Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Биектауская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Биектау урта гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422665, Республика Татарстан, Рыбно-Слободский муниципальный район,с.Биектау, ул. Сафиуллина, д. 1/ 422665 Татарстан Республикасы, Балык Бистәсе муниципаль районы, Биектау авылы, Сафиуллина урамы, 1 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-613-26-20 |
| E-Mail: | Sbtau.Rs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Биектауская СОШ" |
| Руководитель: | Камалиева Рамзия Усмановна |
| Год основания учреждения: | 1965 |
| У нас учатся: | 60 учащихся/ 60 укучы |
| У нас учат: | 21 педагог/ 21 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Биектауская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Биектау урта гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 181 182 183 184 185 186 ( 187 ) 188 189 190 >>
-
Язгы өмә. 21.04.2012

Мәктәпкүләм өмә үткәрелде. Мәктәп яны территориясе һәм һәйкәл яны җыештырылды.
-
Очрашу. 20.04.2012

20 нче апрель көнне “Форпост” директоры Альмухаметов И. Г. һәм өлкән инспектор Новикова М.И. 5-11 нче сыйныф укучылары белән әңгәмә үткәрделәр. Нәрсәләр эшләргә кирәклеген, нинди кагыйдәләр үтәлергә тиешлеген әйтеп үттеләр. Бүләк итеп, безгә форпост формаларын калдырып киттеләр.
-
"Кеше һәм табигать" конкурсы. 19.04.2012

Бүген безнең мәктәптә Бөтенроссия "Кеше һәм табигать" конкурсы үткәрелде. Конкурста 12 укучы катнашты.
-
Профком оешмасының хисап-сайлау җыелышы. 18.04.2012

18 нче апрель көнне Биектау урта гомуми белем бирү мәктәбендә профсоюз оешмасының хисап-сайлау җыелышы үткәрелде. Җыелышта мәктәп администрациясе, укытучылар, техник хезмәткәрләр катнашты. Көн тәртибендә биш сорау каралды. Профкомдагы һәр сектор үзләренең өч еллык эшләгән эшләренә нәтиҗә ясадылар. Шул ук вакытта профкомның һәм ревизия комиссиясенең яңа составын сайлау булды.
-
Файдалы эш! 14.04.2012

Биектау урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары, каен һәм нарат бөресе җыюга да үзләренең көчләрен куйдылар һәм менә шундый нәтиҗәләргә ирештеләр:
Каен бөресе: 1 класс – 37 кап (6 бала) Нарат бөресе: 1 класс- 15 кап (3 бала)
2 класс - 20 кап (5 бала) 2 класс – 1 кап (1 бала)
3 класс – 29 кап (5 бала) 3 класс – 32 кап (3 бала)
4 класс – 19,5 кап (5 бала) 4 класс – 77 кап (6 бала)
5 класс – 33 кап (6 бала) 5 класс - 60 кап (7 бала)
6 класс- 15 кап (3 бала) 6 класс – 28 кап ( 2 бала)
7 класс- 9 кап (4 бала) 7 класс – 51 кап (5 бала)
8 класс- 2 кап (1 бала) 8 класс – 103 кап (6 бала)
9 класс- 2 кап (1 бала) 9 класс – 19 кап ( 2 бала)
10 класс – 2 кап (2 бала) 10 класс - юк
11 класс – 3 кап ( 2 бала) 11 класс – 7 кап (6 бала)
Иң күп каен бөресе җыючылар: Закирова Инзилә - 1 класс (9 кап), Мингарипова Аделина – 3 класс (10 кап), Әхмәтҗанов Айрат – 4 класс (8 кап), Гилемзянов Рәмис –5 класс (11 кап).
Иң күп нарат бөресе җыючылар: Гимадиева Ләйсән – 1 класс (10 кап), Каримов Илшат – 3 класс (16 кап), Хуснуллина Алсу – 3 класс (10 кап), Гарипов Айдар – 5 класс (13 кап), Рамазанова Лилия – 5 класс (16 кап), Каримов Илфат –6 класс (16 кап), Сибгатуллин Булат- 7 класс (20 кап), Билалов Нияз – 7 класс (23 кап), Гильманова Алсу – 8 класс (22 кап), Сабиров Булат – 8 класс (28 кап), Сәләхиев Нәсим – 8 класс (25 кап), Садыйкова Гүзәл – 9 класс (17 кап).
Молодцы укучылар! Файдалы эш эшләдек!
-
Каюм Насыйри укулары. 14.04.2012

13 нче апрель көнне башкалабыз Казан шәһәрендә, 9 нче сыйныф укучысы Садыйкова Гүзәл, Бәдретдинов Габдулла Әхәт улы җитәкчелегендә,
X регионара үсмерләрнең Каюм Насыйри исемендәге фәнни- тикшеренү укуларында катнашты һәм III дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Әфәрин Гүзәл!
-
12- апрель "Космонавтлар көне" 12.04.2012

12нче апрель "Космонавтлар көне" СССРның Югары Советы Президиумының, 1962нче елның 9нчы апрель Указы нигезендә гамәлгә кертелә. Шул уңайдан мәктәп күләмендә бүген география укытучысы Ахметвалиева Ләйсән Рифкать кызы ярдәмендә, 8 нче сыйныф укучылары арасында шаян географик викторина үткәрелде. Бу викторинада укучылар бик теләп катнаштылар.
-
Гагарин дәресләре. 12.04.2012

Космонавтика көне башлангыч сыйныфларда да билгеләп үтелде. Физика,математика укытучысы Хисматуллина Айгөл Нәфыйк кызы башлангыч сыйныф укучылары катнашында "Гагарин дәресләре " дип аталган бик тә кызыклы чара үткәрде. Чара Юрий Алексеевич Гагаринга карата ясалган презентация күрсәтү белән үрелеп барды. Укучылар бик канәгать калдылар.
-
"Зирәк тиен-2012" конкурсы 11.04.2012

11 нче апрель көнне татар теле буенча регионара "Зирәк тиен-2012" конкурсы үткәрелде. Бу конкурста безнең мәктәптән 23 укучы катнашты. Укучыларга үзләренең конкурс нәтиҗәләрен зур түземсезлек белән көтәргә генә кала. Уңышлар сезгә, укучылар!
-
"Кошлар- канатлы дуслар" 10.04.2012

10 нче апрель көнне 7 нче сыйныф укучылары , биология укытучысы Бәдретдинов Габдулла Әхәт улы белән берлектә, "Кошлар - канатлы дуслар" бәйрәмен уздырдылар. Бәйрәмдә сыйныф укучылары “Тургай” һәм “Бөркет” командаларына бүленделәр. Ике команда да үзләренең осталыкларын, тапкырлыкларын, җитезлекләрен күрсәттеләр. Бәйрәм ахырында “Бөркет” командасы җиңү яулады.









