муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шахмайкинская средняя общеобразовательная школа Новошешминского муниципального района Республики Татарстан»/«Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районының Шахмай урта гомуми белем мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423183, Республика Татарстан, Новошешминский район, с. Шахмайкино, ул. Центральная, д. 38 |
| Телефон: | +7(843)-483-84-09 |
| E-Mail: | Sshah.Nsm@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Шахмайкинская СОШ Новошешминского района РТ» |
| Руководитель: | Нуртдинова Резеда Рафкатовна |
| Год основания учреждения: | 1965 |
| У нас учатся: | 68 |
| У нас учат: | 17 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шахмайкинская средняя общеобразовательная школа Новошешминского муниципального района Республики Татарстан»/«Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районының Шахмай урта гомуми белем мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << ( 81 ) 82 83 84 85 86 87 88 89 90
-
Җәйге ял вакытында куркынычсызлык кагыйдәләре белән танышу 24.05.2013

24 май көнне һәр сыйныфта җәйге каникул вакытында куркынычсызлык кагыйдәләренә инструктажлар үткәрелде.
-
Милли кухня көне 20.05.2013

Башкорт халкының милли ризыкларыннан бай табынны карарга килгән район комиссиясе вәкилләре бик канәгать калдылар.
-
18 май - урман утыртучылар көне 17.05.2013

Бу көнне мәктәп укучылары Сабан туе мәйданына 80 төп тупыл һәм миләш агачлары утырттылар.Халкыбызның байлыгы булган урманнарны яклыйк, саклыйк һәм яратыйк.
-
"Спорт сөюче гаилә" бәйрәме 15.05.2013

15 май көнне 16 сәгатьтә мәктәптә универсиадага багышланган "Спорт сөюче гаилә" дигән бик күңелле бәйрәм булып үтте. 12 гаилә көч сынашты. Бүләкләр алырга ярдәм итүче Абдуллин Рәкыйп Рифкать улына, Адиуллина Әминә Хафиз кызына, Шәйхетдинова Фидания Срур кызына, Багаутдинова Харидә Мөхәммәт кызына зур рәхмәтебезне белдерәбез.
-
Экологик десант 15.05.2013

15 май көнне 5-8 сыйныфларда экологик десант, 9-11 сыйныфларда экологик дәрес үткәрелде.
-
Бөек Җиңү бәйрәмендә 09.05.2013

Без ел саен 9 нчы Май көнендә Бөек Җиңүгә багышланган бәйрәм парадын карарга барабыз. Анда күкрәкләренә орден-медальләр таккан чал чәчле ветераннарны күргәч, безгә тыныч тормыш бүләк иткән өчен рәхмәт хисе уяна. Чал чәчләреннән сыйпыйсы, дөньядагы иң матур сүзләр белән юатасы, мең рәхмәт әйтәсе килә аларга!
-
Тамчы - шоу 25.04.2013

Тукайның тормышына һәм иҗатына багышланган "Тамчы - шоу" да 9- 10 сыйныфлардан 4әр укучы катнашты. 8 турдан торган бәйгедә 32- 32 исәбе белән дуслык җиңде.
-
Парламент сәгате 24.04.2013

Парламент сәгате "Татарстан һәм Россиянең символлары" на багышланды. Анда Шахмай җирле узидарә сәркатибе - Нуруллина Г. катнашты.
-
Татар теле һәм әдәбияты атналыгы
22.04.2013
22-27 апрель көннәрендә мәктәбебездә татар теле һәм әдәбияты атналыгы уздырыла.
22.04 - атналыкка старт, 23.04 - "Яшь программист" конкурсына 9 сыйныф укучылары Кашапова Л., Илалова Д., Лотфуллина А. әзерләгән "Шушы җирдән, шушы туфрактан без" исемле презентация карау (җитәкчеләре - Гарифуллина Г.Г., 7-8 сыйныф укучылары өчен), 24.04 - Парламент сәгате (укытучы - Хәбибуллина Ә.Р.) - "Татарстан һәм Россиянең символлары", 25.04 - "Тукай безнең күңелләрдә" - 9-10 сыйныф укучылары өчен бәйге-тамчы-шоу, 26.04 - Тукай көненә карата "Шигырь бәйрәме", 27.04 - 5-6 сыйныфлар өчен КВН "Тел иленә сәяхәт."
-
Бердәмлектә көч.
20.04.2013
20 нче апрель көнне укучылар, укытучылар, мәктәптә эшләүче хезмәткәрләр өмәдә тырышып эшләделәр. Юл буйлары, мәктәп тирәсе, авыл чүп - чардан чистартылды. Мәктәп дирекциясе зур оешканлык белән тырышып эшләгән өмәчеләргә зур рәхмәтен белдерә.









