муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шахмайкинская средняя общеобразовательная школа Новошешминского муниципального района Республики Татарстан»/«Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районының Шахмай урта гомуми белем мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423183, Республика Татарстан, Новошешминский район, с. Шахмайкино, ул. Центральная, д. 38 |
| Телефон: | +7(843)-483-84-09 |
| E-Mail: | Sshah.Nsm@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Шахмайкинская СОШ Новошешминского района РТ» |
| Руководитель: | Нуртдинова Резеда Рафкатовна |
| Год основания учреждения: | 1965 |
| У нас учатся: | 68 |
| У нас учат: | 17 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шахмайкинская средняя общеобразовательная школа Новошешминского муниципального района Республики Татарстан»/«Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районының Шахмай урта гомуми белем мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 83 84 ( 85 ) 86 87 88 89 90
-
Укытучылар бәйрәме белән! 05.10.2012

Бу тормышның озын юлларыннан
Атладың да , һаман атладың;
Кеше дигән, укытучы дигән
Исемеңне горур сакладың.
-
Чисталык дәресләре 27.09.2012

Бүген 27 сентябрь көнне Шахмай урта мәктәбе укучылары "Чисталык дәресләре" акциясендә катнаштылар.
-
Марат Фәйрушин белән очрашу 25.09.2012

25 нче сентябрь көнне укытучылар коллективы район мәдәният йортында Марат Фәйрушинның "Мәхәббәт кайчан башлана" исемле концерт программасын карап, ял итеп кайтты. Безгә шундый күңелле кичә бүләк иткән өчен Марат Фәйрушинның иҗат төркеменә рәхмәт белдерәбез һәм уңышлар телибез.
-
1 сентябрь - Белем бәйрәме 01.09.2012

1нче сентябрь- Белем бәйрәме. Мәктәпләрдә Яңа уку елы башланды. Бу уку елында безнең мәктәптә 1 нче класска 1 укучы керде, мәктәбебездә 101 бала белем алачак. Хөрмәтле укытучылар, ата-аналар! Кадерле укучылар! Сезнең һәммәгезне Яңа уку елы белән котлыйбыз. Эшегездә һәм укуыгызда зур уңышлар телибез. Беренче дәресләр 2013 елда Казанда булачак Универсиадага багышланган иде.
-
Укытучыларның август киңәшмәсе 24.08.2012

24 нче августта район укытучыларының чираттагы август киңәшмәсе булып узды. Анда узган уку елына һәм киләсе елга әзерлеккә йомгак ясалды. Мәктәбебез яңа уку елына әзерлек нәтиҗәләре буенча беренче урынны алды. Физик тәрбия укытучысы Мифтахетдинов Рөстәм Рәшит улы узган уку елында ирешкән уңышлары өчен район башлыгы грантына лаек булды.
-
Мәктәбебез яңа уку елына әзер 17.08.2012

-
Соңгы кыңгырау бәйрәме 25.05.2012

Хөрмәтле чыгарылыш сыйныф укучылары, әти-әниләр, укытучылар! Бәйрәм белән сезне!
Син зур мәктәп, данлы мәктәп
Шахмай урта мәктәбе!
Чыга синдә укучыларның
Иң яхшысы, иң шәбе.
Зур шәхесләр чыгуын телим,
Нәк сезнең арагыздан.
Үрнәк шәхес итеп алып,
Укытучыгызга карагыз да,
Зур уңышка ирешегез!
Вузның сайлагыз шәбен,
Горурланып әйтегез сез:
"Тәмамладым Шахмай урта мәктәбен!" (Резидә Абдуллинаның кызын һәм сыйныфташларын котлавыннан .)
-
"Милли ашханәләр көне" конкурсы 18.05.2012

18 май көнне мәктәбебездә "Милли ашханәләр көне" конкурсы уздырылды. Украин халкының милли ашлары, киемнәре, уеннары җыр - биюләре, украин халкының тормыш - көнкүрешен чагылдырган бизәлеш жюри членнарына бик ошады.
-
"Байтик" лагеренда 16.05.2012

11-16 май көннәрендә "Байтик" лагеренда яшь программистларның XVI Республика конкурсы гөрләп үтте.Мөхәммәдиев Илназның проекты район турында җиңү яулагач, республиканың заочный турына җибәрелгән иде. Конкурсның очный турында да катнашырга насыйп булды Илназга. Киләчәктә дә уңышлар теләп укытучылар Илназга зур өметләр баглыйлар.
-
Бәрәңге чәчү төгәлләнде 15.05.2012

Җирдә эшләүче укучыларга хөрмәтебез бик зур. Чөнки мәктәп табынын баетучылар бит алар.









