Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, 420141, г. Казань, ул. Кул Гали, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-262-43-69 (приёмная); +7(843)-590-13-18 (охрана) |
| E-Mail: | g18.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №18 - "Галэм" |
| Руководитель: | Фасхутдинова Гульшат Абузаровна |
| Год основания учреждения: | 1999 |
| У нас учатся: | 905, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 61 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани - новости
Страницы: 1 ( 2 ) 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Мөһим көннәрнең берсе! 03.04.2026

Гимназиябез Казан мәктәпләре арасында үткәрелгән "Зур тәнәфес - 2026" ("Большая перемена - 2026") фестивалендә катнашты һәм әлеге масштаблы проектта югары дәрәҗәдә әзерләнгән чыгышларны жюри әгъзаларына тәкъдим итте. Чыннан да, гимназиядә иҗади яктан сәләтле, актив, максатчан укучылар белем ала. Бәйгедә без тагын бер кат үзебезнең бердәм һәм дус Гаилә булуыбызны күрсәттек. Хөрмәтле укучылар, укытучылар һәм әти- әниләр! Гимназия администрациясе исеменнән барыгызга да рәхмәт белдерәбез! Бердәмлектә - көч! Нәтиҗәләрне көтәбез!
Наша гимназия на конкурсе "Большая перемена"! Наша гимназия с гордостью приняла участие в городском конкурсе "Большая перемена" и это было поистине незабываемое событие! Яркие номера, великолепные костюмы и невероятный артистизм наших учеников создали атмосферу настоящего праздника. Каждый выступающий вложил частичку своей души, и это было видно всем- от зрителей до жюри. Спасибо ученикам, учителям и родителям за поддержку! Вместе- мы едины!
-
Горурланабыз! 28.03.2026

9А сыйныфы укучылары, әти- әниләре һәм сыйныф җитәкчесе Флүзә Рузалевна "Тату сыйныф серләре" ("Секреты дружного классса") бәйгесенең ярымфинал этабында ПРИЗЁР! Укучыларыбызның чыгышлары тагын да мәгънәле, тирән эчтәлекле һәм күңелнең иң тирән кылларын тибрәтә торган булды. Район, шәһәр, зона этапларын узып, ярымфинал призерлары булу - бик зур хезмәт, көч һәм нәтиҗә! Бары тик бердәм, тату һәм тырыш командаларга гына мондый зур җиңүләр тиң! Без сезнең белән горурланабыз!
Учащиеся 9А класса, родители и классный руководитель Флюза Рузалевна - ПРИЗЁРЫ на полуфинальном этапе конкурса "Секреты дружного класса". Пройти районный, зональный этапы конкурса и стать призёрами полуфинала - это огромный труд, сила и результат! Мы гордимся вами!
-
"Саф һәм җыр каравылы" бәйгесе 25.03.2026

25 нче март көнне гимназиянең 10 нчы сыйныф укучылары район "Саф һәм җыр каравылы" конкурсында катнаштылар һәм IV урынга лаек булдылар! Укучылар төгәл сафка басу, командаларны тиз һәм дөрес үтәү, югары әзерлек дәрәҗәсе күрсәттеләр. Әлеге җитди конкурска әзерләнү өчен күп көч куйдылар: һәр адымны, һәр хәрәкәтне камилләштерделәр. 10 нчы сыйныфны әзерләгән физик тәрбия укытучысы Фәнис Фердинантовичка зур рәхмәт! Без сезнең белән горурланабыз!
25 марта учащиеся 10 класса участвовали в районном конкурсе "Смотр строя и песни" и заняли IV место! Учащиеся четко выстраивались, показывали быстрое и правильное выполнение команд, высокую степень готовности, приложили немало усилий для подготовки к этому серьезному конкурсу: усовершенствовали каждый шаг, каждое движение. Спасибо учителю физической культуры Фанису Фердинантовичу за подготовку!
Видеога сылтама: https://vk.com/clip-216931602_456239471
-
"Ел укучысы - 2026" бәйгесенең район этабы 23.03.2026

23 нче һәм 24 нче март көннәрендә гимназиябезнең 4А сыйныфы укучысы Шакирова Зилә һәм 10 нчы сыйныф укучысы Менликиев Әмир "Ел укучысы - 2026" конкурсының район этабында уңышлы чыгыш ясап кайттылар. Укучыларыбыз иҗади, интеллектуаль яктан үзләренең талантларын күрсәттеләр, проект эшләрен якладылар. Нәтиҗәләр сөендерерлек:
- Шакирова Зилә III урынга лаек булды (җитәкчеләре - Насыйбуллина Гөлфия Рөстәмовна, Галиева Фәния Наилевна);
- Менликиев Әмир "Иҗат һәм креатив" номинациясендә җиңү яулады (җитәкчесе - Шамшуарова Лиана Александровна).
Укучыларыбызны һәм җитәкчеләрен югары нәтиҗәләре белән котлыйбыз, киләчәктә дә зурдан зур уңышлар теләп калабыз!23 и 24 марта ученица 4А класса Шакирова Зиля и ученик 10 класса Менликиев Амир успешно выступили на районном этапе конкурса "Ученик года - 2026". Учащиеся показали творческие и интеллектуальные способности, защищали проектные работы. Результаты:
- Шакирова Зиля заняла III место (руководители - Насибуллина Гульфия Рустамова, Галиева Фания Наилевна);
- Менликиев Амир одержал победу в номинации "Творчество и креатив" (руководитель - Шамшуарова Лиана Александровна).
Поздравляем ребят и руководителей, желаем успехов в дальнейшем! -
Фиджитал - футбол турниры 17.03.2026

