм җыр, бию белән үрелеп барды.
-
Бәйрәм белән котладылар 21.02.2012

21 нче февраль көнне 5 нче сыйныф укучылары белән “Ватанны саклаучылар көне”нә багышланган бәйрәм үткәрелде. Котлап сыйныф кызлары егетләргә үзләренең җырларын, шигырьләрен җиткерделәр һәм истәлекле бүләкләрен тапшырдылар.
-
23 февраль- Ватанны саклаучылар көне 21.02.2012

Мәктәбебезнең барлык укучы малайларын, егетләрен һәм ир укытучыларыбызны
23 нче февраль Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз! Аларга тазалык-саулык, укуларында һәм эшләрендә зурдан - зур уңышлар телибез.
-
Якташыбыз - Кадыйр Сибгатуллин 16.02.2012

Ике гомер безгә насыйп булмас
Бер яшисе җирдә
Бер туып.
Шушы Җирдә бер каласы килә
Бер югалмый торган җыр булып.
15 февраль көнне, якташыбыз Кадыйр Сибгатуллинның 70 еллыгын искә алып үттек. Бу чарада Кадыйр Сибгатуллиннга багышлап презентация дә күрсәтелде. Өлкән сыйныф укучылары аның иҗатына күзәтү ясадылар һәм 5 нче, 6 нчы. 8 нче сыйныф укучылары аның шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләп күрсәттеләр.
-
Герой шагыйрь - Муса Җәлил 15.02.2012

15 нче февраль көнне, герой шагыйрь Муса Җәлилгә 106 ел тулуын билгеләп үттек. Бу чарада укучылар шагыйрьнең үтә үзәккә үтә торган, кызганыч шигырьләрен сөйләделәр, тормыш юлы һәм иҗатына күзәтү ясадылар.Соңыннан аларны бер минут тынлык белән искә алдык.
-
Милли көрәш 10.02.2012

10 февральдә Биектау урта гомуми белем бирү мәктәбенең спорт залында татар-башкорт көрәше буенча ярышлар үтте. Матур гадәткә әйләнгән әлеге чара инде икенче мәртәбә Биектау урта мәктәбендә уздырыла.
Ярышта 1996-1997 елларда туган яшүсмерләрдән тупланган 11 команда 50 гә якын яшүсмер көрәшче көч сынашты. Көрәш барышын күзәтергә район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Р. Хәбибуллин, Биектау авыл җирлеге җитәкчесе Р. Мөхәммәтҗанов һәм районның танылган тренерлары килгән. Түрдәге өстәл өстенә тезелгән бүләкләр – кубок, күпсанлы призлар, медальләр үз хуҗаларын көтә. Ярыш әләмен күтәрү хокукы Биектау урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы, күп кенә призлар, медальләр яулаган көрәшчебез Гыйләҗиев Рәсимгә бирелде. Ярыш 36 кг үлчәү авырлыгындагы спортчыларның көч сынашуыннан башланып китте. Ярыш кызганнан-кыза бара. Акрынлап келәмгә зуррак үлчәмдәге яшүсмерләр чыкты. Көрәш – егетләр өчен чын мәгънәсендә чыныгу мәктәбе. Кайчандыр кыймыйча гына беренче ярышларда үзләрен сынап караган малайлар инде чын көрәшчеләр булып өлгергән, егетләр бүген пәһлевандай бил алыша. Алар оста алымнар кулланып, матур көрәш күрсәттеләр. Көн буена барган ярыш тәмам. Ниһаять, бәйрәмнең иң күңелле мизгеле – бүләкләү тантанасы җитте. Җиңү яулаган яшүсмерләргә призларны муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Р. Хәбибуллин һәм башка җитәкчеләр тапшырды. Алар көрәшчеләргә күп һәм изге теләкләрен җиткерделәр.
Ә бу ярыш җиңүчеләре түбәндәгечә билгеләнде: 36 килограммлы үлчәү авырлыгында Сабиров Булат – I урынны, 46 килограммлы үлчәү авырлыгында Гарипов Рәдиф - I урынны , Гыйләҗиев Айнур – III урынны, 50 килограммлы үлчәү авырлыгында Сафиуллин Ислам – I урынны яуладылар.Командалар арасында Шомбыт урта мәктәбе көрәшчеләре беренче урынга чыгып, төп приз – кубокка ия булды. Биектау урта мәктәбе спортчылары – икенче, Олы Елга урта мәктәбе көрәшчеләре өченче урынны алды.
Барлык призлы урын алган көрәшчеләргә район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Р. Хабибуллинның, В. Шайдуллинның, Г. Бәдретдиновның, Биектау җирлеге башлыгы Р. Мөхәммәтҗановның, Шомбыт авыл җирлеге башлыгы бертуган Сергеевларның иганәчелек ярдәме белән әзерләнгән кыйммәтле бүләкләр һәм медальләр тапшырылды. Бу иганәчеләргә барлык көрәшчеләр, тренерлар исеменнән рәхмәт әйтәсебез килә.
-
Студентлар белән очрашу. 03.02.2012

3 нче февраль көнне безнең мәктәптә күптән көтелгән студентлар белән очрашу булды.Очрашуга студентлар бик күп килгән иде.Кичә җыр-бию,уен-көлке,ярышлар белән үрелеп барды.Укучылар үзләренә бик күп кирәкле мәгълүмат алдылар.Студенлар үзләренең укулары,уңышлары белән уртаклаштылар,укытучыларга олы рәхмәтләрен җиткерделәр.
-
Йолдызлык-2012 28.01.2012

28 нче гыйнвар көнне Котлы Бүкәш урта гомуми белем бирү мәктәбендә "Йолдызлык-2012" конкурсының I нче туры узды. Анда безнең Биектау урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары да актив катнаштылар. Кызларыбыз үзләренең яраткан җырларын җырлап,барысы да сертификатларга ия булдылар. Ә иң активларын район күләмендә үткәреләчәк II нче турга көтеп калдылар.
-
Әти - әниләр җыелышы.
24.01.2012
24.01.2012 көнне мәктәпкүләм әти-әниләр җыелышы булды. Җыелышта мәктәп директоры Кәримов Р.Ф.,Биектау авылы җирлеге җитәкчесе Мөхәммәтҗанов Р.М., авыл медицина хезмәткәре Шәрәфеева Р.Ф., полиция хезмәткәре Габдрахманов Ф.Ф., һәм әти-әниләр катнашты.
Җыелышның төп темасы: “Дөрес туклану - сәламәтлекнең нигезе”
-
Күңелле очрашу. 23.01.2012

23 нче гыйнвар көнне мәктәп күләмендә һәвәскәр композитор Риф Гатауллин һәи Рафинат Сәлаховлар белән очрашу булып узды. Алар үзләренең күңелле, матур җырларын укучыларга тәкъдим иттеләр. Ә укучылар копозиторларга кушылып бик теләп җырладылар, биеделәр.
Без аларга алдагы иҗатларында зур уңышлар, яңадан – яңа җырлар иҗат итүләрен , безне онытмауларын теләп калабыз.









