Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Биектауская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Биектау урта гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422665, Республика Татарстан, Рыбно-Слободский муниципальный район,с.Биектау, ул. Сафиуллина, д. 1/ 422665 Татарстан Республикасы, Балык Бистәсе муниципаль районы, Биектау авылы, Сафиуллина урамы, 1 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-613-26-20 |
| E-Mail: | Sbtau.Rs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Биектауская СОШ" |
| Руководитель: | Камалиева Рамзия Усмановна |
| Год основания учреждения: | 1965 |
| У нас учатся: | 60 учащихся/ 60 укучы |
| У нас учат: | 21 педагог/ 21 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Биектауская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Биектау урта гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 181 182 183 184 185 186 187 ( 188 ) 189 190 >>
-
Табигать фәннәре атналыгы 09.04.2012

Биектау урта гомуми белем бирү мәктәбендә, ягъни 9 нчы апрельдән табигать фәннәре атналыгы башланып китте.
-
«Русский медвежонок – языкознание для всех» 07.04.2012

-
IV сыйныфта мониторинг 04.04.2012

Бу көннәрдә 4 нче сыйныфларда мониторинг үткәрелә. Укучылар рус теле, татар теле, математика фәннәре буенча тест эшлиләр, белемнәрен тикшерәләр. Уңышлар аларга!
-
Кошлар – безнең дусларыбыз. 21.03.2012

Яз җитүен барыбыз да көтеп алабыз. Без генә түгел, канатлы дусларыбыз да язны сагына. Җылы яклардан кайтучы кошкайларны без дә көтәбез. Мәктәбебездә кошлар көненә багышлап газеталар чыгардык, рәсем конкурсы үткәрдек,сыерчык оялары ясадык.
-
Ачык дәрес 20.03.2012

-
Халыкара конкурс "Көнгерә" 15.03.2012

Биектау урта мәктәбе укучылары - бик актив укучылар. Төрле ярыш - конкурсларның алардан башка үткәнен күрмәссең дә. Алар катнашкан чираттагы конкурс - Халыкара "Көнгерә" конкурсы. Анда барлыгы 15 укучы катнашты. Бу укучыларның күпме балл җыйганнарын, нинди урыннар алганнарын без соңрак белербез.
-
О проведении Интернет- форума! 13.03.2012

Проводятся тестирования согласно графику:
9 класс
Русский язык день: 19.03.12; 20.03.12 время: 12:00-14:30;16:30-19:00; 19:00-22:00
Метематика день: 21.03.12; 22.03.12 время: 12:00-14:30;16:30-19:00; 19:00-22:00
11 класс
Физика день: 13.03.12 время:11:00-13:30; 16:00-18:30; 19:00-22:00
Обществознание день: 13.03.12 время:11:00-13:30; 16:00-18:30; 19:00-22:00
Русский язык день: 15.03.12 время:11:00-13:30; 16:00-18:30; 19:00-22:00
Математика день: 16.03.12 время:11:00-13:30; 16:00-18:30; 19:00-22:00
-
"Шалкан" әкиятен сәхнәләштерү. 09.03.2012

Мәктәп күләмендә башлангыч сыйныфлар атналыгы дәвам итә. Шул уңайдан, бүген башлангыч сыйныф укучылары, чит телдә, "Шалкан"әкиятен сәхнәләштерделәр. Укучылар барысы да рольгә кереп уйнадылар, барысы да тиешле костюмнарда иде. Аларга алга таба да уңышлар телибез. Әфәрин, укучылар!!
-
"Йолдызлар яңгыры-2012" 07.03.2012

7 нче март көнне гүзәл затларыбызны бәйрәм белән котлап,башлангыч сыйныф укучылары чыгыш ясады. Бәйрәмдә укучылар үзләрен чын йолдызлар кебек тоттылар, үзләренең җырга, моңга гашыйк икәнлекләрен күрсәттеләр. Бәйрәм җыр, бию, шигырь сөйләүләр белән үрелеп барды. Аларга алга таба да бик зур уңышлар телибез.
-
Хөрмәтле гүзәл затларыбыз! 07.03.2012

Сезне якынлашып килүче язның беренче бәйрәме - 8 март – Халыкара хатын-кызлар көне белән чын күңелебездән котлыйбыз.Эшләрегездә,укуларыгызда зур уңышлар, саулык- сәламәтлек телибез. Күңелегезнең аяз күген беркайчан да кара болытлар капламасын. Һәр туар таң сезгә бетмәс-төкәнмәс сөенеч-куанычлар гына алып килсен. Гаиләләрегездә бик-бик бәхетле, кирәк һәм сөекле кешеләр булып яшәгез. Кайгы-хәсрәт сезне һәрчак чикләп үтсен. Бәйрәм белән Сезне!!!
Халыкара хатын-кызлар көне 1910 нчы елда Копенгагенда соиалисткаларның II халыкара конференциясендә "Икътисадый, социаль һәм сәяси тигез хокуклылык өчен көрәштә хатын – кызларның халыкара хезмәттәшлеге көне"н билгеләп үтү Клара Цеткин тәкъдиме белән кабул ителә. Башта бу бәйрәм төрле илләрдә төрле көннәрдә үткәрелә. 1914 нче елдан башлап, 8 март көнне билгеләп үтелә. Рәсәйдә 8 Март беренче мәртәбә 1913 нче елда бәйрәм ителгән.









