Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, 420141, г. Казань, ул. Кул Гали, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-262-43-69 (приёмная); +7(843)-590-13-18 (охрана) |
| E-Mail: | g18.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №18 - "Галэм" |
| Руководитель: | Фасхутдинова Гульшат Абузаровна |
| Год основания учреждения: | 1999 |
| У нас учатся: | 905, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 61 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 ( 7 ) 8 9 10 >>
-
"Россия- минем горизонтларым" курсы 11.09.2025

11 нче сентябрь көнне үткәрелгән “Россия - минем горизонтларым” сыйныфтан тыш эшчәнлек курсы кысаларында укучылар сыйныф җитәкчеләре белән берлектә "Үз киләчәгеңне ач" дигән темага фикер алыштылар. Максатлар:
- укучыларга һөнәр сайлауда ярдәм итү;
- заманча һөнәри юнәлешләр белән таныштыру;
- сайлаган һөнәр өчен кирәкле шәхси сыйфатларны үстерү. -
"Туган Батыр" проекты 10.09.2025

Гимназиянең 1В сыйныфы укучылары укытучылары Гөлчәчәк Мансуровна һәм әти- әниләр җитәкчелегендә "Туган Батыр" мультфильмын карап кайттылар. Мавыктыргыч маҗаралар ярдәмендә Туган Батыр яшь буынга рухи яктан баерга һәм ата- бабаларыбызның гореф- гадәтләрен сакларга ярдәм итә.
Укучыларыбызга әлеге сәяхәт бик ошады! -
Халыкара грамоталылык көне 09.09.2025

8 нче сентябрь- Халыкара грамоталылык көне. Шул уңайдан гимназия укучылары тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе Гөлчәчәк Әсхатовна белән берлектә Белем иленә сәяхәт кылдылар. Башлангыч сыйныф укучылары әлеге көннең тарихы белән таныштылар, мультфильмнар карадылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар эзләделәр. Югары сыйныф укучылары белән "Русский язык- это не просто язык" дип исемләнгән викторина үткәрелде, сөйләм телен камилләштерү өчен төрле күнегүләр өйрәнелде.
Әлеге чаралар грамоталылыкны үстерә, дөньяга карашны киңәйтә һәм белем алуга кызыксынуны формалаштыра. Һәр укучы үзе өчен төп нәтиҗә ясады: белемле булу бик яхшы! -
"Мөһим сөйләшүләр" дәресләр циклы 08.09.2025

8 нче сентябрь көнне гимназиядә дүшәмбе иртәсе традицион рәвештә Рәсәй һәм Татарстан флагларын күтәрүдән, гимннарны башкарудан башланып китте. Тантанадан соң "Мөһим сөйләшүләр" дәресләр циклы дәвам итте.
Укучылар белән "Рус теле цифрлы технологияләр чорында" дигән темага сөйләшүләр алып барылды. Дәреснең максатлары:
- цифрлашу белән бәйле телдәге үзгәрешләрне күзәтү;
- тел нормалары һәм кагыйдәләрнең мөһимлеген аңлау. -
Әти- әниләр җыелышы 06.09.2025

2025/2026 нчы уку елын оештырып җибәрү уңаеннан, 4 нче һәм 5 нче сентябрь көннәрендә гимназиядә әти- әниләр җыелышы үткәрелде.
Гимназия директоры Гөлшат Әбүзәровна әти- әниләрне башланып килүче яңа уку елы белән тәбрикләде, укучыларның тәртипләре, куркынычсызлык кагыйдәләре турында искә төшереп үтте.
Җыелыш барышында түгәрәк җитәкчеләре гимназия базасында эшлиячәк түгәрәкләр турында үз чыгышларын тәкъдим иттеләр. Гомуми җыелыштан соң барлык әти- әниләр сыйныфлар буенча таралыштылар, анда сыйныф җыелышлары дәвам итте. -
5 нче сентябрь- Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы көне 05.09.2025

Гимназия укучылары белән юлда йөрү культурасы тәрбияләү максатыннан агитацион- профилактик чаралар үткәрелде. Инспектор М. П. Гиниатуллина юл йөрү кагыйдәләре буенча әңгәмә уздырды, төп законнар белән таныштырды һәм укучыларның сорауларына җавап бирде.
-
Беренче сыйныфка багышлау чарасы 04.09.2025

Гимназиябезнең беренче сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре һәм әти- әниләре белән берлектә УНИКСта үткәрелгән беренче сыйныфка багышлау чарасында булып кайттылар. Бәйрәм барышында балалар юл йөрү, мәктәптә үз- үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштылар. Укучыларыбызның көне бик күңелле һәм файдалы үтте.
-
Террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көне 03.09.2025

3 нче сентябрь- террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көне. Әлеге истәлекле дата 2004 нче елның 1- 3 нче сентябрендә Бесландагы фаҗигале вакыйгалар белән бәйле. Чара барышында укучылар белән кинодәрес үткәрелде, "Граждане Беслана" дип исемләнгән документаль фильм каралды. Балалар кешелек өчен террорчылыкның нинди куркыныч булуын аңладылар һәм фикерләре белән уртаклаштылар.
-
Истәлекле дата 03.09.2025

1945 нче елның 3 нче сентябре - Икенче бөтендөнья сугышы тәмамланган көн. Әлеге истәлекле дата уңаеннан, укучылар белән лекция- презентация форматында сөйләшү үткәрелде. Балалар тарихи фактларны искә төшерделәр, "Ә сугыштан соң нәрсә?" дигән сорауга җавап эзләделәр, ата- бабаларыбызның батырлыгын истә тотарга һәм аларның данын хөрмәт итәргә тиешбез дигән нәтиҗәгә килделәр.
-
1 нче сентябрь- Белем көне! 01.09.2025

Яңа уку елы башлану уңаеннан, гимназиябездә тантаналы линейкалар үткәрелде. Гимназия директоры Гөлшат Әбүзәровна һәм бәйрәмебезгә килгән махсус кунаклар укучыларга, укытучыларга, әти- әниләргә матур теләкләрен җиткерделәр.
Линейка барышында югары нәтиҗәләргә ирешкән укытучыларга һәм уку алдынгыларына рәхмәт хатлары тапшырылды. Белем көне укучыларыбызның матур чыгышлары белән үрелеп барды.
Кадерле укучыларыбыз, Белем дигән могҗизалы илнең ишекләре сезнең өчен киң ачылсын, яңа уку елы күңелегездә матур хатирә булып уелып калсын! Хәерле имин сәгатьләрдә!Видеога сылтама: https://vk.com/club216931602?from=groups&z=video-216931602_456239422%2F6ae78428251ac6cbd4%2Fpl_wall_-216931602










