муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Азеевская начальная школа - детский сад Новошешминского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 423190,РТ,с.Азеево, ул. Советская д.23 |
| Телефон: | +7(843)-483-71-33 |
| E-Mail: | SAzeev.Nsm@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Азеевская начальная школа-детский сад" |
| Руководитель: | Вафина Айгуль Ахатовна |
| Год основания учреждения: | 1987 |
| У нас учатся: | 9 учеников и 15 воспитанников |
| У нас учат: | 2 учителя и 2 воспитателя |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Азеевская начальная школа - детский сад Новошешминского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 47 48 49 ( 50 ) >>
-
Түгәрәктә эшләнгән эшләр
11.03.2013
"Матурлык безнең янәшәдә" түгәрәгендә шөгыльләнүче укучылар 8нче Март бәйрәме уңаеннан әниләрен котлап төрле төсле җепләрдән бик матур итеп чәчәкләр үрделәр.
-
Балалар бакчасыында "Әниләр бәйрәме" 07.03.2013

Безнең балалар бакчасында гүзәл әниләребезгә, әбиләребезгә багышлап бәйрәм кичәсе үтте. Кичәбез "Сөйкемле әниләр" исеме астында барды. Әниләребез, әбиләребез үз кызлары белән берлектә ярыштылар. Балалар үз куллары белән ясаган бүләкләрен әниләренә тапшырдылар. Тамашабыз конөерт номерлары белән бергә үрелеп барды. Ахырдан килгән кунакларыбызга чәй табыны әзерләдек. Көнебез бик күңелле үтте. Әниләребез кичәдән шат калдылар.
-
"Эх ,сез,матур кызлар" 07.03.2013

8 нче март бәйрәме безнең мәктәптә зур әзерлек белән үтте. Алдан укучылар әниләре турында бик матур иншалар язып килделәр, аларга дип үз куллары белән бүләкләр һәм 8 мартка багышлап рәсемнәр ясадылар.
Бәйрәм көнне мәктәбебез укучы малайлары хатын-кыз укытучыларны, техник хезмәткәрләрне һәм укучы кызларыбызны бәйрәм белән котладылар.
Ә аннары кызлар "Эх, сез, матур кызлар!" бәйгесендә көч сынаштылар. 4 нче сыйныф укучысы Садретдинова Сөмбел "Иң тапкыр кыз!", ә 3 нче сыйныф укучысы Хайруллина Рузилә "Иң уңган кыз! " номинациясендә җиңү яуладылар.Бәйрәмебезгә кунак булып авылдашыбыз Кәлимуллин Халит Фәйзрахман улы килгән иде. Ул барлык укучыларны һәм укытучыларны котлап мәктәпкә матди ярдәм күрсәтеп принтер, сканер һәм ксерокопия бүләк итте. Без аңа бик рәхмәтлебез!
-
Ата-аналар җыелышы 25.02.2013

25нче февраль көнне Акъяр башлангыч мәктәбе-балалар бакчасы ата-аналарының берләштерелгән җыелышы булып узды. Җыелышта мәктәп директоры Фархаев Ф.С. чыгыш ясады.Ул барлык катнашучыларны Алабуга һәм Чаллы шәһәрләрендә килеп чыккан балалар белән бәйле фаҗигалардан соң ТР Президенты тарафыннан чыгарылган әмер белән таныштырды.Татарстан Президенты Р.Миннехановның мәктәпкәчә һәм кече мәктәп яшендәге һәр бала өчен җаваплы кешене билгеләргә дигән әмере турында аңлатып үтте.
-
Ягез әле егетләр! 22.02.2013

Безнең мәктәптә Ватанны саклаучылар көненә карата "Ягез әле, егетләр!" бәйгесе үтте. Бәйгедә без кече егетләребезнең уңганлыгын,җитезлекләрен,тапкырлыкларын сынадык. Егетләребез бер дә бирешмәделәр. Һәрбер эшне бик оста башкардылар һәм һәр егет үз номинациясендә грамоталар белән һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнделәр.
-
Әлифба бәйрәме 15.02.2013

Мәктәбездә бүге н "Әлифба" бәйрәме булып узды.Бәйрәмгә кунак булып балалар бакчасынннан балалар керделәр һәм 1нче сыйныф укучыларының яраткан әбиләре килде.
Кичәдә укучылар шигырьләр сөйләделәр,җырлар җырладылар һәм "Башак"әкиятен күрсәттеләр.Бәйрәм бик күңелле үтте.
-
Күңелле стартлар 13.02.2013

Мәктәбебездә укучыларга хәрби-патриотик тәрбия бирү уңаеннан "Күңелле стартлар" булып узды. Укучылар "Яшен" һәм "Җитезләр" командаларына бүленеп көч сынаштылар. "Яшь хоккеист" ,"Җитез футболист", "Туп ташучылар" һәм башка күп кенә ярышларда балалар үзләренең осталыкларын күрсәттеләр.Ә 4нче сыйныф егетләре скакалкада сикереп,тупны кәрзингә кертеп,аджимание ясап,мәтәлчек атып тизлеккә ярыштылар.Нәтиҗәдә "Яшен " командасы беренче урынны алды.
-
Чаңгы ярышы - 2013! 10.02.2013

10 нчы февраль көнне "Чаңгы ярышы - 2013 " булып узды. Бу ярышта Акъяр башлангыч мәктәбе дә актив катнашты. Укучылар арасында 1нче урынны Салахов Рәзил,2 нче урынны Галимов Айзат, 3 нче урынны Сөнгатуллин Айзат алды. Мәктәп хезмәткәрләре арасында алдынгылыкны Галимова Зөлфия алды .Җиңүчеләргә медальләр һәм дипломнар тапшырылды.Ярышта катнашкан һәрбер укучыга бүләкләр бирелде .Бәйрәм бик күңелле үтте.
-
Балалар кулы белән эшләнгән кашпо 05.01.2013

Кышкы каникул вакытында балалар түгәрәккә теләп йөриләр. Гөл савытларын матур итеп элеп куяр өчен кашпо үрделәр.
-
Яңа ел!!! 28.12.2012

Безнең мәктәптә Яңа ел кичәсе булып узды!!