"Галәм"дә фиджитал- футбол турниры уеннары! Казан шәһәре фиджитал- футбол белән 2022 нче елның көзендә танышты. Безнең гимназия укучыларының да әлеге уеннарда катнашу хыялы чынга ашты.
Фиджитал- футбол- классик футзал һәм виртуаль футбол катнашмасы. Беренче этапта командалар матчны футбол симуляторында үткәрәләр, ә аннары спортчылар чын мәйданга чыгалар һәм анда иң көчлесен ачыклыйлар. Матчның җиңүчесе ике этапта да кертелгән голлар суммасы буенча билгеләнә.
Турнир нәтиҗәләре:
- 5 нче һәм 6 нчы сыйныфлар арасында I урынны - 5А, II урынны - 6Б, III урынны - 5В сыйныф малайлары яулады;
- 7 нче һәм 8 нче сыйныфлар арасында I урынны - 7Б, II урынны - 8А, III урынны - 8В сыйныф малайлары алдылар.
Афәрин, егетләр! Фиджитал- футбол турнирын оештырган өчен физик тәрбия укытучысы Фәнис Фердинантовичка зур рәхмәтләребезне белдерәбез!В нашей гимназии прошли первые фиджитал- турниры по футболу для учащихся 5- 8 классов. Участники активно сражались как на цифровом, так и на физическом поле, показали все свои силы в борьбе за первое место!
Турнирная таблица школьников сложилась следующим образом:
- среди учащихся 5 и 6 классов I место заняли 5А, II место - 6Б, III место - 5В;
- среди учащихся 7 и 8 классов I место заняли 7Б, II место - 8А, III место - 8В.
Молодцы, ребята! Выражаем огромную благодарность учителю физической культуры Фанису Фердинантовичу за организацию фиджитал- турниры по футболу! -
"Родители за безопасность" бәйгесе 03.03.2026

Республика күләмендә үткәрелгән "Родители за безопасность" бәйгесенең район этабында гимназиянең данын Рәмзия Ралифовна җитәкчелегендә 2А сыйныфы укучылары һәм әти- әниләре якладылар. Алар визит карточкасы һәм проект эшен яклау этапларында югары дәрәҗәдә әзерләнгән оригиналь чыгышлар тәкъдим иттеләр. Нәтиҗәдә, 9 команда арасында II урынга лаек булдылар!
Әлеге бәйгедә тагын бер кат укучыларыбызның һәм әти- әниләребезнең иң сәләтле, иң акыллы, иң матурлары икәннәренә инандык. Хөрмәтле укучылар һәм әти-әниләр! Сезне чын күңелдән зур җиңүегез белән котлыйбыз! Без сезнең белән горурланабыз! Галәмебезне шундый югары дәрәҗәдә күрсәткәнегез өчен бик зур рәхмәт!
На районном этапе республиканского конкурса "Родители за безопасность" честь гимназии защищали учащиеся и родители 2А класса под руководством Рамзии Ралифовны. Наша команда заняла II место! Этот конкурс стал настоящим испытанием на сплоченность, знание правил безопасности и творческий подход. Мы доказали, что родители- это главный пример для детей во всем, в том числе и в вопросах безопасности на дорогах и в быту.
Огромная благодарность каждому участнику команды за смелость, задор и волю к победе! Благодарность Вам за то, что нашли время, за Вашу энергию, за крутой проект и яркое выступление на сцене! Отдельная благодарность нашим болельщикам и семьям, которые поддерживали нас! -
Хәрәкәттә- бәрәкәт! 02.03.2026

Гимназиябезнең 2- 6 нчы сыйныф укучылары белән "Күңелле стартлар" ярышы уздырылды. Командалар эстафетада төрле биремнәр үтәделәр һәм үзләренең җитезлекләрен, спорт осталыкларын күрсәттеләр. Афәрин, укучылар!
В движении - жизнь! С учащимися 2- 6 классов прошли спортивные соревнования "Веселые старты". Команды выполняли различные задания и демонстрировали ловкость, спортивное мастерство. Молодцы!
Видеога сылтама: https://vkvideo.ru/video-216931602_456239468
-
Саф һәм җыр смотры- 2026! 28.02.2026

Безнең гимназиядә 7 нче һәм 8 нче сыйныф укучылары арасында сафлар һәм җырлар смотры оештырылды. Чара чын мәгънәсендә ватанпәрвәрлек һәм команда рухы бәйрәменә әверелде. Смотр барышында катнашучылар: сафка басуны төгәл үтәделәр, хәрби сәламләүне һәм тантаналы марш белән атлауны күрсәттеләр, патриотик җырлар башкардылар. Жюри чыгышларның техник ягын гына түгел, командаларның бердәм булуларын да бәяләде. Чараны оештыруга өлеш керткән өчен барлык катнашучыларга, сыйныф җитәкчеләренә һәм укытучыларга рәхмәт белдерәбез!
В нашей гимназии состоялся смотр строя и песни среди учащихся 7 и 8 классов. Мероприятие стало настоящим праздником дисциплины, патриотизма и командного духа. В ходе смотра участники продемонстрировали: чёткость выполнения строевых приёмов, слаженность движений в строю, исполнение патриотических песен. Жюри оценивало не только техническую сторону выступлений, но и эмоциональную вовлечённость команд, их сплочённость и творческий подход к представлению. Благодарим всех участников, классных руководителей и организаторов за вклад в организацию и проведение мероприятия!
Видеога сылтама: https://vkvideo.ru/video-216931602_456239467
-
"Беренчеләр әкияте" проекты 27.02.2026

Гимназия укучылары "Беренчеләр әкияте" проектында актив катнашып киләләр. Проектның максаты- балаларны төбәгебездә яшәүче төрле милләтләрнең гореф- гадәтләре һәм милли йолалары белән таныштыру. Гимназиянең 8А сыйныфы тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе Гөлчәчәк Әсхатовна җитәкчелегендә 362 нче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүче балаларны Идел буе халыкларының әкият һәм риваять геройлары белән таныштырдылар. Чара барышында балалар халык уеннары уйнадылар, "Беренчеләр хәрәкәте" нең флешмобын башкардылар. Ахырдан нәни дусларыбызга "Барсик" тамгалары таратылды. Очрашу дус һәм позитив атмосферада үтте!
Учащиеся 8А класса под руководством советника директора по воспитанию Гульчачак Асгатовны показали "Сказки Первых" воспитанникам МАДОУ "Детский сад № 362 комбинированного вида". Наблюдая за представлением, ребята познакомились с персонажами сказок, преданий и мифов народов Поволжья. Во время сказки они поиграли в народные игры, где получили море положительных эмоций. Затем воспитанники детского сада получили подарки от Движения в виде значков с изображением Барсика. Мероприятие завершилось традиционным флешмобом под песню Движения Первых. Мероприятие прошло в дружеской, активной и позитивной атмосфере!
-
"Балалар укулары берләштерә"- телемост 26.02.2026

Гимназия укучылары китапханә җитәкчесе Зөлфия Рафаильевна һәм тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе Гөлчәчәк Әсхатовна җитәкчелегендә Казан шәһәренең үзәк балалар китапханәсендә Россиядә халыклар бердәмлеге елына багышланган "Балалар укулары берләштерә" дип аталган телемостта катнаштылар. Укучыларыбыз белән элемтәгә Белгород өлкәсенең Губкин шәһәре һәм Белоруссиянең Могилев шәһәрләре укучылары чыктылар. Губкин шәһәре балалары бүген тыныч булмаган шартларда укуларына карамастан, үзләре куйган кызыклы спектакльне тәкъдим иттеләр.
Чара барышында белорус телендә шигырьләр һәм җырлар яңгырады. Безнең укучыларыбыз да нинди татар язучыларын укырга яратулары, татар халкының авыз иҗаты, милли ризыклары, милли киемнәре турында сөйләделәр, курайда уйнап күрсәттеләр. Очрашу "Туган тел" җырын бергәләп башкару белән тәмамланды!В центральной детской библиотеке города Казани состоялся телемост дружбы "Детское чтение объединяет" между городами Могилёв (Белоруссия), Казань (Республика Татарстан) и Губкин (Белгородская область). Под руководством заведующей библиотеки Зульфии Рафаильевны и советника директора по воспитанию Гульчачак Асгатовны учащиеся нашей гимназии представили татарскую культуру: дети спели песню "Родной язык", Нафикова Нурия рассказала стихотворение Мусы Джалиля "Подарок", Мансурова Диля сыграла мелодию "Ай, былбылым".
Из уст детей звучали стихи, захватывающие сказки и задорные песни. И что особенно ценно, эти произведения исполнялись на трёх прекрасных языках: татарском, белорусском и русском, как настоящее многоголосие дружбы. Телемост стал ярким примером того, как уважение к разным культурам и языкам строит крепкое единство!










